«Абау, бу миңа ошамады әле»
Шушы көннәрдә генә торак комплекстагы ватс ап төркемнәренең берсендә: «Күрше төбәктән килосы 400 сумнан җиләк китереп сатабыз», дигән белдерү куелды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Шушы көннәрдә генә торак комплекстагы ватс ап төркемнәренең берсендә: «Күрше төбәктән килосы 400 сумнан җиләк китереп сатабыз», дигән белдерү куелды.
Мин дә җиләк алучылар исемлегенә язылдым. Чөнки былтыр да нәкъ шушы кешедән алган идек. Җиләкләре татлы, авызда эреп китә, сусыл. Шәхси плантациядә үстерәләр икән. Төнге 11дә әйтелгән урынга килеп туктады бу сатучы. Шунда ук кеше ябырылды, әйтерсең лә, ахырзаман, җиләккә барып тоташкан бар дөнья. Халыкның затсызлыгына, комсызлыгына исем китеп, кырыйда гына басып торам. Янәсе, алып бетерсеннәр, ә мин өлгерермен.
Пәрәнҗә ябынган өч хатын-кыз килде, уртача яшьләрдә, татарча сөйләшәләр. Чиратта торучыларны этә-төртә сатучы янына керде болар. И-и китте сатулашу, хатын-кызларның берсе:"Татар татып карамыйча ышанмый, ди, мин ашап карыйм әле", дип сүз катты. Сатучы ир ризалашып елмайды, аның сабырлыгына шаккаттым. Теге хатын алдында торган 5 әрҗәдән дә берәр җиләк алып, татып карады. "Беренче әрҗәдәгеләре әче, өлгереп бетмәгән. Икенчесендә – бик эреләр, өченчесендә нинди сорт? Ә-ә "Азия" сортымы? Юк, миңа "шоколадный" дигәне кирәк (сатучы моңа шоколадный дигән сортны күрсәтте). Абау, бу миңа ошамады әле. Беренчесен алам, түлке ташлама ясагыз, 50 сум, яме".
Шул өч хатын бөтен әрҗәдәге җиләкләрне татып, ярты сәгать сатучыны интектереп, үзләренә ошаган җиләк төялгән әрҗәләрне сайлап кайтып китте. Ә чиратта торучы калган кешеләр боларның кыланмышына карап баш селкеде. Культура һәм әхлакның югары дәрәҗәсе белән аерылып тормаган бу хатыннардан ни көтәсе? Ә без яшьләрне, балаларны әхлаксызлыкта, әдәпсезлектә, тәрбиясезлектә гаеплибез. Ә үзебез үк нинди үрнәк күрсәтәбез соң?
Алия Гыйләҗева,
Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар