16+

“Әби-патша юлы”на чикләвек кабыгы түшәдем»

Апаста яшәүче Мәдинә һәм Хәлил Мәгъсумовлар тарихны мәңгеләштерү, үткәннәрне киләчәк буыннарга җиткерү эшенә өлеш кертә.

“Әби-патша юлы”на чикләвек кабыгы түшәдем»

Апаста яшәүче Мәдинә һәм Хәлил Мәгъсумовлар тарихны мәңгеләштерү, үткәннәрне киләчәк буыннарга җиткерү эшенә өлеш кертә.

Алар ишегалларына тарихи почмаклар ясап, оныкларын әби-бабай хәзинәләре, ерак чорлардан килгән мирас белән таныштыра. 
Ишегалды, бакча чәчәкләргә күмелгән. Төрле төсле, хуш исле чәчәкләр янәшәсендә тәрбия үрнәге булган тарихи ядкәрләр урын алган. 

– Үткәннәрдә казынырга яратам. Иске әйберләр җыям. Фантазиямне кушып, хуҗалыгымны бизәп куям. Аларның һәрберсенең мәгънәсе, тәме, исе бар. Алар миңа якын, – ди йорт хуҗасы. 

Капканы ачып керүгә төрле почмаклар каршы ала. Күп нәрсә тарихка якынайта. “Әби-патша юлы”, Ишеево авылы балчыгыннан ясалган кувшиннар, кулдан-кулга күчеп килгән самавырлар күргәзмәсе урын алган. Әлеге хуҗалыкта элек бал салу өчен кулланылган мичкә дә, агач төпләре дә чәчәк аткан. 

– “Әби-патша юлы”на чикләвек кабыгы түшәдем. Аны катырдым һәм алтын төсенә буяп куйдым. Бүген кулланылмый торган тарантас көпчәкләре урнаштырдым. Тал чыбыгыннан үзем үргән кәрҗиннәр дә матурлык өсти. Алар бездә бик күп. Тарихи почмаклар бер яктан матур булса, икенчедән, тәрбия чыганагы да, – ди Хәлил абый. 

Самавырларның да ниндие генә юк. Алар да гади генә тарихлы түгелә истәлекле вакыйгаларга бәйләнгән. Мисал өчен, иң кадерлесе – әнисенең килен булып төшкән чагындагы самавыр. Тормыш иптәше Мәдинә апа белән гаилә корганда алынган самавырның да урыны түр башында. Янәшәдә генә балыклы күл. Анда да су самавырдан ага. Бу – хуҗаларга әниләре ясап биргән чәйне хәтерләтә. 

Роза, гортензия, петунияләр шау чәчәктә. Агачлар мул уңыштан сыгылган. Барысы да алдан уйлап, чорлап утыртылган. Бер-берсен алмаштырып чәчәк аталар. Кисеп алынган гортензия чәчәкләренә икенче сулыш өрәләр. Аларны буяуга манып чүлмәкләргә утыртып куялар. Чәчәкләр кар яуганчы ишегалдын бизи. 

– Әни тәрәзә төбе тутырып гөлләр, бакча тутырып чәчәкләр үстерә иде. Кечкенәдән матурлыкны күреп, аңлап үстем. Яшәгән урыныбызны да матур итеп бизәп куясы килде. Таң белән торып та эшлибез, кич белән дә шулар янында кайнашабыз. Күңелгә ял чарасы да булып тора, рухи байлык та бирә ул. Матурлык дөньяны коткарыр диләр бит, – дип, фикерләре белән уртаклаша Хәлил абый. 

Мәдинә апа да чәчәкләрнең серен белә, матурлык өчен бар тырышлыгын куя. 

– Бакчада бергәләп эшлибез. Гөлбакча, оныкларга ял урыны ясарга тырышабыз. Туганнар, дуслар да килә. Утырып бер ял итүе дә ни тора! – ди ул. 
Мәгъсумовларның киләчәккә булган хыяллары да зурдан. Тарихи почмакларны тагын да баету, чәчәкләрне арттыру турында уйлый алар. 

Ләйлә Шиһабиева. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading