16+

Әбинең хәлен сорадым. “Үлде бит ул”, – димәсенме?

Фәймә апа белән күрше булып яшәдек. Аның сабырлыгына таң калырлык иде. Беркайчан да тавыш күтәреп сөйләшкәнен, зарланганын ишеткән булмады.

Әбинең хәлен сорадым. “Үлде бит ул”, – димәсенме?

Фәймә апа белән күрше булып яшәдек. Аның сабырлыгына таң калырлык иде. Беркайчан да тавыш күтәреп сөйләшкәнен, зарланганын ишеткән булмады.

Сабыр булмаса, бездән бер кат аста торучы Фәймә апа ишегебезне әллә ничә тапкыр шакыган, балаңны тыясыңмы, юкмы, дип әллә ничә менеп кычкырган булыр иде. 

Шәһәр йортында яшәгәч, күрше фатирларда нәрсә булганы таш стеналар аша башкаларга да ишетелеп тора шул. Соңгы елларда Фәймә әбиебез безнең фатирдагы тормыш белән яшәде. Бала башта елак булды, төннәр буе елап әбиебезгә йокы күрсәтмәдек. Тәпи киткәч, тиктормас гиперактив малай буларак тагын әбигә тынгы булмады. Бөтен бүлмәләрне бер итеп уйнавында булды. Балалар белән эшләүче апам, безнең ничек уйнавыбызны, яшәешебезне белгәнгә, астагы күршегез көнгә ничә менә, дип сорады берсендә. Бер тапкыр да менгәне юк диюменә, үзең төшеп рәхмәт әйт, андый күршеләр бик сирәк була, диде. 
Төштем. Хәлне аңлаттым. “Кызым, борчылма, мин бала үстергән кеше, беләм, бала уйнап үсәргә тиеш. Сүз әйтмим, таза-сау булып кына үссен”, – дип озатып калды. Әллә нигә бер урамда очратканда да Фәймә ападан гафу үтенәм, ник борчыласың, ул бер бүлмәдә уйнаганда мин икенчесендә булам, ди. Менә шулай алты ел яшәдек без.

Шушы көннәрдә генә күрше әбиебезнең мәңгелеккә китүен белгәч шулкадәр авыр булып китте. Дөресрәге, без аның вафат булуын белми дә калдык. Декабрьнең уннары иде, күрше йорттагы бер апа очрады да, сезнең подъезда кем үлде ул, шимбә көнне алып чыгып киттеләр, ди. Белмим, бездән булмагандыр, ишетер идек, берәрсе вафат булса, бөтен йорт белә, дим. Шикләнеп, йорт җитәкчесеннән дә сорадым, ул да белмәде. Бер көнне эштән кайтканда лифтта Фәймә апаның улы Илдар абый белән мендек. Әбинең хәлен сорадым. “Үлде бит ул”, – димәсенме? Кайчан, дим. “7 декабрьдә”, – ди. Беркемне дә борчымыйча кинәт кенә вафат булган ул.

Үләренә бер атна кала, фатирдагы тәрәзә кашагаларын юдырган. “Бер айдан Яңа ел, декабрь ахырында юарбыз, дидем. Юк, менә бу атнада юарга кирәк, дип мәҗбүриләп диярлек юдырды. Һич уйламаганда үлеп тә китте. Туган авылы Солтанга, нәкъ үзе теләгән урынга күмдек”, – ди Илдар абый. Җәй көне генә зиратка баргач, әти янындагы шушы урын булса яхшы булыр иде, дип малаена әйткән булган ул. Күрше әбиебезнең соңгы теләге үтәлгән...

Тыныч кына, беркемне дә борчымыйча китеп барган. Кирәгеннән артык тыныч, сабыр иде шул ул. Җәй буе авылда, бакчада булды. Көзге чорда гына килде. Йортта яшәүче әбиләр подъезд төбенә чыгып утырганда да чыкмады. Татарча каналлар карап, телефоннан якыннары белән сөйләшеп көннәрен уздыра иде. Таш стена аша торсак та, әллә нигә бер күрешсәк тә, бер-беребезнең сулышын тоеп яшәдек.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading