16+

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: “Мартка кадәр эшләрегезне бетерегез...”

Ел саен экстрасенс Алсу Газыймҗанова белән Яңа елга фаразлар хакында сөйләшәбез.

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: “Мартка кадәр эшләрегезне бетерегез...”

Ел саен экстрасенс Алсу Газыймҗанова белән Яңа елга фаразлар хакында сөйләшәбез.

Быел Алсу әңгәмәгә бик авырлык белән генә ризалашты. “Башка бер генә басмага да интервью бирмәдем”, диде ул. Шулай итеп, экстрасенстан “Шәһри Казан. Язмыш” өчен генә язылган эксклюзив интервьюны тәкъдим итәбез. 

–  Алсу, узган ел, 2024 елга фаразлар ясаганда, быел глобаль эшләр өчен уңай чор түгел, дигән идегез? Кешеләрне 2025 елда нәрсә көтә? Ул ел гаиләлеләр өчен уңышлы булачакмы, әллә инде ялгызларга бәхет күбрәк елмаермы?
– Үтеп баручы ел күп кешеләр өчен бик авыр булды. Физик яктан да, рухи яктан да авыр иде. Кемнеңдер эшендә кыенлыклар килеп чыкты. Күп мәсьәләләр шактый кеше өчен киләсе елга да күчәчәк, проблемалар беркая да китми. Әйтерсең лә яңа ел башланмый. Ягъни, узып барган елда хәл ителмәгән мәьәләләр, сәяси яктан да, мөнәсәбәтләр ягыннан да, киләсе елга күчәчәк. Бер этап бетте дә, яңасы башланды дигән чик юк. 
Шәхсән минем өчен бу бик авыр ел булды. Шуңадырмы, минем тоемлауларым да шундыйрак. 

– Илдәге икътисади хәлләргә бәйле рәвештә, кешеләр җыйган акчаларын югалтмас өчен, күп очракта, торак сатып ала башлады. Бу дөрес адыммы? Әллә акчаны банкта саклау яхшыракмы?
– Икътисади яктан тотрыклык көтмәгез, тотрыклылык булмаячак. Алдагы елларда мин акчагызны торак алуга тотыгыз, дия идем. Хәзер мин андый киңәш бирә алмый. Бигрәк тә мондый бәяләр булганда. Хәзер вакыты ул түгел. 
Гаилә кору, яңа мөнәсәбәтләр төзү өчен яхшы чор. Мартка кадәр эшләп бетермәгән эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. 

– Күпләрне әлбәттә инде махсус хәрби операция мәсьәләсе борчый. 2025 елда сугыш бетәрме?
– Мин моны бик телим, әлбәттә. Көчләр кимиячәк. Июнь урталарына без боларны үтәрбез, төсле. Безнең өчен март, яз ае бик мөһим булыр кебек. Беренче квартал бик хәл иткеч булачак. 
Иң мөһиме безне бу сугыштан икенчесенә тартып кертмәсеннәр. Бер конфликттан икенчесенә кереп китәргә дә мөмкин бит. 

– Россия белән АКШ мөнәсәбәтләре җайга салынырмы?
-Миңа калса, юк. Безгә каршы санкцияләр дә бетмәячәк. Һәрхәлдә, икътисади яктан безгә карата мөнәсәбәт үзгәрмәячәк. 

– 2025 елда нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый? Елан елыннан нәрсә көтәргә? 
– Кеше үз-үзен һәрвакыт камилләштереп, яхшыга омтылып яшәргә тиеш. Гаиләгез, балаларыгыз белән шөгыльәнегез. Башкалардан начарлык эзләмәгез, беренче чиратта үзегезне яхшы якка үзгәртергә тырышыгыз. 
Быел моңа ишәрәләгән бик күп билгеләрне күрергә мөмкин иде. Якыннарыгызга вакытны, игътибарны кызганмагыз. Бар нәрсәне вакытында эшләргә, шул мизгелдә яшәргә тырышыгыз. 
Көтелмәгән катаклизмнар күп булачак. Хәрби бәрелешләргә охшаган вакыйгалар да булачак. 
Яңа вирус та барлыкка киләчәк. Мин бу хакта инде күптәннән әйтәм. Без бик күп авыраячакбыз. Нерв системасына зур зыян киләчәк. Кеше үзен-үзе танымаячак. Оныта торганга әйләнәчәкбез, хәтер белән проблемалар туачак. Мин моны ковид кебек булыр димим. Үлем очраклары аның кадәр булмаячак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading