Аерылмагыз, аерылмагыз дип җырлана торган җырны ишеткәнегез бардыр? Бар инде, әлбәттә. Һәр татар туеның аерылгысыз хиты бит ул.
Минем дә ишеткәнем дә, туйларда тамак ертып җырлап утырганым да бар бу үтә дә мәгънәле җырны. Һәм сер итеп кенә әйтәм, кечкенәдән иң яратмаган җырларымның берсе дә бу җыр. Ни өчен яратмаганымны төгәл генә әйтә алмыйм. Мөгаен, аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре дигән сүзләре өчендер. Ничек инде аерылырлык сәбәпләре бар килеш, кешеләр бер-берсенә түзеп, бер-берсен интектереп яшәргә тиеш булсын ди?!
Башка сыймый иде бу юллар. Ярар әле сәбәбе дип җырласалар. Юк бит, сәбәпләре дип җырлыйлар. Минемчә, сәбәпләр күбәйгәннән-күбәя икән, бу проблемадан бердәнбер котылу юлы – аерылышу. Әлбәттә, аерылышкач рәхәт булачак, тормыш үзеннән-үзе җайланачак дип берәү дә гарантия бирми. Тик шулай да килешәсездер, түзеп, интегеп, бәхетсез булып яшәү түгел бит. Җүнсез агитатормы мин? Болай да аерылышучылар саны арткан көндә, нинди сүз сөйләп утыра диючеләр дә бардыр. Ә шулай да. Олы кешеләр, үз парлары белән30, 40 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер кичергәннәр белән сөйләшсәң, гел бер үк сүзне ишетәсең, түзәргә кирәк, аерылышу бик авыр нәрсә, картлыкны бергә каршылау – үзе бер бәхет. Инде яшьлек максимализмым белән күптәннән саубуллашкан булсам да, бу сүзләр белән бер дә килешәсем килми. Әлбәттә, хатын-кыз бөтен барлыгы белән аерылышуга каршы була инде ул. Шуңа да күпчелек аерылышуларда хатын-кыз түгел, ә ирләр гаепле. Гаеплеләр турында сөйләшергә, гаеплеләрне эзләргә яратмасам да, бу очракта чынлап әйтәм, ирләр гаеплерәк. Хатын-кызлар ахыргача түзәргә риза, гаиләне саклау өчен барысын да эшлиләр. Ә ирләр? Аларның күбесе хатын-кызның тырнак астыннан кер эзләп, еллар узган саен үзгәрә барган хатынына ярату белән димим дә инде, хөрмәт белән дә карый алмыйлар бит. Аларга өйдә дә рәхәт булсын, тәмле ризык та парланып пешеп чыксын, хатын-кыз чибәр, үз-үзен караган булсын, балалар да елмаеп кына торсын. Килешәм, 100 процент бу критерийларга туры килгән хатыннар да бар. Әмма, ни хикмәт, андый хатыннар белән дә аерылышалар бит ирләр. Ирләргә ни җитми соң? Ни өчен аерылышучылар саны еллап, айлап түгел, көнләп арта. Минемчә, ирләргә бүгенге көндә ирлек җитми. Алар бу минем гаиләм, бу минем хатыным, бу минем дөньям дигән төшенчәне тулысынча аңламыйлар. Аңларга да теләмиләр. Дөнья дилбегәсен хатын-кызлар кулына җайлы гына күчереп, мыштым гына яшәп яталар, шуның өстенә, гаилә тормышыннан да качып котылырга телиләр.
Рәйсә белән Илсур
Рәйсә таулар күчерә алырлык бик булган, уңган, якты йөзле хатын. Минем тутыкам. Илсур туйга чакыру китергәндә үк үтә дә битараф, үтә дә салкын карашлы булып күңелгә кереп калды. Шулай да яшьтән йөреп өйләнешкәч, аларга бәхет юрадылар. Ике балалары туды, Рәйсә дә тормыш мәшәкатенә чумды. Шулай да ул һаман яшь кызлар кебек иде. Һәрчак үзен-үзе караган, барысына да өлгерә, ут инде менә. Илсурдан бервакытта да ярдәм сорамады. Киресенчә, ир үтәргә тиешле көндәлек мәшәкатьләрне дә үз өстенә алды. Сәламәтлеге дә нык инде аның, бу кадәр эшне гади хатын-кыз башкара да алмас иде әле. Ә Илсур матур, уңган хатыныннан туйды булса кирәк, әллә, гаилә мәшәкатьләре үзенә кагылмаса да, хатыны аның җенен чыгара идеме, кем белсен. Кыскасы, ул үзеннән ун яшькә олырак бер рус хатынын табып, яңадан ирекле тормышка чыгып китте. Анда бит мәшәкатьләргә чумган хатын күз алдында бөтерелми. Ирекле мәхәббәт хисе җитеп бетмәгән бу ир кисәгенә дә. Рәйсә ике бала белән нишләр, ничек тормыш алып барыр – аңа барыбер иде. Менә нинди туң йөрәкләр, битараф кешеләр була дип шаккаттым. Тез астына китереп сугуыннан Рәйсә егылыр дип уйлаган идем, юк ул ныграк булып чыкты, сер биреп күз яшьләре агызып йөрмәде. Илсурын өзелеп яратса да, түзде бу аерылышуга. Илсурның әти-әнисе генә улларын туры юлга бастыру өчен зур көрәш башлап карады. Кая у-у-ул! Бу кеше әти-әни, балалар, хатын турында уйлап та карамый.
Лилия һәм Радик
Лилия белән садиктан бирле дуслар без. Кияүгә, ничек кабул ителгән шулай – 25кә кадәр үк чыкты ул. Радик урта статистика мәгълүматларына туры килә торган бүгенге заман кешесе. Вакыт-вакыт спиртлы эчемлекләр дә тәмләп куярга мөмкин. Тик бу гына түгел, бик зур тизлектә мотоциклда куарга ярата. Аның выж итеп узып китүен карап торганда, хәтта минем йөрәк тотып ала, бер карасаң, кем инде ул миңа Радик. Ә Лилиянең йөрәге нишлидер? Кияүгә чыкканчы әйткән идем мин аңа, мотоциклда куа бит дип. Тыңлап та тормады. Аннары үзем дә телне аркылы тешләдем, мондый эшләрдә киңәш бирергә ярыймы соң?! Бу бит һәркемнең үтә дә нечкә, үз эше. Хәер, киңәш бирүнең барыбер бернинди дә нәтиҗәсе булмаячак күп очракта. Мәхәббәттәнме, күктә укылган никахларның җирдә үз сәгате сугуданмы, сәерләнгәннәрнең колаклары нинди дә булса сүз, киңәш ишетерлек дәрәҗәдә булмый шул. Шуңа терсәк бик якын да, тешләп кенә булмый диючеләр, үзләре эшләгән эшләргә борылып карыйлар да шаклар катып китәләр. Лилия дә түзде, җиде ел буе гаилә дигән учакның утын сүндермәс өчен, җаны-тәне белән тырышты. Бер-бер артлы ике сабыйлары дөньяга туды. Бәхетләре түгәрәк булырга тиеш кебек югыйсә. Әмма Лилия бер дә зарланмады, хәләлен хурламады. 60 килодан 43 килога калса да, бездә барысы да әйбәт дип әйтүдән узмады. Дустымдагы үзгәрешләрне күреп, эшләрнең яхшыга бармавын чамаладым инде мин. Үз әниләреннән ерак шәһәрдә яшәгәч, аңа бала үстерешергә ярдәм итәрлек кеше янәшәдә булмады. Ә Радик, гаиләгә үз көчен бөтен тулылыгы белән багышлыйсы урында, киресенчә, читләште. Мотоцикл арты мотоцикл алып, официаль байкерга әйләнде. Балалар да, хатыны да аның йөрәк түреннән урын таба алмады. Тавыш та күбрәк шул Лилиянең ярдәм соравыннан чыга торган булган. Эх, диясе килә Радикка, синең күңел җылың, игътибарың тимер мотоциклларга түгел, ә үкчәңә басып үсеп килгән сабыйларыңа, яшьлеген, саулыгын сиңа бүләк иткән хатыныңа кирәк иде бит! Юк, тимер мотоцикллар бу мескен ирне гаилә мәшәкатеннән, ата булу җаваплылыгыннан качырып калды. Лилия ике баласын алып, аерылып кайтты. Алар чыгып киткәндә, диваннан да кузгалмаган ир кисәге, кадакланган кебек, телевизорга карап калган. Котылдым болардан дип сөенгәндерме?!.
Алинә һәм Эльвир
Алинә белән Эльвирны Ромео һәм Джульетта белән үк чагыштырып булмаса да, мәхәббәтләре яшьтән башланды. Икесе дә ихлас, саф күңелле, икесе дә япь-яшь. Мәктәпне тәмамлаган җәйдә үк өйләнешеп тә куйдылар. Бер-берсеннән аерым яшәп булуны күз алдына да китерми иде бу яшь йөрәк. Балалары да туды. Менә шуннан соң гаиләнең мәхәббәттән генә тормавы, зур җаваплылык таләп итүче берлек икәнлеге аңлашыла башлады. Аларга дияр идем, алай дип әйтә алмыйм. Ник дигәндә, гаилә өчен акча табу, яшәр урын юнәтү – барысы да кулында күкрәк баласы булган 19 яшьлек Алинә җилкәсенә төште. Бу хәлендә аңа әти-әнисе ярдәмгә ашыкты. Шулай итеп, ике ел вакыт үтеп тә китте. Эльвир исә, эш эзлим дигән булып, чыгып китә дә югала, чыгып китә дә югала. Әле ял итәсе килә аның, әле дуслары белән очрашып, чаңгы-чана шуасы. Үзе өчен мин әле бала-чага дигән сүзләрне девиз итеп алып, Алинәнең зур баласы булып яши башлады ул. Алинә эшкә дә урнашты, читтән торып укырга керде, руль артына утырды. Бигрәк яшь бит әле син, каян барысына да өлгерәсең, ничек тормышка шулай җитди карый аласың дигәндә, ул: «Тормыш бит уен уйнап йөрү генә түгел икән», – дип көрсенеп кенә куя иде. Аерылышу турында икесе берьюлы сүз башладылар. Аларны бу уйларыннан кире кайтарырга теләүче дә булмады. Балалары гына, әти, дип сагынды беренче вакытларда. Бу хәлләргә алты елдан артык вакыт узса да, Эльвир һаман да шул бала-чагыннан чыга алмаган зур тәти егет, ә Алинә җир җимертеп дөнья көтүче хатын.
... Аерылышу очракларын тагын бик күп санап китә алам. Һәм беләсезме, аларның барысында да ирләрнең гаепле булуын исбатлый да алыр идем. Бик күп ирләр гаилә тормышы белән яшәүгә каршы йә әзер дә түгел. Алар хәтта түзәргә дә риза түгел бит. Сәбәпләрнең дә көннән-көн артуына каршы берни дә эшләмиләр. Гаиләләрен саклап калу өчен үзгәрергә дә теләмиләр. Хатын-кызлар гына түзә, ә менә ирләр ни өчендер түзми гаилә тормышына. Аракы, азартлы уеннар, башка хатын-кызлар артына яшеренеп, гаилә тормышы җаваплылыгыннан качарга яки башларын җүләргә салырга теләгән ирләр азмы?! Ә хатын-кызлар үз горурлыкларын иң караңгы почмакка яшерә, әйтәсе килгән сүзләрен дә әйтми, таләпләр куярга да кыймый. Уйлап карагыз әле, ә менә хатын-кызлар да түзми башласалар. Гаилә булып яшәүчеләрне бармак белән дә санап булачак инде... Димәк, гаилә булып яшәү, нигездә, хатын-кызлар өчен генә кирәк булып чыга.
Айсылу ИМАМИЕВА
Комментарийлар