– Көнчыгыш өлешендә физик яктан әзерлек кирәк, чөнки анда таулар, кедр урманы, каньоннар аша барасың, – дип кисәтә Динар. – Әмма ул шуңа тора. Учак ягып, палаткаларда төн куну, тауларда болытларга кадәр күтәрелү чын романтика. Көнбатыш өлешендә йөрү өчен махсус әзерлек кирәк түгел. Анда да бик матур урыннарны, шарлавыкларны күрергә була.
Авторлык турлары Россиядә, шул исәптән Татарстанда да пандемия вакытында бигрәк тә популярлашып киткән.
– Быел бик күпләр белми торган аулак җирдәге матур урыннарда да кешеләрне очратырга була иде, табигатькә чыгучылар шактый булды. Безнең үзебездә дә барып күрерлек матур урыннар күп, – ди Динар.
Казанда һәм аннан ерак булмаган, кеше аз йөри торган, әмма игътибарга лаек парклар:
Дубки паркы.
Куземетьев урманы
Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы ⠀
Идел буе урманчылыгы
Солдат пляжы (Екатерина II вакытында ук булган пляж бик популяр урын саналган. Казансу елгасында трамвайлар йөзгән, Рус-Немец Швейцариясе “тавына” менә торган фуникулер да булган).
Шәһәр үзәгендәге Миллениум күпереннән ерак булмаган кыргый урын – Чуртан утравы (Щучий остров). Монда күбесенчә балыкчылар гына йөри.
Эльза Нәбиуллина, укытучы:
– Без ялга беркайчан да юллама белән йөрмибез. Чын сәяхәтче шулай булырга тиеш тә. Маршрутны алдан үзебез төзибез дә чыгып китәбез. 50 чит илдә һәм Россиянең 30 төбәгендә булырга өлгердек. Иң истә калган сәяхәтләр – Кавказ, Монголия һәм Скандинавия илләре. Һәр сәяхәтче булырга тиеш урыннар дип тә Норвегия, Исландия һәм Австралияне атар идем. Бу илләрдә кешеләр табигать белән гармониядә яши. Анда бик чиста, пөхтә, яшәү өчен шартлар яхшы. Тукталышларда да бәдрәф һәм душлар куелган. Туризм буенча шактый алга киткәннәр. Монголиягә бик сирәк баралар, ул кыенлыклары белән дә истә калды дияргә була. Исландиядә гейзерлар бар. Ә Австралия үзе бер кызыклы дөнья. Соңгы вакытта Россиядәге ял да актуаль. Татарстаныбызның табигате дә бик матур. Инфраструктура булган җирләргә генә түгел, кыргый урыннарга да барырга кирәк. Актанышта матур күлләр бар. Әтнәдәге Калатау дигән урын барлыгын күпләр белмидер дә әле. Үзебез генә белгән, кешегә әйтми торган урыннарга да йөрибез. Шунысы гына күңелне борчый – кешеләр ял итә белми әлегә. Машина белән кереп, каты итеп музыка куеп, кош-кортларны, хайваннарны куркытып, тынычлыгын алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина

Комментарийлар