Операцияне уңышлы башкарган өчен өлкән лейтенант II дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Скопировать ссылку
Операцияне уңышлы башкарган өчен өлкән лейтенант II дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Махсус операция зонасында Казаннан «Сава» кушаматлы хәрби бер елга якын хезмәт итә. Казан танк училищесын тәмамлаган егет хезмәтенең беренче көненнән үк элемтә сызыгында. Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры ротаның даими әзерлеге һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәве, шәхси состав белән эшләү һәм хәрби дисциплина өчен җаваплы. Ул шулай ук һөҗүм итү барышында бүлекчәләрне оештыра һәм алар белән идарә итә.
Мәсәлән, быел кыш көне батальонга дошман техникасын ачыклау һәм азат ителгән зоналарның берсеннән эвакуацияләү бурычы йөкләнгән. Җитмәсә, каршы як гел утка тота.
«Операция вакытында каршы як безне күреп алды һәм ут ачты. Ул вакытта барысы да уңышлы тәмамланды, беркем дә зыян күрмәде, без заданиедән исән-имин чыктык», — дип искә ала ул киеренке вакытны.
Комментарийлар