16+

Алтын күрәсегез киләме?

06 октября 2018, 10:26
1327
0
0
Уку өчен 2 минут

Алтын-көмеш коелмаларны үз кулым белән кайчан тотып караган булыр идем. Россиянең алтын запасын Казан банкыннан алып китүгә 100 ел булды. Бу уңайдан Татарстанның Милли банкы ай саен ачык ишекләр көне уздыра. 

Алтын күрәсегез киләме?

Алтын-көмеш коелмаларны үз кулым белән кайчан тотып караган булыр идем. Россиянең алтын запасын Казан банкыннан алып китүгә 100 ел булды. Бу уңайдан Татарстанның Милли банкы ай саен ачык ишекләр көне уздыра. 

Банк буйлап экскурсия дә оештыралар. Анда банк, финанс темаларына багышланган китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән иде. Экскурсиягә килгән кешеләр өчен викторина да уздырдылар. Бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Әйтик, Красноярск шәһәрендә 10 сумлык купюрага бронза һәйкәл куелган икән. 5000 сумлык купюрада Көнчыгыш Себер генерал-губернаторы, граф Николай Муравьев-Амурскийга һәйкәл сурәтләнгән. Белоруссиянең бер сумлык акчасын халык телендә «куян» дип йөртәләр. 

Белгечләр хәзер еш очрый торган финанс пирамидаларына эләкмәскә, аларның куркыныч булуын да кисәттеләр. Экскурсия бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Күпме тарихи мәгълүмат белдек. Россиядә иң бай алтын запасы беренче бөтендөнья сугышы алдыннан 1914 елда була. Ул 1311 тоннаны тәшкил итә. Сугыш башлангач, байлык Казан һәм Түбән Новгород шәһәрләренә күчерелә. Ишекләр корыч, сакчылар ышанычлы булса да, 1918 елның августында ак гвардиячеләр һәм чехлар алтын запасының бер өлешен алып китәләр. Россия алтын запасының тарихына 1919 елның 27 декабрендә нокта куела. Алтын эшелонын Чехословакиягә озаталар. 

Экскурсиягә килгән кешенең алтын коелмаларын тотып карау мөмкинлеге дә бар. 
 
Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading