16+

Алжир: ипи ашарга яраталар, ә чүпне тәрәзәдән генә аталар (+фотолар)

Африканың иң зур һәм алга киткән иле – Алжирда яшәүче Евгения Стасаид тумышы белән Мәскәүдән. Ял итәргә барган җирендә Алжир егете белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.

Алжир: ипи ашарга яраталар, ә чүпне тәрәзәдән генә аталар (+фотолар)

Африканың иң зур һәм алга киткән иле – Алжирда яшәүче Евгения Стасаид тумышы белән Мәскәүдән. Ял итәргә барган җирендә Алжир егете белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.

Буш кул белән йөрмиләр
– Алжирда кунакчыл, ягымлы кешеләр яши. Алар кунакка йөрергә һәм үзләренә дә кунакка чакырырга ярата. Кисәтеп тормыйча килү гадәтләре дә бар. Буш кул белән йөрмиләр. Ике генә сүз алышу өчен кергәндә дә, берәр күчтәнәч бирәләр. Тавык йомыркасы белән керүчеләр дә бар. Туганнар һәм күршеләр белән дустанә йөрешүләр үзенә күрә бер социаль тормыш нигезе булып тора, – ди ул.

Чүп тәрәзәдән генә оча
– Яңа илдә иң ошамаганы – чүп-чарга күмелеп яшәүләре. Өйләрен хлор белән яхшылап юып чыгаралар, ә менә чүп-чарны өй яки машина тәрәзәсеннән генә атучылар да бар. Табигатькә ял итәргә яки пляжга баргач, үзләреннән соң бөтен чүпне бер дә кыенсынмыйча калдырып китәләр. Бөтен җирдә тәмәке төпчеге аунап ята, каһвә эчкәннән калган стаканнарны агач куышына гына кыстырып китәләр. Алжир кибетләрендә шырпы тартмасын да пакетка салып бирәләр. Кая карама, пакет очып йөри.

Су канаулары сырадан бушаган пыяла һәм пластик шешәләргә күмелгән. Яңгыр явып китсә, юлларны, торак пунктларын су баса, чөнки чүп аркасында ул агып китә алмый. Чүп савытларын Россиядәге кебек җиргә түгел, ә кул сузымы биеклегендә урнаштыралар. Бу да чүп савытына иелеп тормас өчен эшләнгән, әмма аңа да карамыйлар, чүпләр аяк астында ята. Ни гаҗәп, балаларны да тәртипкә өйрәтмиләр һәм бу проблема гаиләнең матди-социаль статусына бөтенләй карамый.

Суыткыч тулы ипи
– Чүплек тирәсендә пакетларга салынган ипи кисәкләре дә бик күп була, чөнки монда ипи яраталар. Бер генә ашау да аңардан башка узмый. Хәтта макарон һәм кус-кус белән дә ашыйлар. Урам буйлап барганда, икмәк кибетеннән унлап багет тотып чыккан кешене күреп аптырарга кирәкми. Әйе, монда гаиләләр зур, әмма икмәкне кирәгеннән артык алу гадәте дә бар. Танышым ире белән икәү генә яши, ул ипине бөтенләй ашамый, шулай булса да, ире өйгә һәр көнне өчәр багет күтәреп кайта. Минем ирем белән дә шул ук хәл. Монда артык ипине суыткычка катырырга куя торган гадәт тә бар әле. Суыту камерасы 90 процентка ипи белән тулган вакытлар да була. Иске ипине ыргытып булмый, шуңа да аны пакетка салып, чүплек савытлары янына чыгарып куялар. Терлеге булганнар аны алып китә. Рәсми статистикага караганда, һәр елны 50 млн багетның 10 миллионы ыргыта. Рамазан аенда бу сан 13 миллионга җитә.

Кайбер авылларда ипигә сак карыйлар, әлбәттә. Кичәге ипине кибеттә бушка биреп чыгаралар. Башкалада иртән кибеткә киләсең һәм сиңа, бөтен ипигә дә түләнгән, бушка алыгыз, дияргә мөмкиннәр. Берәү килеп, ипиләр өчен акча түләгән һәм аны сәдака итеп бирергә кушкан була.

Безне бала вакыттан, чүпләп ашама, дип өйрәтәләр. Алжирда моңа игътибар иткән кеше юк. Ресторанда, заказ биргәнче үк, ипи, зәйтүн җимеше һәм хмис бирәләр. Ризык әзерләнгән арада өстәл ипи валчыклары, май таплары белән тула. Балык кылчыклары, сөякләрне тәлинкә кырыена яки салфеткага түгел, өстәлгә үк атып бәрәләр. Шуңа да монда өстәлләргә ак кәгазь генә җәяләр. Ак төстәге эскәтерләр дә сирәк күренә, нигездә караңгы төстәге эскәтер җәяләр.  
Хуҗабикәләр поднос ярата. Минем өйдә поднос булмаганга шаккатканнар иде. Чәйләрне алар гел подносларга тезеп алып чыга. Чәй янына шоколадлы десерт яраталар, икенче урында – лимонлысы.

Өйдә урамдагы аяк киеме белән йөриләр. Шуңа да хатын-кызлар идәнне көн дә хлор белән юа. Ә мин өйдә аяк киемнәрен салдырам һәм башмаклар бирәм. Аяк киемен, яшь кеше булсынмы, олысымы, баскан килеш кими. Кая да булса утырып кияргә кирәк. Һәр өйдә ишек төбендә тәбәнәк кенә табуретка тора.
Өй эчен ясалма чәчәк һәм ыргак белән бәйләнгән салфеткалар бизи. Бездә чәчәкләрне җөп санда бүләк итүнең үз тәртибе бар. Ә монда теләсә кайсы бәйрәмгә ике яки дүрт чәчәк бүләк итәргә мөмкиннәр, ягъни ничә булуын карап тормыйлар.

Реклама

Ике исем
– Алжирда сабыйларны балалар бакчасына өч айдан ук алалар, чөнки әни кешегә декрет ялы бирмиләр. Баласын табарга вакыт җиткәнче ул эшли, аннары сабый туып өч ай үткәч, эшкә чыга. Кесарев кисеме белән тапкан очракта – дүрт айдан соң. Балалар бакчасына бирмәгәннәре аны карарга кеше эзли. Дәүләткә караган балалар бакчалары юк монда.

Балага исем сайлауга сак карыйлар. Шәһәр мэриясендә гарәп һәм бербер исемнәре исемлеге бар. Балага үзең теләгән теләсә нинди исем биреп булмый, фәкать яхшы мәгънәне биргән исемнәр генә сайларга кирәк. Алжирлылар балаларына берничә исем дә бирергә мөмкин. Документта бертөрле исем, ә әти-әнисе, туганнары һәм дуслары аңа башка исем белән эндәшә. Моны күз тиюдән саклау белән дә бәйләп аңлаталар.

Алжирда ирләргә рәсми рәвештә дүрт хатын алырга рөхсәт ителә. Язылышканнан соң бирелә торган гаилә китабында хатыннарның исемнәрен теркәү өчен аерым дүрт бит бар. Икенчене алу өчен ире беренче хатыныннан рөхсәт алырга тиеш. Монда хатын-кызларның бер ишләре күп хатынлыкка каршы. Ә икенчеләре киресенчә хуплый гына. Сөяркәгә караганда яңа хатын яхшырак ди алар. Бөтен ирләр дә берничә хатын ала дип уйларга кирәкми, нигездә бай кешеләр генә шулай өйләнә. Ике хатын ул ике йортың булырга һәм аларны бертигез тәэмин итәргә тиешсең дигән сүз.

Бөтен гаилә бергә яшәгәч, йортларны берничә кат итеп салалар. Иң өске катны төзеп бетермиләр, балалар үсеп, өйләнәләр дә үзләренә тагын бер этаж салып куялар. Өй эчен буйыйлар гына. Обойны исә бик сирәк ябыштыралар, чөнки үзәкләштерелгән җылыту системасы юк, дымлылык югары булу аркасында обойлар озак тормый. Бүлмәләрне ак яки яшел, кызыл, әфлисун төсенә дә буяп куялар.

Данлыклы келәмнәр    
Иң истә кала торган бәйрәм – Гардая шәһәрендә уза торган келәмнәр фестивале. Монда Мзаб үзәнлеге келәмнәре данлыклы. Келәм тукуда сарык һәм кәҗә йоны кулланыла. Мозабит кыз, ашарга пешерергә өйрәнгәнче, келәм тукый белергә тиеш. Яшьтән үк үзенә бирнәне ул үзе әзерли. Мозабитлар өендә һәркайда: диварларда да, түшәмдә дә, идәндә дә келәм. Җирле халык әйтүенчә, дөньяда бөтен нәрсә дә үзгәреп тора. Ә менә аларның келәмнәре гасырлар буена үзгәрешсез кала. Алар үзләрендә төбәкнең һәм анда яшәүчеләрнең тарихын чагылдыра.

Алжирда һәм тагын берничә шәһәрдә хатын-кызлар поэзия һәм күрәзәлек итү йоласын берләштергән букала уйнарга җыела. Хуҗабикә бокалга җиде төрле чыганактан яки фонтаннан алынган су тутырылган бокал китереп куя. Шуңа һәр кеше үзенең йөзеген яки алкасын сала. Олырак яшьтәге хатын бокалны тимер учак өстендә җиде тапкыр борып куя һәм тылсымлы формулалар әйтә. Уенда катнашучыларга берәр кеше яки үзен борчыган проблема турында уйларга һәм киемдә төен төйләргә куша. Шул вакытта үзе дүрт-биш шигырь укый. Алар әбисе яки әнисеннән отып калган да, уку барышында үзе уйлап чыгарган да булырга мөмкин. Аннары кияүгә чыкмаган яшь кыздан бокал эченнән бер йөзекне алырга кушалар. Аның иясе башкалар белән бергә үзен борчыган сорауга җавапны шигырьгә салынган мәгънәдән эзләргә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading