Ана догасының көче бу
Аллаһы Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләре бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Аллаһы Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләре бар.
Яшәгән саен моңа күбрәк инанам. Бер танышым белән булган гыйбрәтле хәл моның ачык мисалы.
Бер гаиләдә бик акыллы, тәртипле бала үсте. Кычкырып сөйләшмәс, елмаеп, ипле генә исәнләшер иде ул егет. Әбисенең иң яраткан оныгы булды. Сәдака акчаларын әбисе гел аңа бирә иде. Әллә артык иркәләделәр, әллә йомшак күңелле булуы сәбәпче булдымы, явыз ниятле кешеләргә тиз иярдеме, егетебез наркоманга әйләнде. Шул чакта танышымның улы өчен борчылганнары...
Ярты чәче агарды, йокысы йокы булмады. Улын наркотиклар белән бәйле алып-сатуларда гаепле дип таныдылар, төрмәгә утырттылар. Әнисе бу хәлләрдән соң дингә тартылды. Ходайдан баласына иман, тәүфик сорап көн дә дога кылды. Ходайның рәхмәте, улы төрмәдә намазга басты.
Уразаларын тота башлады, догалар өйрәнде. Иреккә чыккач та Казанда бер яулыклы мөселман кызы белән танышып, гаилә кордылар, тату гына яши башладылар. Ана догасының көче бу. Ихлас кылган дога кабул булмый калмас, иншалла.
Сәкинә Хәкимуллина, Зәй.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 600ләп предприятие җитештерүчәнлеген арттырачак
-
#Спорт
Наласада бишенче урынны алган көрәшчеләргә дә бүләк бар!
-
#Хикәя
Әгәр син мине яратмасаң, мин икебез өчен дә яратырмын
-
#Дин
Никахның нинди шартлары бар?
-
#Шоу-бизнес
Фирүзә: “Кечкенә генә юбилеем уңаеннан концерт уздырдым!”
Комментарийлар