16+

«Аның гөнаһлары минекенә караганда азрак»

Имам Газалиның хикмәтле нәсыйхәте

Имам Газалиның хикмәтле нәсыйхәте

Үз улына нәсыйхәт биреп, имам Газали болай дигән: «Йә улым! Нәрсә генә булса да, барысы да Аллаһның тәкъдире белән була. Кемнедер Ул бай иткән, кемнедер – фәкыйрь, кемнедер сәламәт яраткан, ә кемнедер гарип итеп бар кылган, кемнедер белемле иткән, ә кемнедер – надан... Бу дөньяның төзеклеге нәкъ менә шулай саклана. Ләкин шуны гел истә тот, улым:
Әгәр син үзеңнән түбәнрәк дәрәҗәдә булган кешеләрне очратсаң, аларны түбәнсетмә, мыскыл итмә һәм масаеп, үзеңне горур тотма, чөнки синең – алар урынында, ә аларның синең урында булуы да мөмкин иде бит. Шул хакта уйланып, шундый кешеләр белән дус-тату бул, алар белән аралашканда, тыйнак булырга тырыш, кешелеклелек белән динилегеңне сакла. Шулай итсәң генә бәхеткә ия булырсың...

Бу дөнья һәм ахирәт өчен тынычлык сора – аның өчен беркемне дә рәнҗетмә! Әгәр үзеңнән яшьрәк кешене күрсәң: «Аның гөнаһлары минекенә караганда азрак», – дип әйт. Өлкәнрәкне күрсәң: «Аның изгелекләре минекенә караганда күбрәк һәм ул кешедә, бәлки, мин белмәгән әллә нинди яхшы сыйфатлар бардыр», – дип уйла.
Әгәр галим кешене күрсәң, эчеңнән генә: «Аның гыйлеме бар һәм шуның ярдәмендә ул үзен коткарачак», – дип уйлап куй. Ә үзеңнән азрак белгән кешене очратсаң: «Бәлки, Аллаһы Тәгалә аны белмәгәне өчен гафу итәр», – диген.
Хәтта динсезне, кәферне очратканда да: «Белеп булмый, бәлки, Аллаһ аны гафу итеп, аңа ихлас иман бүләк итәр һәм ул Раббысы каршына пакь, чиста килеш килеп басар...» – дип уйла.
Никадәр үзеңне яхшырак өйрәнеп, хаталарыңны аңласаң һәм үзеңне башкалардан гөнаһлырак тойсаң, Аллаһ каршындагы дәрәҗәң шул кадәр югарырак булачак...

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading