Язмыш дигәнең безне Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәзимә апа Закирова белән моннан ун ел элек очраштырды.
Ул чакта ире Әхәт Хикмәтуллин белән бергә пар аккошлардай сәхнәдә "йөзгән" күркәм парларга сокланмаган кеше булмагандыр. Аларның йөзләрендә бәхет чаткылары иде.
Шул вакытларда еракта калган балачакның күңелсез хатирәләрен искә алырга яратмады Нәзимә апа. Шулай да бүген үзенең истәлекләрен яңартырга булды.
– Мин Зәй районының Кәрәкәс авылында бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миңа бер ай чакта әти фронтка китеп барган. 1942 елда Мәскәүне саклаганда һәлак була ул. Әни 32 яшендә дүрт бала белән (берсе гүр иясе булган) әби-бабай янында яшәп калган. Үзе колхоз эшеннән кайтып кермәгән. Үсә төшкәч, үзебез аңа булыша башладык. Мин аш пешерү өчен алабута яфрагы, икмәк пешерергә аның орлыгын җыя идем. Аннары абыем белән кешедән уфалла арбасы алып, урманга китә идек. Ауган агачларны сындырып, чыбык-чатыр төяп кайтабыз. Имән чикләвеге җыеп тапшырабыз. Шырпыны да, кирпечне дә үзебез ясый торган идек, – дип сөйли ул.
Мәктәптә укыганда нинди генә эш башкармый Нәзимә. Ул елларда кырда күксагыз дигән үлән утырталар.(Аның тамырын алып, каучук ясау өчен файдаланганнар). Бервакыт шуны җыйганда кыз ачлыктан хәлсезләнеп егыла.
Ирләре сугыштан кайткан гаиләләрнең тормышы бераз җайлана башлый. Аларның балалары да мәктәптә ашарга май яккан ипи алып киләләр. Бервакыт Нәзимәнең абыйсы укудан кайта да: "Исмәгыйль майлы икмәген бер кабарга да бирмәде", – дип елап җибәрә. Үзләренең исә алабута орлыгы кушып пешергән күмәчтән кала, ашар нәрсәләре булмый.
Мәсрүрә апа да, иренең һәлак булуы турында хәбәр алуга карамастан, өметен җуймыйча, аның кайтуын көтә. Нәзимә әнисенең документлары арасыннан әтиләренең үлеме турында белешмәне табып ала. Ул аны озак еллар саклап тота.
Мәктәптән соң кыз Алабуга мәдәни-агарту училищесына юл тота. Анда студент кызларга кулдан күлмәкләр тегеп бирә. Училищедагы буфетчы рус хатынын татарча сөйләшергә өйрәтә. Тегесе шуның өчен аңа ярты ипи калдыра торган була. Нәзимә үзенең стипендиясенә әнисенә сепарат алып кайтып бирә. Шулай гаилә җанлы булу бала чагыннан ук аның канына сеңгән.
Әлеге белем йортын тәмамлаган кызны Теләче районына эшкә җибәрәләр. Анда да беренче хезмәт хакын үзенә тотмыйча, әниләренә салым түләү өчен җибәрә. Ул якларда өч ел эшләп, кабат туган ягына кайтып китә яшь белгеч. Күрше Бигеш авылындагы балалар йортына урнаша. Тәрбияченең җылы карашын ятимнәр бик тиз тоеп ала. Һәркайсы аның янында бөтерелә. Арадан 11 яшьлек Гөлфирә исемле бала Нәзимә апасы янына килә дә:"Апа, минем Сезгә "әни", диясем килә",– дип аны аптырашта калдыра. Шул чагында күзләре яшькә төренә аның. Үзенә уңайсыз булса да, 19 яшьлек кыз сабыйга каршы килми. Шуннан бирле алар гомер буе ана белән бала кебек булып кала. Бүген дә аралашып яшиләр.
Алга таба да белемгә омтылышы көчле булганга күрә, Нәзимә Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында, Екатеринбургка китеп мәктәптә эшли һәм андагы университетның кичке бүлеген тәмамлый. Шул чакларда Эльбрус тавының 4200 метр биеклегенә кадәр менә һәм "СССР туристы" дигән таныклыкка ия була.
Диплом алганнан соң, үзенең туган якларына кайтып китә. Анда яшь чагыннан ук үзенә гыйшык тотып йөргән күрше авыл егете Раиф белән кавышалар. Нәзимә Гомәр кызын башта Бигеш мәктәбендә директор урынбасары итеп куялар. Аннан соң мәгариф бүлеге мөдире урынбасары, райкомда идеология бүлеге җитәкчесе булып, аннары укытучылар белемен күтәрү институтында эшли. Нәзимә апаның кызлары да үзе кебек булдыклы, хезмәт сөючән. Зурысы – Зилә Чаллыдагы политехника институтын (КамПИ), Диләрәсе ул чактагы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.
Нәзимә апа үзенең һәр адымы белән тирә-юньдәгеләрне шаккаттырып тора. 1973 елда әтисенең каберен эзләп, Тверь өлкәсенең Лихославль шәһәренә китеп бара. Андагы паркта җирләнгән әтисе Гомәр Яруллинның исемен күргәч, нинди хисләр кичергәнен үзе генә белә ул. Шул язуга карап, үз гомерендә беренче тапкыр "әтием", – дип эндәшә. 1974 елда кабат шунда барып, туган як туфрагын салып кайта. Мәсрүрә апа кызының бу игелекле гамәленә соңгы көннәренә кадәр сөенеп яши. Каберлекләрне карап тотуны үз өстенә алган мәктәп укучылары белән озак еллар аралашып тора Назимә апа. 19 ел гомер иткәннән соң, үзенең ире Раиф вафат була.
2002 елда Нәзимә апа Бөгелмәдәге шифаханәгә ял итәргә баргач, Әхәт абыйны очрата. Соңрак аларның бергә гаилә коруына балалары да каршы килми. Әхәт абый өздереп гармунда, ә Нәзимә апа курайда, мандолинада, кубызда уйный. Башкалабызда уза торган "Балкыш" фестивалендә дә дүрт тапкыр лауреат булалар. Кайда гына чыгыш ясасалар да, үзләренең парлы биюләре белән шаккаттырып кайтты алар. Төркия, Мисыр, Греция кебек илләрдә "Иң яхшы пар" дипломнарына лаек булулары әнә шуны раслый.
Моннан биш ел элек Кырымга конкурска барып кайтканнан соң, табиблар Әхәт абыйга куркыныч диагноз куялар. Ике айдан соң, ул якты дөньядан китеп бара.
Нәсимә апага тормышындагы кайгы-хәсрәтне, борчуларны таратырга яраткан шөгыльләре ярдәм итә.
Татарстанның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы Нәзимә Закированың һөнәрләрен дә мактаулы исемнәрен дә санап бетерерлек түгел. "КАМАЗ төзү ударнигы", Чаллы шәһәрендә өч тапкыр "Ел хатын-кызы" конкурсы җиңүчесе дә ул. Хәер, бертуган апасы Рәзинә дә Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәткәре, Дан ордены иясе. Мәдинә апасы атказанган төзүче, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган.
Нәзимә апаның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен алган медальләре янына, соңгы вакытта спорттагы уңышларыныкы да өстәлгән. Чаллы шәһәрендә уза торган шашка, шахмат ярышларында теләп катнаша ул. 81 яшендә кул көрәше, штанга күтәрү белән шөгыльләнә башлый. Үз тиңдәшләре арасында узган дөнья чемпионатында беренче урынны алып, Халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсен яулый.Нәзимә Гомәр кызы берничә айдан 83 яшен тутыра. Авырулардан зарланып, сыкранып утырырга вакыты юк аның. Шәһәрдә "Җәүһәр" фольклор ансамблен җитәкли. Аларның чыгышын тамашачы һәркайда көтеп ала. Чаллының "Супер әби"се исеменә ия булган дәү әниләре белән балалары, оныклары да горурланып яши.
Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар