16+

Апам гел тавыш чыгарырга гына тора

Апам кунакка килми дигән язманы укыгач, бар кешедә дә шул хәл икән дип уйладым.

Апам гел тавыш чыгарырга гына тора

Апам кунакка килми дигән язманы укыгач, бар кешедә дә шул хәл икән дип уйладым.

Менә мин дә 3 көн инде борчылып йөрим. Нәрсә өчен дисезме? Әниемә чардуган алып барып куйганга тавыш чыгарды апа. 3 ел элек мәңгелек йортка күчте әниебез, чардуган ясатып куйдык. Ниндине ясадылар шуны куйдык ашыгыбрак. Быел зиратка баргач, иптәшем алдында, үзе кыйммәт, үзен кыска ясаганнар дип әйтеп куйдым.  Миңа да әйтмичә, яраткан әбисенә чардуган заказать иткән. Шуны алып барып куйганга тавыш чыгарды апа. Без бит акча сорамыйбыз, үз акчабызга куйдык. Рәхәтләренә чыдамасалар, ел саен алыштырсыннар, дип әйткән сеңлемә. Буяп куйгач, менә дигән иде әле ул дигән. Моңарчы нигә буяп куймаган, буярга булгач. Ул эшне иртә яздан башкара кеше.

Гел тавыш чыгарырга гына тора, аннары сөйләшми минем белән. Ничә тапкыр беренче булып туганлык җепләре өзелмәсен дип эндәштем. Ардым көйләп, гел без әшәке булып калабыз. Ирем дә бит изгелек эшлим дип уйлаган идем, ди. Әле гел үзләренә сумка-сумка күчтәнәч төяп барабыз. Туган көннаренә бүләк бирәбез. Ә алардан безгә бернинди дә хөрмәт юк. Мин шуны аңладым, бер биргән кеше гел бирергә тиеш дип кабул итә андый кеше. Биреп өйрәтеп бетердек баштан ук. Мин ничек дип тә уйларга белмим, нәрсә өчен тавыш чыгара,ә ниебез тыныч ятсын иде Ходаем.

Сөйлисем килә телеграмм каналыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading