16+

Апас кызы Лилия Яруллина ротангтан гөл савытлары һәм сәйләннән чәчәкләр ясап сокландыра

Кулларында - осталык, күңелендә - матурлык.

Апас кызы Лилия Яруллина ротангтан гөл савытлары һәм сәйләннән чәчәкләр ясап сокландыра

Кулларында - осталык, күңелендә - матурлык.

Күңелендә яшәү дәрте кайнап торган кеше генә бар җаны, күңеле белән матурлыкка гашыйк булып яши белә. Нәкъ менә матурлыкка булган мәхәббәт аның иңнәренә иҗат канатлары куя да инде. Берәүләр агачка җан өрә, икенчеләр гади җептән гаҗәеп бизәкләр үрә. Әнә Апас районы кызы, бүген Күкшем авылында гомер итүче Лилия Яруллина да көн туды исә үз шөгылендә – күңелендәге гүзәллекне ул гөл савытларына күчерә.

“Сыйныфташларым шаккатты”

Сәйләннән ясалган нәфис чәчәк бәйләмнәре, ротангтан үрелгән зәвыклы кашпо-гөл савытлары, үзе бәйләгән милли бизәкле киемнәре – Лилия ханымның кул җылысыннан нурга төрелгәннәр. Әйтсәм әйтим, хәтта табигать үзе көнләшерлек, ул чәчәкләренең нәфислеге, күркәмлеге!

Лилия Яруллина күп һөнәр иясе. Тегүче дә ул, социаль хезмәткәр дә, хисапчы белгечлекләрен үзләштергән – бүгенге замана шуны таләп итә, күп белсәң генә яшәве рәхәт, ди әңгәмәдәшем. Лилия “Нур” хуҗалыгында хисапчы булып эшли. Саннар белән җиңел аралашучы бу ханым, өйдәге тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләре арасында кул эшләренә вакыт таба.  Дөресрәге, соңгысын эшкә дә санамый, ул минем өчен күңелемә тынычлык бирүче ял ди Лилия.

– Кул эшләрен кечкенәдән яратам. Көннәр буе бәйләргә, чигәргә, тегәргә дә риза мин. Әнием дә, дәү әнием дә бик оста кешеләр иде. Әбием янында иң элек оекбаш бәйләргә өйрәндем. Ул бер генә күрсәтә, ә мин шунда ук отып та алам. Мәктәптә укыганда үземә жилетлар, свитерлар да бәйләп кидем. Әле ул елларда бизәк үрнәкләрен табыштыруы да кыенрак иде. Әтием берсендә мине сөендерергә теләп, берничә журналлар алып кайтты. Сөенүләрем! Шулардан өйрәнеп, үземә көзге балга дип итәк белән кофта бәйләдем. Бик матур килеп чыкты, бәйрәмгә киеп баргач, укытучылар да, сыйныфташларым да шаккатты, кибетләрдә әйбер юк еллар, ә минем өстә инә-җептән генә төшкән яңа кием! Гаилә коргач та кул эшем тормышыма ярап куйды, балаларымны да, иремне дә үзем бәйләп киендердем. Һөнәрле үлмәс дип юкка гына әйтмәгән борынгылар, – ди Лилия.

Туганнарга бүләк – кул эше

Елларның үз агышы, гомер йомгагы алга тәгәрәгән вакыт эчендә Лилиянең дә осталыгы көннән-көн шомара гына бара. Лилиянең эшләре үзгә, бәйләгән башмаклары да, җәймәләре дә, яулык-кулъяулык булсынмы ул, кабатланмас бизәкләре белән ерактан балкып тора.

– Әгәр дә һәр эшемне өемдә генә җыеп яткызсам, әллә кайчан Урал тауларын узып та китәр иде. Ә мин аларның һәрберсен бүләк итә барам. Үз кулларың белән күңел җылысын кушып эшләгән эшләрең белән кемнедер сөендерә алуы да зур бәхет. Бәйрәм-фәлән якынлашса гына түгел, һәр күрешүебезнең якты бер истәлеге итеп, миннән бүләк аласыларын якыннарым да, туганнарым да, дусларым да белә. Аларның сөенгәнен күргәч, тагын илһамланып эшлисе килә, – ди ул.

Балачагыннан бирле озата килгән “җепле” гомер юлына берникадәр вакыттан соң икенче шөгыль дә килеп кушыла – сәйлән белән мавыга башлый. Аның чәчәк бәйләмнәре чын гөлләрдән һич кенә дә ким түгел. Нәфис алар, һәр күзәнәге төгәл, җитмәсә ел әйләнәсе өйгә ямь биреп, күңелгә җылылык өстәп торалар.

Лилия әле атлас тасмалардан да матур бизәкләр, чәчәкләр, бантлар ясый. Алары да бик зәвыкле, затлы! Боларны эшләр өчен генә дә никадәр сабырлык кирәк чынлыкта.

Яңа кәсеп

Ә бер ел элек кенә ротангтан кашпо-гөл савытлары да үрергә керешкән. Монысы өчен ул интернет киңлекләренә рәхмәтле. Һәр эшкә керешкәнче башта ныклап өйрәнү, эзләнү, күп кенә осталарның эшләре белән дә танышу шарт ди ул. Аңа тәҗрибәле кешеләрдән киңәшләр алырга да туры килгән.

– Беренче кашпомны интернеттан карап үрдем. Остазларым киңәшләрен бирделәр, хаталарымны да күрсәттеләр. Бер генә эшне дә хаталанмыйча гына эшләп булмый, шул хаталар аша аның серенә дә өйрәнәсең дә.  Казанга барып та осталыгымны арттырдым. Хәзер инде бу эш минем яраткан шөгыльләремнең берсенә әверелде. Илһам килгән чакларда ике сәгать эчендә бер гөл савытын үреп тә куям. Кул эшләре күңелемә ял, җаныма тынычлык бирә. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү дә – зур сөенеч, – ди Лилия.

Аның өендә төрле төстәге, төрле зурлыктагы кашполар урын алган. Кызыл, сары, яшел төслеләр, ниндиләре генә юк! Берсен мактап, икенчесен читкәрәк этеп куярлык та түгел, һәммәсе дә күз явын алырлык. Күләмнәре төрлечә –  7, 12, хәтта 16шар литрлылары да бар. Үзе ул мондый савытларга петуния, бархатцы, астра, бегония ише чәчәкләр утырткан.

– Авыл җирендә яшәгән кеше ишегалдына да, бакча тирәсенә дә чәчәкләр утыртмыйча калмый инде. Чәчәк үстермәгән кеше – иң ялкау кешедер ул чынлыкта. Хәзер бито нинди генә гөл орлыклары сатмыйлар, аны чәчеп үстерергә җаең юк икән, базар тулы үсентеләре! Ишегалдының бар яме алар – җәе буе чәчәк атып утыралар. Бу савытлар бит өй гөлләре өчен дә бик уңайлы.

Ротанг – нык һәм чыдам материал. Ул салкында да, эсседә дә үз сыйфатын югалтмый. Аннан гөл савытлары гына түгел, әле тагын күп әйберләр ясап була. Ипи савытлары, вазалар, җиләк-җимеш савытлары, хәтта җиһазлар да үрүчеләр бар. Үзем дә гөл савытлары белән генә туктап калмам,  яңа әйберләр ясарга өйрәнермен дип хыялланам, – ди әңгәмәдәшем.

Лилия кул эшләренә генә түгел, аш-суга да бик оста. Өчпочмак, пәрәмәч, кош теле, төрле пироглар, тортлар пешерә белүе белән берәүне дә шаккаттыра алмас, ә менә пешергән ризыкларының тәме – искиткеч!  

– Балалар кечкенә чакта камыр ризыкларын күбрәк пешерә идем. Хәзер дә аларны тәмле ризыклар белән каршы алырга тырышам. Улларым кайткан көнне һәрчак бәлеш салам, – ди Лилия. – Әни, бигрәк тәмле бит, дип мактый-мактый ашауларын карап торуы да күңелемә рәхәт!

Гаиләдә дә ул бәхетле хатын. Тормыш иптәше Фәһим – тырыш, эшчән кеше, токарь булып эшли. Гаилә корып яшәүләренә дә 22 ел, өйдәге серне капкадан урамга чыгармыйча, бик тату, үрнәк булып яшиләр. Ике егет тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Фердинанд Казанда конструктор бюросында инженер булып эшли, кече уллары Булат быел Казан танк училищесын тәмамлады. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

– Күңелем белән көн дә догада. Илебезнең иминлеге өчен улым алгы сызыкта көрәшә, ышанам мин аңа, җиңү белән кайтырлар Аллаһы боерса. Без изге догада булыйк, җаебыз чыкканда аларга ярдәм итеп торыйк, алар үз чиратында безне дошманнан якларлар, илебез чиген сакларлар, – ди Лилия ханым.

Лилия Яруллинаның сүзләренә кушылып, без дә шул фикерне җиткерик – егетләребез бирешмәс!

Ә Лилия ханым сәләтенең бәрәкәтен күреп, якыннарының ярдәмен тоеп, һәр матурлыктан илһам алып, имин генә яшәсен.



Ландыш Гайнуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading