16+

Арча волонтерлары: «Без исемен язарга оныткан егетебез һәлак булган икән...»

Берәү дә мәҗбүр итми. Үзләре әрсез. Күңелләрендә Ватанны ярату хисе чиксез.

Арча волонтерлары: «Без исемен язарга оныткан егетебез һәлак булган икән...»

Берәү дә мәҗбүр итми. Үзләре әрсез. Күңелләрендә Ватанны ярату хисе чиксез.

Менә шуңа да илебездә махсус хәрби операция барган көннәрдә алар тылда бар көчләрен кызганмыйча, алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм күрсәтәләр: ай саен диярлек гуманитар ярдәм җибәрәләр.

Меңгә бөтереләләр

Әйтергә генә җиңел, әлбәттә. Юкны бар итү, хәрби егетләребез өчен иң кирәкле әйберләрне юнәтеп, посылкаларны үз кулларына барып җитү хәстәрен күрү өчен таулар күчерергә кирәк. Арча районының Яңа Кенәр авылы җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы 30 лап егетнең һәрберсе өчен ут йоткан олы йөрәкле бу өч ханымнарның исемнәрен, хәлемнән килсә, алтыннан уяр идем – Зөлфия Вафина, Фәния Шәрәфиева, Гөлнур Гайнуллина! Юк, Яңа Кенәрдә волонтер ханымнар бер алар гына түгел, әле тагын бар. Тик ни сәбәпледер кайчандыр бер зур төркем булып оешкан волонтерлар бүген икегә бүленгәннәр. Серләре килешмәсә дә, иң мөһиме, уй-ниятләре изге, мәрхәмәт берлә шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп, әйтүләренчә, 2022 елның 2 ноябреннән бирле бер көн дә калмыйча шушы юнәлештә хезмәт итәләр.

– Авылыбызның саллы эшмәкәре – Дамир Каюмов интернеттагы авыл төркеменә хәбәр салып, хәрби операциядә катнашучы егетләргә кирәк-яраклар җыярга кемнең теләге бар, авыл җирлеге идарәсенә килүегез сорала, ярдәм кирәк дигәч, шул көнне үк төшеп киттем, – ди Фәния Шәрәфиева. – Икенче көнне Зөлфия йөгереп килде. Аның читтә калмыйсын белдем, бердәнбер газиз улы – Реваль үз теләге белән илне якларга китте. Гөлнурның биш туганы алгы сызыкта, ул битараф яши аламы? Ике улым өйдә, хатынын, баласын кочаклап, әлегә җылыда йоклый, ә бит авылдашларның гына да түгел, бик күпләрнең газизләре бүген ил сагында. Без аларга моннан торып ярдәм итәргә бурычлы, чөнки алар безнең имин тормыш, илебез өчен көрәш сызыгында басып тора.

Авыл идарәсенә җыелган ханымнар икенче көнне мәдәният йортына “күченә” дә кызу гына “урак” эшенә керешә. Авылдашларына бик рәхмәтле алар, икенче көнне үк 42 мең сум күләмендә акча җыюга ирешәләр. Әйберләтә дә шактый китерәләр. Моңа өстәп бергәләшеп токмач та басып кисәләр, чәк-чәкләр дә пешерәләр, яшелчәләр, итләр киптереп, коры солдат ашлары да, әллә ничә төрле үләннән чәйләр дә әзерлиләр. Кечкенә мендәрләргә кадәр тегәләр. Бүген дә шул кызулыкта, бал кортларыдай меңгә бөтереләләр.

– Төрле чаклар була инде, элеккеге еллар белән чагыштырганда халык әзрәк сүлпәнләнә төште. Арып та китәләрдер, ләкин алгы сызыктагы егетләребез арымыйлар мени? Беребезнең дә арырга хакы юк, җиңү сызыгына тулы куәттә барып җитәргә тиешбез! – ди Зөлфия ханым Вафина.

“Үлемнән курыкмыйм...”

Менә аның характерындагы ныклык берникадәр гаҗәпләндерә дә, сөендерә дә. Бердәнбер улының илен сакларга юл алуын ул үзе дә хуплый. Белеп тора, аның улы башкача булдыра да алмый. Юл рюкзагын җыйганда әллә аны әни кеше буларак кисәтмәгән дисезме? Кисәткән! Кире күндерергә дә үгетләгән. Ләкин...

– Кечкенәдән егылган чакларында беркайчан да күтәреп торгызмадым, булачак ир ул, үзе торырга өйрәнсен, әнисе итәк артына качарга өйрәнмәсен дип үстердем. Башка әниләр шаккаталар иде минем бу гадәтемә. Менә хәзер дөрес тәрбиямнең җимешләрен татыйм, йөрәгемә моңсу, авыр булган көннәр күп, сагыну да үзенекен итә, елап та алам, ләкин улым белән горурланып яшим. Ул качып ятмады, үз теләге белән кузгалды. Арчадан Казанга барганда да шалтыратып, кире уйла, кайт борылып, әле соң түгел, дидем. Мин шулай карар иттем, башка сүзем юк, исән тор, әни, яме, ди дә куя бит телефонны. Артык гайрәтләнмә, алдан йөгермә, алдан йөгергәннәр үләләр, исеңдә тот шуны, дип тә яздым. Нинди җавап килде диген! Авылга имин кайтып, урамда ташка абынып та үләргә була – монысы менә мәгънәсез үлем, алгы сызыкта илем өчен үләргә дә курыкмыйм мин, дигән. Яраланды. Йөрәк артериясенә җитәргә бер сантиметр ара калган, умырткасы тулы ядрә кисәкләре, аларны чүпләмиләр дә, шуның белән яшисе икән. Ялга кайта да, ашыгып кире китеп бара. Анда иптәшләрем, алар өчен борчылам, ди, – Зөлфия ханым.

Язмышы аның үзен дә шактый сынаган. Реваль улына өч яшь тулмастан ире суга батып үлә. Кабат тормышын түгәрәкләргә талпынып карый да, биш ел гомер кичерергә җитешмиләр, тромб өзелү сәбәпле, икенче ире дә дөнья куя.

– Тормыш суккалаган саен кеше чыныга бара икән, шуңа инандым. Бүген килеп, авырлыклар алдында тезләнмәвем дә шул еллардагы әрнүләрем әҗередер. Авыр сүз әйтсәләр дә кичерә беләм, тешне кысып түзәм. Әллә бүген каккаламыйлармы безне? Сугыш сагышы кагылмаган кешеләр күп арабызда, элек ничек кунакларга йөрешсәләр, бүген дә бәйрәмнәрдән кайтып кермиләр. Гел шулай булыр, диләрдер. Берүк бәхетле яшик. Ләкин бит, эшләр зурга китеп, сугыш күтәрелсә, утлы афәт авыл кырыендагы өйләрдән башлана түгелме? Менә шундый хәлләргә калмас өчен дә безгә берләшергә, бер йодрык булып илне якларга кирәк! – ди Зөлфия ханым. – Арада шундый кешеләр бар, пенсиясе килүгә бер мең сум акчаны биреп тә куя. Егетләрнең иң соңгысы өйләренә кайтып җиткәнче ярдәм итәргә үз-үземә сүз бирдем, тәнемдә җаным барда – сүземнән кире кайтмам, ди. Аларга карап, көчле халык икәнлегебезгә кат-кат инанам. Шактый ерак авылларда яшәүчеләр дә безнең дулкынга кушылдылар, Күпербаш, Казанбаш авылларыннан бер КамАЗ арбасы урын-җир китерделәр. Уртак көч ташлы таулар яра!

Авырлыгы да юк түгел...

Ленар Гарипов белән Рашат Салихҗанов җитәкчелегендә озатылган беренче олаулардан соң шактый вакыт үткән. Төрлесе кичелгән. Кемдер рәхмәт укый, юк, юк та ләгънәте дә явып куя. Кайберәүләр алар хакында хезмәт хакы алып эшлиләр дип тә ялган хәбәрләр тарата. Еларга да, көләргә дә белмичә, алар үз хезмәтләренә гел тугрылыкта. Авыл халкы кайчагында банкага ябып, кышкыга әзерләп куйган кайнатмалардан гына өлеш чыгара алса да, куаналар гына. Әнә бер елны кыш уртасында ярминкә оештырганнар. Кайнатмаларны сатып кына да 18 200 сум акча табыштырганнар.

– Акчаны җыю, исәп-хисап эше минем өстә. Мәдәният йортыннан безне куып чыгаргач, урамда басып калсак та сынмадык, авылда шәхси кибетем бар, шунда эшләдек. Чып-чын складка әйләнгән иде ул. Йөри торгач, район җитәкчелеге ярдәме белән авылыбыздагы участок хастаханәсеннән бер бүлмә бирделәр, – ди Гөлнур ханым.

Яшермим, зарлары да күп. Кайчагында җитәкчелек аларның кадерен дә аңлап җиткерми бугай, хөрмәтләргә дә оныта, диләр. Эш булгач – матавыгы да тумый калмыйдыр. Шушы өч ханымның бердәй тигез көч куеп та, икесенең генә волонтерларның федераль исемлегенә кертелүенә сораулар туа анысы. Ләкин, ханымнар үзләре дә ут. Бер адым да артка чигенергә уйламыйлар. Волонтерлык алар өчен күптәннән яшәү асылына салынган.

– Һәр егетнең кайдалыгы, кием үлчәмнәре билгеле, адреслап ярдәм әзерлибез, киемнең дә аңа яраганын куябыз. Ә посылканың иң өстенә пирог салып җибәрәбез, ачып җибәргәч тә күңелләре күтәрелсен өчен! Илнур Яруллин Арчадан гуманитар ярдәм илтә, ике арада оста йөри, без әзерләгән күчтәнәчләрне дә һәрбер частька кереп, егетләрнең кулларына илтеп бирә! Иң мөһиме, шул безнең өчен. Шундый хәл булды, берсендә 25 пакет әзерләдек, исемләп. Тикшергәндә аптырап беттек, берсенең исеме чыкмый гына. Ә пакетлар исәбе тиешенчә. Бер егет исемен ике мәртәбә язганбыз. Очына чыгып, өйгә кайтып җиткәч, авыл төркеменә хәбәр килеп иреште – без исемен язарга оныткан егетебез һәлак булган икән... – ди Гөлнур апа. – Аллаһ аның инде гомере киселгәнен аңлатырга теләгән.

Бетмәс егәр, куәт телим мин аларга. Рәхмәтем дә, хөрмәтем дә чиксез. Ил үзенең батыр улларын да, таулар күчерергә сәләтле кызларын да онытмас, сүзем хак!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә,Гөлнур ханым,безнең ярдәмне,эшне күреп язуыгыз өчен. Монда бер сүз дә ялган түгел. Сугышлар бетеп Илләребез тынычлансын иде инде. Әниләр улларын,сабыйлар әтиләрен,хатыннары ирләрен тизрәк кочакларына алырга насыйп булсын иде. Рәхмәт Сезгә.

    Мөһим

    loading