Шундый фермерларның берсе – Балык Бистәсеннән Радик Билалов. Ул «Клариус» җәмгыятен җитәкли. Ноябрь аенда ясалма бассейннарга беренче маймычларны җибәрергә җыена. Исәбе – Сабан туена беренче җәеннәрне сатуга чыгару.
Балык Бистәсе дигәч, монда балык мыжлап торырга тиештер кебек. Район элек-электән балыкчылары белән дан тоткан. Тарихка күз салсаң, бу якларны XVIII гасырда ук америкалылар белгән, Балык Бистәсендә тотылган чөгә, мәрсин балыгы белән Мәскәүдә боярларны сыйлаганнар.
Чулман елгасының Балык Бистәсе тирәсендәге өлеше иң чиста урыннардан санала икән. Шуңа да монда тотылган балык та сыйфатлы. Тик базарда сату өчен балык каптыручы аерым кешеләрне исәпкә алмаганда, балык тоту белән шөгыльләнүче оешмалар юк диярлек. Хәер, бер оешма бар-барын – «Круг» җәмгыяте. Алар электән балык тота. Балык сата торган кибетләре дә бар. Елгада тоткан балыкны сатудан тыш, күптән түгел Африка җәене маймычларын үрчетә башлаганнар. Радик әфәнде исә, бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип саный. Шуңа да районда беренчеләрдән булып кооператив төзегән. «Круг» җәмгыяте аларны маймычлар белән тәэмин итәчәк. «Клариус» җәмгыяте балыкларны үстерү белән шөгыльләнәчәк. Радик Билалов балык эшкәртү заводы булдырырга да тели. Урыны әзер дә инде. Бирегә кооператив әгъзалары да балык китерә алачак. Монда балыктан сосиска, купаты, шашлык, консерва, казылык, башка ризыклар җитештерергә җыеналар. «Үз яныма һәрчак акыллы кешеләрне җыярга тырышам. Һәрчак кешедән нәрсәдер өйрәнәм», – ди Радик Билалов.
«Балыкны атнасына биш тапкыр ашау инсульт булу куркынычын 54 процентка киметә», – ди табиблар.
Тәтештә кырпы балыгына (белуга) куелган һәйкәлнең тәңкәсен сыпырып теләк теләсәң, ул чынга ашачак дигән ышану бар.
Галимнәр балык депрессияне юкка чыгара һәм кәефне күтәрә дигән нәтиҗәгә килгән.
Ул уңышка ирешү серләре белән дә уртаклашты: башта кешенең хыялы булырга тиеш, аннары максат куела, аңа ирешү өчен, гамәлләр башкарыла, ахырдан нәтиҗә күренә, ди.
Радик әфәнде балык үрчетү белән өч ел элек кызыксына башлаган. Интернеттан күп мәгълүмат туплаган. Бу эш белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышкан. Җәмгыятьне булдыру, төзелеш өчен миллионлаган акча таләп ителгән. Хәзер биредә эш башлап җибәрү өчен барысы да әзер. Барлыгы 200 тонна балык сыйдырышлы берничә бассейн, балык калдыкларын ашый торган махсус бактерияләр, диңгездәге мохитне тудыра торган җилләтү системасы дисеңме... Җылылык белән суны гына тоташтырасы калган. Район башлыгы ай азагына кадәр бу эшләрне җайга салырга вәгъдә иткән.
Африка җәенен, ите кызыл төстә булганга, мәрмәр җәен дип тә атыйлар. Ул бик гаҗәп балык, безнең климатка чыдам. Сусыз ике сәгать тора ала. Су кимегәндә, бер чакрымнан артык елан кебек шуышып кына да бара ала, ди. Ите дә тәмле, диетик булып санала. «Җәеннән ясалган купатылар кыздырыр өчен аеруча әйбәт килеп чыга, үзебез сынап карадык»,– ди Радик Билалов.
Башта бассейннарга ай саен 10 граммлы маймычларны җибәрергә җыеналар. Сатарлык булып җитешкәнче, балык 9 ай үсәргә тиеш. Аларны, зурлыкларына карап, төрле бассейннарга күчереп барачаклар. «Тиздән авылларда бозау урынына балык үрчетә башлаячаклар», – ди Радик Билалов, уенын-чынын бергә кушып.
Африка җәенен Питрәчтә, Кукмарада да үрчетәләр икән. Кыскасы, көндәшләр, тәҗрибә алыр кешеләр дә җитәрлек.
Кемдер балыкны сатып акча эшләргә омтылса, икенче берәүләр балык ярдәмендә башка юнәлештә кәсеп итә. Балык тоттырып акча эшлиләр. Сүз балыкчылык базалары турында. Алар Татарстанның төрле районнарында төзелеп килә. Иң алга киткәне, халык арасында популярлык казанганы Кама Тамагындадыр, мөгаен. Татарстан Президенты да биредә балык тотарга ярата, дигән имеш-мимешләр йөри. Кама Тамагында балыкчылык базалары берничә. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән ял итәргә, балык тотарга киләләр. Базада мунча керергә, күңел ачарга, егерь белән иң балыклы урыннарга чыгарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар