16+

Азатлык мәйданына чыгып митинг оештырып карый микән?..

Кичләрен рюмочный белән сыраханәләргә дә кагылгалыйм. Белмәссең, бәлки, янган йөрәген басарга дип, Луис Альберто килеп керер. Аның безнең  шакшы суга кушкан сырабызны, су белән катнаш булган аракыларыбызы эчү түгел, иснәп  тә карамасын да беләм, югыйсә... 

Азатлык мәйданына чыгып митинг оештырып карый микән?..

Кичләрен рюмочный белән сыраханәләргә дә кагылгалыйм. Белмәссең, бәлки, янган йөрәген басарга дип, Луис Альберто килеп керер. Аның безнең  шакшы суга кушкан сырабызны, су белән катнаш булган аракыларыбызы эчү түгел, иснәп  тә карамасын да беләм, югыйсә... 

Йә, әйтегез, нишлибез, җәмәгать? Байлар елап бетерде, күз яшьләрен сөртте. Кавышасы кавышты. Хәзер аларда – шатлык. Ә без, ятим калдык. Әйтерсең дөньябыз тагын да тарайды...

Алар елаган вакытта эштән атлыгып кайта идек. Ә хәзер өйгә кайтасы да килми. Бушлык!.. Шуңа күрә, шул байлар турында уйлана-уйлана, урамнар буйлап йөрим. Кайда баскыч бар, шунда менеп-менеп карыйм, чөнки дон Альберто йортындагы баскыч искә төшә һәм анда Марианнаны, Луис Альбертоны яисә Марисабельне очратырмын шикелле. Рәхәтләнеп утырасы килә шулар белән. Хәзер алар безгә туганнардан да якын ич! Беркөн шулай менәм-менәм бер баскычтан, тик һич кенә дә менеп җитә алмыйм. Шикләнә калдым. Аларныкы болай ук биек түгел иде бугай, мин әйтәм. Башымны күтәрсәм, алдымда: “Кая барыш, Әхәт?” – дип, Мулланур Вахитов басып тора. 

Кыскасы, йөрим-йөрим, юк, очрамыйлар! Шуңа күрә хәзер эштән елап кайткан көннәрем күп. Анда  кайткач, тагын күңелсез – хатын елап утыра...

Ял көннәрендә – гомер булмаганны – кибетләрдә йөрим, базарга керәм, һич булмаса. Мария белән Рамонаны очратырмын шикелле тоела. Ашамлыклар сатып алырга килерләр сыман. Беркөн яшелчә кибетенә килеп керсәм, шул өметем тагын да яңара төште. Элек чит ил шәраблары  тулган шул яшелчә кибетенә Африка тикле җирдән банан килеп җиткән! Дөрес, бәясенә карагач, шундук кире чыгып йөгердем. Шушы бәягә Мария белән Рамона ничек сатып алсын моны, мин әйтәм. Чөнки Марианна Сарага күпме бирде дә, йөрәк пәрасы Бетога күпме акча тотты, мескен. Хәзер әле аңарда да банан кайгысы түгелдер. Юк, мондый кыйммәтле җиргә килеп чыкмас алар.

Бераз уйлап йөри торгач кына исемә килдем. Соң, мин әйтәм, безгә шундый зур булып күренгән ул акча, бәлки аларда бер песо да тормыйдыр? Үз-үземне шулай дип ышандырдым. 

Кичләрен рюмочный белән сыраханәләргә дә кагылгалыйм. Белмәссең, бәлки, янган йөрәген басарга дип, Луис Альберто килеп керер. Аның безнең  шакшы суга кушкан сырабызны, су белән катнаш булган аракыларыбызы эчү түгел, иснәп  тә карамасын да беләм, югыйсә... 

Шулай итеп, барыбызны да сихерләгән икән шул “Байлар да елый” дигән нәрсә тәмам кылынгач, әллә нишләдем мин. Хәтта  инде онытылып беткән Авило Диего белән Ирмага кадәр  искә төшеп йөдәтә бит, әй! Аларны да сагынам. Кызыгам да. Күрәсе килә: төрмәдән чыктымы икән ул Диего, юк микән? Чыкса – кайда яши икән? Ирма беләнме, юкмы?

Шундый сораулар белән аптырап йөри торгач, районнарга чыгып киттем. Туктале, дим, бәлки, алар миңа авыл юлларында очрар? Хәзер фермер дигән кешеләр дә барлыкка килде, ранчо дигәннәрен дә салып куйганнары бардыр. Әнә шуларның берсенә тәҗрибә уртаклашырга килеп чыгулары бар! Юк, алар да, ранчолар да күренмәде...

Байлар еламый башлагач, яшәү түгел  икән инде бу! Бернигә дә күңел ятмый. Бик якыннарын югалткан кеше шикелле тик миңгерәүләнеп йөрим шунда. Әллә авырыйм микән, мин әйтәм, туктале тикшеренеп кайтыйм. Табибка киттем. Килсәм андагы чиратны күрсәң! Килдем дә берсеннән “Соңгы кеше сез буласызмы?” – дип сорадым.

– Юк, минем артта әле Луис Альберто, ә алдымда Марианна бар, – ди бу миңа. 

Шулай дип әйтүе булды, елый да башлады, көчкә тынычландырдым. Сөйләшеп киттек. Ул да минем иш булып чыкты. Аның дә әнә шул байлар елап бетергәннән соң, үзебезнең  чынбарлыкка кереп китә алмыйча аптырап йөрүе икән. 

Йә, әйтегез, җәмәгать, нишлибез инде хәзер?! Бу сихердән ничек котылабыз? Әллә, дим, Азатлык мәйданына чыгып митинг оештырып карый микән? Чөнки мин хәзер барыбер йоклый алмыйм ич! Чыгыйк шунда, Президентыбызга, хөкүмәтебезгә һәм Югары Советыбызга ультиматум куйыйк: теләсә ни кылсыннар, ә үзебездәге байларны елата башласыннар! Безгә генә елап йөрергә димәгән!..

Әхәт Сафиуллин, 
1992 ел, 15 декабрь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading