16+

Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү"

Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.

Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү"

Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.

Өч баласы белән ялгыз калган әти кеше Тикшерү комитетына Казанда РКБ тарафыннан бирелгән үлем турында медицина таныклыгын беркетеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

"Мин әлегә кадәр сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча тикшерү барамы-юкмы икәнен белмим", - ди Рафаэль Мөхәммәтов. 
Әти - әнисе сабыйның исемен алдан ук сайлаган, аны Ранель дип атачаклар.

— Мине реанимациягә керттеләр, улымны кювезда күрдем, мөстәкыйль сулый, күзләрен ача, кулларын хәрәкәтләндерә. Әлегә табиблар миңа бернәрсә дә төгәл әйтми. Барысы да бик индивидуаль, чөнки бала авыр хәлдә.  Табиблар Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән элемтәдә: дәвалауны ничек алып барырга, ничек ашатырга кирәклеге турында киңәшләшәләр.  Шуңа күрә сабыемны кайчан өйгә алып кайта алуыбыз билгесез. Мин педиатрларга көн саен шалтыратам, аның хәле турында белешеп торам һәм бары тик яхшыга гына өметләнәм.  

Ир - ат әйтүенчә, баланы үстерергә аңа ике дәү әнисе ярдәм итәчәк. 
— Минем хатынымның әнисенә бик авыр, чөнки ул ике кызын җирләгән, хәзер аның улы гына калды, - дип авыр сулый Рафаэль. — Күптән инде, елгада су коенганда, аның олы кызы батып үлгән, ә кечесе, минем Аленага ул вакытта өч яшь булган, аны могҗиза белән коткарып калганнар.  Ә менә икенче могҗиза, кызганычка каршы, булмый калды.   
Рафаэль белән Аленаның кызларына хәзер 8 һәм 12 яшь.  

Рафаэль КАМАЗ автомобиль заводында конструкторлык бүлеге начальнигы булып эшли. Алена һөнәре буенча сынлы сәнгать укытучысы.  Аларны уртак дуслар таныштырган һәм алар шул көннән бирле аерылышмаганнар. 2010 елның августында яшьләр гаилә корган. 

— Без 12 елдан артык яшәдек, беркайчан да хатыным минем белән дә, әти - әнием белән дә тавышланмады, бер тапкыр да гауга чыкмады, - ди Рафаэль. - Тулы канлы гаилә тормышы белән яшәдек.  Кызларыбызны үстердек һәм варисыбыз турында хыялландык. Әлбәттә, УЗИда безнең улыбыз булачагын белгәч, бик шатландык. 

Аленаның йөклелеге җиңел уза, анализларны даими тапшырып бара. Бала туарга бер атна кала, 28 февральдә, ул саклануда ята. 
— Ул миңа үземне яхшы хис итәм дип тынычландырды. Ләкин барысы да план буенча бармады. Баланың авырлыгы тиешле күләмнән зур дип кисәткәч, хатыным кесарев кисеме ясарга кушты. Ләкин табиб беренче ике баласын ул үзе, исән-имин тапкан икән, димәк, өченчесен дә үзе тудыра алачак, дип ышандырды, - ди Рафаэль Мөхәммәтов. -  Олы кызыбыз 3600 грамм авырлыкта дөньяга килде, икенчесе 3200 булып туды. Ә улыбыз 4 килограмм авырлыкта булып туган. 

6 мартта хатын-кызны бала табуга әзерли башлыйлар. Ләкин ире бу хакта белмичә кала. 

— Хатыным сюрприз ясарга булгандыр, башта балабыз дөньга килсен, аннары миңа хәбәр итәргә уйлагандыр, - дип искә ала Рафаэль.  

Тик сөеклесенең тавышын ул башка ишетми.  Баланы бик авыр таба Алена, тулгак газаплары сәгатьләргә сузыла, ниһаять, уллары дөньяга килә.  Рафаэль сүзләренчә, аны шунда ук табиб-реаниматологка тапшырганнар. Икенче көнне, 7 мартта, медикаментоз кома хәлендәге Аленаны Кама балалар медицина үзәгеннән санавиация вертолеты белән Казанга РКБга озаталар. Яңа туган баланы ДРКБда кабул итәләр. 

— Миңа шалтыратып, бала табу вакытында проблемалар килеп чыкканлыгын һәм Аленага ашыгыч рәвештә операция кирәклеген хәбәр иттеләр, - ди ир. - Хатыным һәм улыбызның исән булуын хәбәр иттеләр, әмма икесе дә ИВЛга тоташтырылган икән. Әлбәттә, мин бик борчылдым. Икенче көнне иртән хастаханәгә килдем, анда табиблар бөтен нечкәлекләр белән булган хәлне сөйләделәр. Шул вакытта мин хатынымның 1,5 литр кан югалтуын белдем.  

Казанга Рафаэль 8 мартта барган, палатада хатынын күргән, ул сөйләшә алырлык хәлдә булмаган.  Аның хәле кискен начарланган һәм 14 мартта сәгать 11дә аның йөрәге тибүдән туктаган. 

 Аленаны җирләгән көнне Рафаэль гаиләсе янында булган һәркемгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерүен сорый. 
— Фатирда барысы да минем Аленамны хәтерләтә: аның рәсемнәре, күлмәкләре, хушбуй исе. Ул янымда гына кебек тоела, - диде тол ир. 

"Челнинские известия"
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading