Баллы балачак хатирәсе
Бала вакытта беренче тапкыр татып караган балдан да тәмле әйбер ашаганым юк кебек минем. Аның тәме әле дә тел очымда.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бала вакытта беренче тапкыр татып караган балдан да тәмле әйбер ашаганым юк кебек минем. Аның тәме әле дә тел очымда.
Миңа биш, энекешемә өч яшьләр булгандыр, әни авырып китеп, күрше авылдагы хастаханәдә ятып чыкты. Җәйге матур көн иде. Әти, аның хәлен белергә барганда, безнең икебезне дә алды. Ул вакытта машина йөрмәгәнгәме икән, юлның тузаны ком кебек өелеп ята иде. Әти арбага икебезне янәшә утыртты, күчтәнәчкә алган банкадагы балын арбада йөргән телогрейкасы астына тыкты. Үзе исә алга карап утырды. Тузанлы юлдан әй чаптырып барабыз. Энем белән безнең күзләр телогрейкада, теге банкадагы әйберне ничек кабып карарга? Кулны сузып, тартып чыгардым. Ул вакытта хәзерге кебек борылып ябыла торган капкач юк бит, өстенә пакет куеп, резинка кидереп куелган. Банканы ачсак, сап-сары гәрәбә кебек сыек бал. Әле мин, әле энем балга бармакны тыгып алып, шуны суырып барабыз. Әни янына барып җиткәндә, баллы авызга тузан кунып, бөтен битебез кап-кара булган иде. Күчтәнәчкә дигән балны ашаганга куркуданмы, әллә әнине күрү сөенеченнәнме елавыбыз да истә калган.
Гөлфирә Хисмәтуллина, Кама Тамагы.
Фото: Пиксабай
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов: «Үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир...»
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
Комментарийлар