Шәһри Казан

Балыкчы Энҗе Галиәхмәтова: "Тоткан иң зур балыгым – 10 килограммлы чуртан!.."

Көрәшченең күңеле мәйдан яныннан, ә балыкчыныкы су буеннан китмәс. Бу ике төр кешеләрдә акыл дигәне гомере буе күңел колы булып яши. Әйтсәң дә, әйтмәсәң дә үз кирелекләре...

Тукай районы Калмия авылында гомер итүче Энҗе ханым Галиәхмәтова да нәкъ менә шундый үҗәтләрнең берсе. Балыкчы! Җәен кояшта сырт кыздырып, яр буенда кармак салып һәвәсләнсә бер хәл, кышкы балык белән җенләнә! Бөтен тәме дә шунда ди, үзе буе борауны ут уйнатып, утызар бәке тишмәсә, күз нурын түгеп, шул бәкеләрдә балык күзләмәсә ашы – аш, йокысы йокы түгел икән.

– Кияүгә чыккач, балык тотарга ирем өйрәтте. Марсель гомерлек балыкчы, яшьлегеннән балык тотучы булып эшли дә, кем әйтмешли, документлы!.. Ул үскән Колыш авылында һәр йортның хуҗасы балыкчы, ирләренә ияреп хатыннары да су буеннан кайтып керми. Гаҗәпләнмәгез, балык тотарга яратучы бер мин генә түгел. Күрше авылларында тусам да үз туфракларыннан яралганмын. Ике авыл арасы турыдан 3 кенә чакрым, әйләнеч юл 5 чакрымга сузыла. Колыш авылы Кама яр буенда урнашкан, 20 ел элек, су астында калу куркынычы зур дип, күчерергә дә уйлаганнар иде. Әллә Аллаһыдан вәгъдә җитмәде, әллә җитәкчелек кул селтәде, авыл үз нигезендә утырып калды. Ә менә Колыштан ике генә чакрым читтәрәк Чебенле авылын чынлап та су күмеп китте. Су төбенә киткән иң матур авылларның берсе ул, – ди Энҗе ханым.

Һөнәре белән укытучы, бүген исә белемле китапханәче! Чаллы педагогика көллиятен тәмамлап, туган авылына юл тоткан кыз, гаилә коргач, өч бала үстергән елларында югары белем ала – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 

– Марсель белән башта алар нигезендә яшәдек. Минем әти мәрхүм булгач, әни янына күчендек. Барыбер Калмиягә йөреп эшли идем. Ике авыл арасында җил кыйнап йөрүемнән бигрәк, Колыш авылында башлангыч мәктәп кенә иде, балаларны уйладык. Олы кызыбыз Лилия кияүдә, Радик кияү белән ике бала үстерәләр. Илмир улыбыз да Чаллыда укый, спорт белән шөгыльләнә. Адель улыбыз икенче сыйныфта. Элек безгә ияреп балыкка төшкәли иде, никтер бизде әле. Хәзерге балаларның ярты көне телефонда үтә, табигатьнең дә матурлыгын безнең кебек күрә белмиләр, – ди Энҗе.

Сүзләре хак. Телефонлы, гаджетлы тормышка кизәнү дә урынсыз, ләкин балаларның артык мавыгуларына ниндидер чара күрү бик мөһим. Хәер, табигатькә гашыйк Энҗе ханымның үзен дә аңлап җиткерүе кыен. Авыл җирендә эшнең күплеге... Кырыгы кырык якта чәчелеп ятканда, кул селтәп, су буена чыгып китәләрме?!. 

– Иртәләрен су буенда таң атканын күргәнегез бардыр, матур бит! Табигать җайлап кына уяна. Соңга калып торган яшь килен кебек, кояш ашыгып торып күтәрелә... Ул офыкларның сафлыгы, киңлеге, кошлар тавышы... Рәхәтлеге! Бернинди диңгезләр дә кирәк түгел, кармак калкавычына карап, үз ягымның табигатенә хозурланып яшим. Кичен дә шулай. Табигать йокыга тала барганда су өстенә рәхәт бер салкын иңә, шул чакны яр буенда сулышларыма кадәр иркенәя, – ди Энҗе.

Реклама

Балыкчыларның кармаклары да гади генә түгел, кыйммәтле. Җәйгесе дә, кышкысы да 10 мең сумнан артык, гел яңартып торалар икән. Киемнәрен дә кушып санасаң, балык юлында түккән акчаның исәбе... Хәер, балыкчыны кәсебе ашата бит. Галиәхмәтовлар артыгын сата киләләр. Тозлап киптергәннәре – туган-тумачаларга күчтәнәч. Чуртан итеннән балык кәтлитләре әзерлиләр. Ерткыч балыклардан уха бик тәмле икән. Уханы алар гаиләсендә учакта казан асып, Марсель әфәнде генә пешерә. Ул гомумән ирләр кулы белән генә әзерләнергә тиешле аш, ди. Кышкы балыкка баруларын да сораштым.

– Өйдән Колышка машина белән барабыз да, анда “кышкы матай”га утырып, Кама өстенә утырып җилдерәбез. Тоткан иң зур балыгым – 10 килограммлы чуртан!.. Аны боз астыннан җайлап кына тартып алулары!.. Ычкынса күңел төшә инде, каптырсаң, синнән дә бәхетле кеше юк. Без беркайчан да балыкка аерым йөрмибез, Марсель белән гел икәү!.. Ирем кәрәкә (табан) балыгын ярата, мин бөтенесен дә ашыйм. Ләкин, дөрес әйтәсез, балыкларның тәме елдан-ел үзгәрә. Элек балыклар майлы иде, ашап туйгысыз, хәзер үзгә... Судандырмы хикмәте... Балыкның кайсы да булса төре кимеде дия алмыйм, бертигез үрчиләр. Ишле, сулыкларның байлыгына күз генә тимәсен, – ди әңгәмәдәшем.

Һәр балыкчының үз сере. Бер-икесе белән Энҗе ханым да бүлеште. Кыш уртасында җим итеп кармакка көнбагыш та, алдан сарымсак белән бутап киптерелгән ипи дә кидерәләр. Ерткыч балыклар ялтыравыкларга “гашыйк” икән, шуңа да селкенеп торган, ялтыравык алдавычларга да акчаны жәлләмиләр.  
– Кышын буранда, яз көне бозлар кузгалыр вакыт җиткәндә балык уйнарга керешә. Куркыныч икәнлеген дә белеп торабыз, күңелне тыярлыкмени?.. Без инде елганың кайсы җирендә агым көчлерәк икәнен беләбез, сак булырга тырышабыз, – ди балыкчы. 

Балыкчы ханым авылда кармак бәйрәме дә оештырып җибәргән. Быелгы җәйдә аны бишенче ел үткәрәчәкләр. Авылдагы балалар, яшьләр, кыскасы, кемнәр балык тотарга ярата Калмия авылындагы кечкенә генә Ык елгасы ярында осталыгын күрсәтә. Бәйрәмдә төп сый – уха, әлбәттә. Безне дә чакырдылар. Көч сынашмасак та, кайтып, табын сыеннан авыз итәргә исәп.

Гөлнур Шәрәфиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: