Владимир Путин илебез, моңа кадәр җитди сынауларны җиңеп чыккан кебек, йогышлы авырудан да өстен булачагына ышаныч белдерде
Скопировать ссылку
Владимир Путин илебез, моңа кадәр җитди сынауларны җиңеп чыккан кебек, йогышлы авырудан да өстен булачагына ышаныч белдерде
Россия Президенты Владимир Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты. Моңа кадәр чыгышларында ул үзизоляция, карантин хакында сөйләсә, бу юлы исә икътисади кризис вакытында ил халкына матди ярдәм һәм медицина өлкәсен «ныгыту»га басым ясады.
Медицина – тулы әзерлектә
Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгатен медицина учреждениеләре әзерлегеннән һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтелергә тиеш булудан башлады.
Аның сүзләренчә, йогышлы авыру хастаханәләрен тиешле дәрәҗәдә әзерләү, өстәмә койкалар алу һәм аларны җиһазлау өчен, федераль бюджеттан 33 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Һәм ул акча инде төбәкләргә килеп тә җиткән. Моннан тыш, үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары, «ашыгыч ярдәм» машиналары, медицина техникасы сатып алуга казнадан 13 млрд сум акча бүленгән.
Акча дигәннән, Президент коронавирус белән көрәштә алгы сафларда эшләгән медицина хезмәткәрләренә дә өстәмә акча түләргә ышандырды. Бу максаттан федераль бюджеттан 10 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Ил башлыгы Финанс министрлыгына, бу акча белән төбәктәге хәлләргә карап, кайсы юнәлештә күбрәк акча тотарга кирәклеген җирле хакимияткә үзләре хәл итеп эшләргә мөмкинлек бирергә кушты.
Төгәлрәк алганда, ана капиталына ия булган гаиләләргә, 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Бу акчаны апрель, май һәм июнь айларында алырга мөмкин.
Июнь башыннан исә өч-җиде яшьлек балалары булган гаиләләргә, ярдәм буларак, срогыннан алда акча түләнелә башлый.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу түләүләр гаиләнең керемнәреннән чыгып бирелә иде. Әмма Президент Юлламасы вакытында икътисад башкачарак икәнен онытмаска кирәк. Шуңа да Россия лидеры мондый түләүләрне вакытлыча эшсез калучы гаиләләргә дә бирергә һәм моңа кадәр булган керемнәрен исәпкә алмаска, дигән фикерен җиткерде.
– Бар да уза, монысы да узачак. Безнең илебез җитди сынауларны бер генә үтмәде. Россия барысын да җиңеп чыкты. Бу йогышлы авыруны да җиңәчәкбез, – диде Владимир Путин.
Комментарийлар