«Шәһри Казан» газетасы битләрендә, еш кына, тәрбиягә алган балалар турында язмалар укырга туры килә. Аларның гаиләле булуларына бер шатлансаң, икенче яктан, шушындый җитеш тормышта дөм ятим үскән балалар булуы күңелне бимазалый.
Сугыш арты баласы буларак, мин дә ятимлек ачысын татыдым. 1941 елда сугыш башлангач, минем әтине дә яу кырына чакырып алалар. Өч яшем дә тулмаган балага әтием белән бәйле күңелгә уелып калган бердәнбер вакыйга – аны дәһшәтле сугышка озату. Сугышка китәсе көнне әтием тупсага утырып, мине алдына ала да: «Каракаем», – дип бик озак кына кысып кочаклап утыра. Борчуын басар өчендер инде, тәмәке тартуы да күз алдымда. Һәм шушы тәмәке очкыны ялгыш минем ботыма төшеп, борчак кадәр эз калдыра. Шул эз әтиемнең истәлеге булып, мине бугенге көнгә кадәр җылытып тора. Әнием Әкрамнисага әти белән бәйле ике хат килүен беләм. Беренче хат: «Днепр буенда каты бәрелешләрдә күт битемне алдырдым, госпитальгә салдылар» булса, икенче хат: «Мусин Зиһанша – билгесез югалды» дигәне.
Күрше йортта яшәүче авылдашыбыз Нәҗип абыйның туганнарына язган хатыннан шуны белдек: «Эшелоннар кара-каршы очрашканда, Нәҗип абый әтиемне күреп ала, бер-берсен кул болгап сәламләп узып киткәндә, сөйләшеп торырлык мөмкинлек булмады», – дип бик уфтанып язган була ул.
«Хәбәрсез югалды» дигән хаттан соң минем әтиле бәхетле балачак тәмам. Әниемнең: «Башта Белка, Феста кушаматлы атларыбызны алып киттеләр сугышка, өч көннән соң мәңгелеккә дип әтиегезне озатканмын икән», – дип өзгәләнгәнен мин еллар үткән саен тирәнрәк аңладым.
Шулай итеп, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы авыр вакытларны үз җилкәбездә татып, булганына шөкер итеп яшәдек.
Венера Маликова, Саба районы, Йосыф-Алан авылы.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы: бизәү өчен бирелде
Комментарийлар