16+

Башкаларны рәнҗетер алдыннан бик нык уйлагыз

Тормышта бар да баланслы. Бер әйбер югалса, икенчесе табыла. Яисә киресенчә.

Башкаларны рәнҗетер алдыннан бик нык уйлагыз

Тормышта бар да баланслы. Бер әйбер югалса, икенчесе табыла. Яисә киресенчә.

Күз яше дә төшми калмый кешенең. Шуңа да башкаларны рәнҗетер алдыннан бик нык уйлагыз. 
Безнең күршедә бик чибәр Айсылу апа бар иде. Без бала булсак та аның матурлыгына сокланып йөрдек. 

Айсылу апа мәктәпне тәмамлагач түбән очтагы Шамил абый белән йөри башлады. Бик матур пар иде алар. Кеше күзе дә тигәндер, бәлки. 
Берсендә Шамил абый салып килгән күрше апа янына. Бәйләнә башлаган, Айсылу апа чарасы калмагач, егетенең яңагына суккан. Ә Шамил абый аны этеп җибәргән. Кыз җайсызрак егылган, башын бик каты бәргән. Бер атна чамасы баш авырта дип йөргән. Ә аның тамырларына зыян килгән күрәсең, инсульт булды.

Авыру хатын кемгә кирәк инде. Ташлады аны Шамил абый. Айсылу апаның әнисе бик рәнҗеде кызының элеккеге егетенә. 

Шамил абый башка кызга өйләнде. Беренче балалары суга батып үлде. Икенчесе авыру туды. Өченчесе тәрбияле, акыллы булып үсте. Себер якларына эшләргә дип киткән иде, югалды. Эзләтеп тә карадылар, суга төшкән кебек юк булды. Таба алмадылар.

Лилия, Казан
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

5

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Хэзерге вакытта кешелэрне кимсету модага керде. Сез куз салыгыз социаль челтэрлэргэ,нинди генэ пычрак сузлэр юк анда.Оят качты кешелэрдэ.Культура тубэнгэ тэгэри...

    Мөһим

    loading