Казанда Башкортстан көне уңаеннан “Сәлам из сердца Евразии” дип исемләнгән концерт гөрләде.
Бу чара “Шәрык Базары” фестивале кысаларында үтте. Күршеләребез күчтәнәче 3 сәгатьтән артты. Әле бөтен бүләкләрне җыеп бетерә дә алмаганнар. Татлы әйберне күп ашагач тешләр авыртыр дип курыкканнардыр, шәт.
Тамашачыларны һәм концерт катнашучыларын Башкортстанның һәм Татарстанның мәдәният министрлары сәламләде.
- Бу проект ике республиканың дуслыгын ныгыта. Үзебезнең җырларны, мәдәниятебезне күрсәтергә килдек. Татарстан артистларын Башкортстанда көтеп калабыз. Тамашачыбыз аларны бик ярата. Без бер-беребезгә таянып, ярдәмләшеп яшәргә тиеш, - дип әйтте Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Бу сүзләргә Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова да кушылды.
- Базар - сәүдә генә түгел, бөтен төрки халыкларны берләштерүче төшенчә. Мәдәният - дуслык җепләрен ныгытучы ышанычлы күпер. Ике республиканың да артистлары сәхнәдә үзләрен өйдә кебек хис итәләр. Уртак ватаныбыз - ул Россия. Без зур гаилә, - диде ул.
Залда буш урыннар бик аз булды. Казанда гына да күпме башкорт яши бит. Шулай ук башкорт мәдәниятен ихтирам иткәннәр дә бихисап. Концертны башкорт телендә алып бардылар. Телләребез охшаш булгач, бу тамашаның сыйфатына берничек тә тәэсир итмәде. Барысы да аңлашылды. Күрше республикадан килгән дусларыбыз белән аралашуда да авырлыклар тумады. Бик рәхәт сөйләштек.
Концертны Башкортстанның Фәйзи Гәскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле ачып җибәрде. Егет-кызларның костюмнары затлы, матур, зәвыклы эшләнелгән. Биюләренең нигезе дә элеккеге заманнарга барып тоташа. Концертның беренче өлешендә гореф-гадәтләргә, фольклорга басым ясалды. Биредә охшаш стильдәге җырлар тупланган иде, шуңа күрә тамашага тизлек өстисе килеп китте. Бу ихтыяҗны тәмле исемле төркем канәгатьләндерде. “Бишбармак” оркестры халыкны урыннардан кузгатты, биетте. Концертның беренче өлешен югары ноктада тәмамладылар. Егетләр башкортча рэпны милли уен кораллары белән тоташтырды. Нәтиҗәдә, “Бишбармаклар”, чыннан да, тәмле булды. Егетләр Казанда беренче тапкыр гына чыгыш ясадылар. Беренче коймаклары уңышлы булды. Гафу, бишбармаклары.
Концертның икенче өлешендә кичәнең хедлайнерлары чыгыш ясады. Ике республика өчен дә таныш йөзләрне күрдек. “Премьер” төркеме егетләре тамашачыга “яратам” дип кенә эндәштеләр. Бу теманы Идрис Газиев дәвам итте. Мәхәббәт хисләре белән канатланып, сәхнәдә уйдырма моң алиһәсе белән вальс та биеде. Чыгышы тәмамлангач, хәтта кулларын йөрәк түренә куйды. Тамашачы да Идрис әфәндегә мәхәббәтен алкышлар белән аңлатты. Ул җырларын татар телендә башкарды. Идрис әфәнденең ике республиканы да якын күрүе аяз көндәй ачык. Юкка гына ул Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты исемен йөртми бит. Айдар Галимов та республикалар дуслыгын күрсәтеп, бер җырны татарча, икенчесен башкортча башкарды. “Ике республикага да хезмәт итү - зур бәхет һәм җаваплылык”, - дип әйтте. Айдар Галимов яшь буынга бу күркәм гадәтне дәвам итүгә хәер-фатыйхасын бирде. Сәхнәдә Айгөл Сагынбаеваны күрү шатландырды. Соңгы арада ул чыгышларын киметте бит. Гаилә мәшәкатьләренә кереп чумган, күрәсең. “Бу зур проектта катнашырга чакырдылар. Тәкъдимгә каршы килә алмадым. Ике республиканы да якын күрәм. Дус булып яши күрик. Казанны сагынганмын икән. Казан минем өчен яшьлек символы”, - диде Айгөл. Җырчының чыгышлар саны кимесә дә, тавышы бер дә үзгәрмәгән. Ул бер җырын курай моңнарына кушылып башкарды. Тамашачы Айгөлне мөкиббән китеп тыңлады. Гомумән, артистларның тере тавышка җырлавы шатландырды. Фонограммасыз да бик шәп җырлыйсыз бит, дуслар.
Нәзифә Кадырованың чыгышы да беркемне битараф калдырмады. Җырларын ул җырлап кына түгел, бер спектакль итеп күрсәтеп чыкты. Өлкән буын артистларына бу сәләт тәҗрибә белән килгән, күрәсең.
Фидан Гафаров үзенең үлмәс хитын “Кышкы романс”ны башкарды. Һава торышына да бик туры килә. Экранда кушылып җырлау өчен сүзләр генә җитмәде. Чараны Фидан Гафаровның улы Азамат әфәнде алып барды. Ул да әтисе белән дуэт башкарды. Тавышлары бик охшаган икән.
Фидан Гафаров чыгышыннан соң, халык әкрен генә залдан чыгып китә башлады. Бу күренеш Казан тамашачысы өчен хас шул. Кичә бик ямьле үтте. Татарстан белән Башкортстан сәхнәләрен бер итеп чыгыш ясаучы җырчыларыбыз күп. Концертта күрше республикада туып-үскән иң танылган җырчылар җыелды диярлек. Ә менә татар һәм башкорт халкының яраткан артистлары Салават Фәтхетдинов, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин ни өчендер концертта булмады. Ә бит оештыручылар бу концертта Башкортстанның иң яхшы артистлары чыгыш ясаячак дип вәгъдә биргән иде. Икенче юлы алар да килер дип ышанып калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар