16+

Берәр атнадан шалтыратырмын“, дип Ринат телефонны куя. Ә ике көннән соң...

31 октябрьдә аларны Украинага алып китәләр. Шуннан соң Ринат ай буе элемтәгә чыкмый.

Берәр атнадан шалтыратырмын“, дип Ринат телефонны куя. Ә ике көннән соң...

31 октябрьдә аларны Украинага алып китәләр. Шуннан соң Ринат ай буе элемтәгә чыкмый.

“Ул үскәндә дә бернәрсәдән дә курыкмады. Шаян булса да, төпле фикерле иде. “Әнием сине дә, эне-сеңлемне дә беркемнән рәнҗеттермәм. Мин синең батыр улың булачакмын“, – дия иде Ринатым, – ди Гөлфия Иванова, улын искә алып.   

ӘНИ ҺӘМ БАЛА ҖАНЛЫ
Гөлфия белән авылдашлар без. Элегрәк Исәнбайга кайтканда автобуста гел бергә очраша, дөнья хәлләрен, балалар турында сөйләшә идек. 2008 елның җәе дип истә калган, маршрут автобусында авылга кайтып барабыз. Гөлфия янәшәсенә улы Ринат утырган. Бертуктамый әнисен кочаклый, үбә. Гөлфия ул вакытта йөкле иде. Ринат, аның корсагын сыпыра-сыпыра да: “Әни, беләсеңме, әле энем-сеңлем тумаса да, аларны хәзердән үк бик яратам. Әни, бел, мин алар өчен менә дигән абый булачакмын“, – дигән иде.

... Еллар узды. Ринатның әнә шул сүзләре, әнисен кочып-үпкән мизгелләре – әле дә  күз алдында. 
–    Чынлап та, Ринат шулкадәр әни һәм бала җанлы булды. Беркайчан да йөземә  кызыллык китермәде, һәрьяклап үрнәк итеп куярлык иде, – ди Гөлфия.
Ринат белән авырлы чагында УЗИга баргач, гинеколог “бу малай бик шаян булыр, ахры, корсакта да тик кенә ятмый“, дип әйтә аңа. 
–    Бик шук иде шул. Әмма бер яшендә үк теле ачылып, 2 яшендә инде Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл“ әкиятен яттан сөйләве белән шаккатырды ул. Сәләтле булачагы шул вакытта ук билгеле иде дә бит, – ди Гөлфия, уфтанып. 

БОРЧЫЛМА, ӘНИ
Улының барлык сәләтләрен үстерергә, хыялларын тормышка ашырырга гына мөмкинлеге булмый Гөлфиянең. Ире белән бик бәхетле башланган тормышлары, акрынлап кирегә үзгәрә бара. Эчү белән мавыгуы аркасында ир өйдә еш кына тавыш чыгара торганга әйләнә. 2014 елда гаилә таркала. Аңа кадәр дә ирдән ни үзенә, ни балаларга ярдәм булмый.  

–    Бөтен авырлыкны Ринатым белән икебез күтәрдек, – ди Гөлфия. 
Иртән игезәкләрне балалар бакчасына илтергә икәүләп баралар. Кичтән алып кайтканда да бергәләп каршылыйлар. 
–    Мин эштә вакытта Ринат үзе генә дә алып кайтып, өйдә күз-колак булып, аларны уйнатып тора иде. Мин ашау пешергәндә, өй җыештырганда да игезәкләр гел Ринат карамагында булды. Кайвакыт үзен жәлләп тә куя идем. Ә ул гел: “Әни, борчылма, миңа авыр түгел“, дип кенә әйтә иде, – ди Гөлфия. 

АРМИЯГӘ БАРМЫЙ ЯРАМЫЙ
Башлангыч сыйныфларда гел бик яхшы билгеләргә генә укый Ринат. Урта звеноларда да сынатмый. Әмма 1нче гимназиядә 9 сыйныфны тәмамлагач укырга китәргә карар кыла. 

–    Анысы да тормыш авырлыгыннан сайланган юл булды инде, – ди Гөлфия. – Улымның берәр белгечлек алып тизрәк акча эшлисе, миңа ярдәм итәсе килде. 
Ижауга агротөзелеш техникумына укырга керә егет. Әмма әнисен жәлләү хисе көчле булу аркасында укуын тәмамлый алмый, эшкә урнаша. Аннан соң – армия хезмәте. 
–    Армиягә бармый калырга ярамый. Хезмәт итү – минем бурычым. Әни, кайгырма, барысы да яхшы булыр. Игезәкләр үстеләр. Бер ел сизелми дә узып китәр, дип армиягә китте, – ди Гөлфия. 
Мурманскида мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә якташыбыз. Ефрейтор дәрәҗәсендә туган якларга кайта. 
–    Ул кайтасы көнне мин эштә идем. Роза чәчәкләре күтәреп елмаеп кибеткә килеп кергән улымны күргәч, сөенечтән елап җибәрдем, – ди Гөлфия. 

БЕЗНЕ ТАШЛАМАДЫ
Армиядән соң да әнисе һәм бертуганнары янында яши әле Ринат. Аларны калдырып читкә китәргә кыймый. Әнисе булачак тормыш иптәше Илһам белән танышып, аның яхшы кеше икәнлегенә ышангач кына Чаллыга эшкә китә. Заводка урнаша. 

–    Бик яраттылар үзен. Эштән куркып тормады шул ул. Чаллыда кыйммәт бәя түләп фатирда торды. Акчага кытлык булгач, мин каршы килеп тә карадым. Ярый әле, сүзендә нык торып, фатирдан чыкмаган дип уйлыйм хәзер. Рәхәт тормышның тәмен белеп калган, – ди Гөлфия. 
Чаллы белән Әгерҗе арасындагы юлга тузан төшерми Ринат. Җай чыккан саен якыннары һәм Исәнбайда яшәүче әби-бабасына янына кайтып йөри. 

БАРАМ БУЛГАЧ, БАРАМ
Махсус хәрби операция башлангач та, Ринат контракт буенча китү турында уйлый башлый. Әнисенә дә берничә тапкыр “барам булгач, барам“, дип әйтә. 

–    Ул вакытта ялынып-ялварып алып калдым. Ә менә мобилизация игълан ителгәч, калмаячагы көн кебек ачык иде, – ди Гөлфия. 
Ринат узган елның 29 сентябрендә китә. Башта Казанда танк училищесы полигонында өйрәнүләр уза. Ул вакытта әнисе дүрт тапкыр янына бара. 

–    Озатырга килә алмам, улым, йөрәгем чыдамас, – дидем. Улым үпкәләгән сыман: “Килмисеңмени, әни?“ дип сорады. Җаным өзгәләнсә дә, бардым. Өй ризыгы ашыйсы киләдер дип, ит белән бәрәңге пешереп алып бардым. “Әни, елама“, дип кочаклап мине юаткан иде шул чакта, – ди Гөлфия. 
Бу ана белән баланың соңгы күрешүе була...

КЫСКА, ӘММА МӘГЪНӘЛЕ ГОМЕР ЮЛЫ
31 октябрьдә аларны Украинага алып китәләр. Шуннан соң Ринат ай буе элемтәгә чыкмый. 3 декабрьдә иптәшләре фотога төшереп җибәрәләр. Шул чакта командирларыннан: “Тавышын ишетәсем килә, бик сагындым“, дип Гөлфия элемтәгә чыгаруларын сорый. 5 декабрьдә улыннан шалтырату кабул итә. “Барысы да әйбәт, әни, берәр атнадан шалтыратырмын“, дип Ринат телефонны куя. Ике көннән атыш вакытында каты яраланып һәлак була...

... Ринат Иванов Әгерҗедәге татар зиратына җирләнде. Батыр якташыбыз истәлегенә ул укыган 1нче гимназиядә мемориаль такта ачылды. 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чарада Ринат Ивановның әнисенә дәүләт бүләге  – Батырлык ордены тапшырылды. 
–    Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Фотосурәтенә карагач, улымның 23 еллык гомер юлы күз алдымнан уза. Кыска, әмма бик мәгънәле, игелекле эшләргә бай еллар ул. Улым белән, чын мәгънәсендә, горурланам. Яхшы, олы йөрәкле, бик мәрхәмәтле, олысы-кечесенә үтә ихтирамлы булды ул, – ди Гөлфия, күз яшьләрен сөртеп... 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
"Әгәрҗе хәбәрләре
"

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

11

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading