Апаста яшәүче Энҗе Камалова үзенең аш-суга, кул эшләренә осталыгы белән сокландыра. Һәр эшне “тәмләп”, вакытында, җиренә җиткереп башкарырга ярата.
Кулларыннан гөл тама, күңеленнән яктылык ага аның. Һәркемгә ачык, елмаеп хәлең сораша, үзенең кәефенең нинди булуына карамастан, киңәшләрен дә кызганмый.
Һәр иртәне камыр куюдан башлый да, хезмәт җимешләренә шатланып, шәп кәеф белән эшкә китә. Кайтышына кабат яраткан шөгыльләре исемлеген барлап, хезмәт көнен ваклый.
Энҗе 33 елдан бирле “Кояшкай” балалар бакчасында эшли. Кече тәрбияче буларак, биредә дә чисталык-пөхтәлек булдыруга зур өлеш кертә. Сабый күңелен аңлап, аларга да игътибарлы, кайгыртучан булырга тырыша.
Төрле ипиләр, өчпочмак, өлеш, юкалар күпереп пешә. Токмач һәм кыстыбый тышлары да сыйфаты белән сокландыра, чәк-чәк, бавырсаклар авызда эри. Төрле кабымлыклар ясап, тиз генә өстәлен дә бизәп куя. Якыннары аларга тәмле ризыклар белән сыйланасын белеп килә. Урам яктан ук, борынны кытыклап, тәмле исләр каршы ала.
Энҗенең аш-суга осталыгы әтисе Илдүс ягыннан килгән. Аның дәү әнисе бик оста пешекче, тәмле куллы хуҗабикә булган. Энҗе дә дәү әнисе кызы булып үскән. Өйгә тәмле ризык исе таралу, газ миченнән күпереп, алланып пешкән ризыкларны алу аңа күңел тынычлыгы бирә.
– Аш-суга осталыгым кечкенәдән үк бар иде. Мәктәп елларында ук камырлар куя идем. Үз гаиләмне булдыргач, аш-суга тагын да зуррак игътибар бирә башладым. Гаиләмне, кызымны тәмле ризыклар белән сыйлыйсым килде. Төрле кабартмалар, бәлешләр пешердем. Шуннан ул минем шөгылемә әверелде. Хәзер мин пешермичә тора да алмыйм. Ризыкларым уңгач, шулкадәр рәхәт. Тагын да эшлисем килә. Иң беренче әнине сыйлыйм. Тизрәк аңа авыз иттерергә тырышам. Гаиләм өчен тортлар да пешерәм. Бер бәйрәм дә тортсыз, камырсыз, бер көнебез дә мин пешергән ризыкларсыз узмый, – ди үзе.
Ипине оеткы белән чүпрәсез, шикәр комы салмыйча пешерә ул. Берничә төрен өйрәнгән. Эченә орлыклар да сала. Зурлыклары да төрлечә. Табалары да, кабару өчен савытлары да кул астында гына тора. “Бородинский”, “Селяночка”, “Дарницкий” һәм башкаларны мактап-мактап ашыйлар.
– Ипине пешерергә бик озак өйрәндем. Ясап куям, чыкмый, ясап пешерергә тыгам, күперми. Рецептларын үзгәртеп, интернетлардан карап, барыбер хыялыма ирештем. 1,5 елдан соң гына үзем теләгәнчә пешә башлады. Хәзер инде ипи пешерүнең бер кыенлыгы да юк. Мин үземнекенә ирешергә тырыштым. Беркайчан да ярты юлда, азагына җитмичә туктамыйм. Әнә шундый үҗәтлегем дә бар. Кибеттән ипи сатып алмыйбыз, – ди Энҗе елмаеп.
Аш-суга кулың ятып тору, камыр болгатып кую гына җитми икән әле. Тәмле куллы хуҗабикә серләре белән дә уртаклашты.
– Күбрәк иртә белән пешерәм. Иртәнге сәгать 4.30 да торам. Эшкә киткәнче ипиләрем мичтән чыга. Өчпочмак, пирог, бәлешләрне эштән кайткач пешерәм. Бу вакытта безнең аш бүлмәсендә яңа тормыш башлана. Эштән арып кайтулар, тормыш мәшәкатьләре, баштагы ыгы-зыгылар бар да юкка чыга. Җаным-тәнем белән эшкә чумам. Сере гади генә. Эшемне һәрчак “Бисмилла” әйтеп башлыйм. Ризыклар синең кәефеңне дә, теләп пешерүеңне дә сизә. Бөтен ризыкны яратып пешерәм. Теләр-теләмәс башланган эш, яратып башкармаган шөгыль беркайчан уң булмый. Сыйфатлы продукция дә кирәк. Онның да сыйфатлысын, майның да әйбәтен аласың. Әлбәттә инде, кулдан да килә. Син биргән рецепт белән башка кешенең башкача чыгарга мөмкин. Берәр серен әйтми калдырасың, диючеләр дә бар. Беркайчан рецептны бозып бирмим. Кул китә диюләргә ышансам да, дус-танышларымның да сыйлануын телим, – диде ул.
Оста кулга эш җитми ул. Буш вакытларында сәйләннәр белән картиналар да чигә. Өйнең диварларын да үзенең иҗат җимешләре белән бизәгән. Чәчәкләр үстерергә ярата. Бакчасы тулы чәчкә-гөл. Капка төбеннән үк пөхтәләп утыртылган яшелчәләр каршы ала. Инде көзге эшләрнең дә азагы якынлашып килә. Яшелчәләрне җыеп алу белән җирләрен дә казып куйганнар. Киләсе ел уңышы өчен урыннар әзер.
Энҗе җыр-моңга да гашыйк. Тормыш иптәшен дә үзенә тиңне сайлаган. Гармунчы дигән даны таралган Марсель белән алар матур, парлы гомер итәләр.
– Кечкенә чагымда гармунда уйнарга өйрәнәсем килә иде. Әтием гармун да алып бирде. “Көй ник чыкмый, кешеләре кая?” – дип ул гармунны сүтеп атканны хәзер кызык итеп сөйлиләр. Гармунчы була алмадым. Ләкин гармунчы егеткә гашыйк булып, бүген җыр-моңнар белән яшибез. Дуслар, туганнар килгәндә, күңел тулганда, кичләрен җырлашып утырырга яратабыз. Әтием дә бик матур җырлый иде. Әлеге сәләтем дә әтиемнән, – ди Энҗе.
Камаловлар өеннән кеше өзелми. Ике якны тигез күреп, дус-туганны хөрмәт итеп, тәмле ризыклар белән сыйлап яши алар.


Ләйлә Шиһабиева
Комментарийлар
4
0
Собханаллах.
0
0
9
1
А где рецепты ждем
0
0
11
0
Берэр ипинен рецептын курербез дигэн идем. Осталар уртаклашмыйлар шул. Кеше анын ипиен урламый бит.
0
0
14
0
Миндэ ипи рецепты коткэн идем
0
0
5
0
Миндэ ре
0
0