Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, Татарстанда 1 – 10 октябрьләрдә Өлкәннәр декадасы уза. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда планлаштырылган колачлы программа белән таныштырылды.
1 октябрьдә Казан пенсионерлары шәһәрнең 5 мунчасыннан бушлай файдалана ала. Болар: 5нче (1Май урамы,5), 10нчы (2нче Көньяк – Көнбатыш урамы,30 һәм Левченко бистәсендәге Ютазы урамы,2), 9нчы (Үзәк – Мариуполь урамы,49), 12нче (Товарищеская урамы,27), 3нче (Зур Красная урамы, 34/16 – хатын-кызлар көне). Ташлама алу өчен пенсия таныклыгын яки Социаль фондтан мөхерле белешмә күрсәтергә кирәк.
1 – 2 октябрьләрдә барлык пенсионерлар Казан зооботаника бакчасына бушлай керергә мөмкин, ә 1 – 10 октябрьләрдә В. Аксенов, К. Васильев, А. Мәҗитов, Б. Урманче музейлары һәм И. Зарипов галерея – студиясе пенсионерлар өчен бушлай.
Декада шигарендә өлкәннәр өчен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының халыкны эш белән тәэмин итү идарәсендә 28 сентябрьдә 10.00 – 12.00 сәгатьләрдә вакансия ярминкәсе оештырыла. Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү идарәсе вакансия ярминкәсен 5 октябрьдә 10.00 – 12.00 сәгатьләрдә үткәрә.
Башкала районнары хакимиятләрендә өлкәннәр өчен “Кайнар элемтә” телефоннары булдырыла. Өлкәннәр социаль мәсьәләләргә кагылышлы һәм Декада чаралары турындагы сорауларын бирә ала.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
8 (843) 223-22-33 (өстәмә 13-81, 13-82)
Вахитов һәм Идел буе районнары
8 9843) 223-21-11 (өстәмә 23-83)
Киров һәм Мәскәү районнары
8 (843) 223-29-99
Совет районы
8 (843) 223-20-00 (өстәмә 41-32)
Табиб – белгечләр йөри алмый торган авыру өлкәннәрнең өйләренә барачак. Районнарның өйләргә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекләре үзләренең карамакларындагы 1266 өлкәннең фатирларын җыештырачак, кышлык яшелчәләр алып кайтып бирәчәк.
ЗАГС идарәсе 20 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр юбилярларны котлый. Быел 21 пар чакырыла.
Халыкара өлкәннәр көненә багышлап “Чулпан”, “Сәйдаш”, “Московский” һәм Ленин исемендәге мәдәният үзәкләрендә тантаналы концертлар куела. Казанның һәр районында өлкәннәр өчен концертлар, тематик очрашулар, фестивальләр, күргәзмәләр, халык ремеселы ярминкәләре оештырыла. Бельярд, шахмат, шашка, йөзү, өстәл теннисы бәйгеләрендә дә катнашырга мөмкин.
3 октябрьдә Үзәк стадионда “Тормыш сөючеләр” (“Жизнелюб”) проектында катнашучылар өчен “Озын гомер уеннары” бәйгесенә старт бирелә. Озын гомерлеләр алдында язучы, драматург Рабит Батулла, менталь арифметика буенча дәресләр авторы Тамара Глазова, “Динамо” физкультура – спорт җәмгыятенең ветераннар советы рәисе Александр Плюшкин, психолог Наталья Шәмингулова да чыгыш ясый.
20 – 22 октябрьләрдә иң актив 100 тормыш сөюче өчен “Восток” лагерында смена оештырыла. “Пионер лагеры” рәвешендә аларга төрле мәдәни – спорт чаралары тәкъдим ителә.
Казанда, 2023 елның 1 гыйнварына тупланган мәгълүматлар буенча, 291 512 пенсионер исәпләнә. Шуларның 71,6 проценты – хатын-кызлар, 28,4 проценты – ир-атлар. Башкаланың 42 814 кешесе 80 яшьлек чикне узды. 55 казанлыга быел 100 һәм аннан күбрәк яшь тула, аларның 51е хатын-кызлар, ә 4се ир-атлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар