Мәктәпнең йөзе — аның укытучылары. Һәр ата-ана баласын беренче сыйныфка биргәндә, иң элек, аларны кабул итәчәк укытучы белән кызыксына, сайлана.
Бу дөрес тә, чөнки баланың белем илендәге беренче адымнарын күзәтүче, киләчәккә дөрес сукмак күрсәтүче — ул беренче укытучы.
16 ел бер мәктәптә: укытучылык — һөнәр түгел, тормыш мәгънәсе
Әлеге язмабыз аша сезне бүген утыз баланы үзенекедәй кабул итеп, мәхәббәтен бертигез өләшергә сәләтле, олы йөрәкле, тырыш һәм тынгысыз педагог белән таныштырасыбыз килә.
Энҗе Таһир кызы Фазлыева өчен Казанның 8нче гимназиясе, 2010 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, педагогика һәм психология институтын уңышлы тәмамлап, дипломлы белгеч буларак урнашкан тәүге һәм әлегәчә хезмәт кенәгәсендә күрсәтелгән бердәнбер эш урыны. Ул анда инде уналты ел башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия орлыклары сала. Энҗе ханым өчен сайлаган һөнәре хезмәт юлы гына түгел, ә тормыш мәгънәсе, яшәү рәвеше.
Уналты ел әз вакыт түгел. Башлангыч сыйныф укытучысы өчен бу инде дүрт чыгарылыш — яңа төрле балалар, яңа бурычлар, эшчәнлектә яңа этап дигән сүз. Чөнки һәр яңа җыелган төркем үзгә. Бишенчегә күчкәннәр белән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балалар арасында нибары дүрт яшь кенә булуга карамастан, аерма җир белән күк арасы.

Укытучыга кабат һәрберсенә йөрәген ачасы, һәркайсының күңеленә юл табасы, белем алырга кызыксыну уятасы. Энҗе ханым өчен һәр укучы — аерым дөнья, һәрберсенең үзенчәлекле таланты бар, үз юлы. Шуңа күрә дә аның сыйныфында балалар үзләрен иркен сизә, сорау бирүдән курыкмый, үз фикерен кыю әйтергә өйрәнә.
— Эшемне һәм балаларны бик яратам. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Моны укучыларым да сизә, әлбәттә, миңа тартылалар һәм яхшы билгеләр алырга, уңышларга ирешү өчен бик тырышалар. Без алар белән, кечкенә булуларына карамастан, җитди олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар яулыйбыз.
Шулай ук, мин үз белемемне, тәҗрибәмне арттыру өчен тырышам — төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашам. Хәзерге заманда бар да тиз үзгәрә, алга бара һәм педагогның, беренче чиратта, бер адымга алда атлавы мөһим. Балаларның белем алуда уңышларга ирешүенең тагын бер бик әһәмиятле асылы — әти-әниләренең укытучы белән бер дулкында булуы, кулга-кул тотынып эшләве, — дип уртаклашты югары квалификацияле педагог.

Энҗе Фазлыева Биектау районы Казаклар авылында туып, урта белем алган һәм яшүсмер чагыннан ук үзенең нинди һөнәри юлдан китәчәген ачык белгән. Бүгенге көндә аның гаиләсе — ире Айдар, унбер яшьлек кызлары Айзилә — тормышта олы терәк. Укытучының көне мәктәптә, төрле иҗтимагый чараларда уза һәм якын кешеләренең ярдәменнән башка барына да өлгерү мөмкин түгел.
Ә Энҗе ханымның мәктәп һәм гаилә тормышы белән бергә, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге дә киң һәм төрле. Ул «Мои первые проекты» УМК буенча төзелгән төбәк проектында катнаша. Бу проект башлангыч мәктәптә укучыларда проект эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Укытучы үз сыйныфында бу программаны гамәлгә ашыруда актив катнашып, балаларга бергә эшләргә, фикер алышырга, нәтиҗә чыгарарга өйрәтә.

Укучылары — олимпиада җиңүчеләре: уңышның нигезендә мәхәббәт һәм системалы хезмәт
Ул, волонтер буларак, МХОда катнашучыларга, «Кеше приюты», «Кот и пес» оешмаларының хәйрия акцияләрендә актив катнаша; сайлау участогында секретарь, Татарстан Республикасы мәгърифәтче остазларның Бөтенроссия берләшмәсе (ВСНП) әгъзасы булып тора. Казан шәһәре Совет районы мәктәпләренең 4нче сыйныф укучыларын ВПРга әзерләү буенча муниципаль консалтинг үзәге җитәкчесе, республикабыз мәгариф оешмаларында ВПР (Всероссийская проверочная работа) нәтиҗәләре буенча системлы-аналитик материаллар эшләп чыгару буенча эксперт та әле ул.
«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе — 2026» республика конкурсы призеры Энҗе Фазлыеваның Казан шәһәре Мәгариф идарәсе Мактау грамотасына лаек булуы — аның хезмәтенә бирелгән бәя. Ләкин иң зур бүләк — укучыларының казанышлары. Аның сыйныфыннан чыккан балалар олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары булып таныла. Бу — укытучының системалы эш алып баруының, балаларның кызыксынуын арттыруның һәм аларны үз көчләренә ышанырга өйрәтүенең нәтиҗәсе.

«Беренче укытучы – 2026» лауреаты: Энҗе Фазлыеваның хезмәтенә югары бәя
Шуның белән беррәттән, укытучы үзе дә тынмый: төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнаша, үз тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша. Аның чыгышларында гел яңа идеяләр, актуаль методик тәкъдимнәр булмый калмый. Ул мәгарифне үстерүдә үз өлешен кертүне вазифасының аерылгысыз бурычы итеп саный. Укытучылар көне аның өчен тагын бер истәлекле вакыйгага әверелде — язмабыз герое «Беренче укытучы — 2026» конкурсы лауреаты булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Әлеге лаеклы казанышы белән ихлас котлыйбыз!
16 ел стаж — гади сан түгел. Бу — 16 ел хезмәтеңә һәм укучыларга мәхәббәт, сабырлык һәм йөзләрчә баланың беренче мәктәп елларын истә калдырырлык итү өчен тырышу.
Энҗе ханымның изге эше укучыларының гомерлек хөрмәте, рәхмәте булып кайтсын дигән теләктә калабыз һәм тагын да югарырак уңышлар телибез.

Комментарийлар