16+

«Без аларны кашларына карап эзләдек. Әзһәр абыйның кашлары үзенчәлекле бит аның»

Артист кешемени ул? Кеше булмаганга артист бит инде ул.

«Без аларны кашларына карап эзләдек. Әзһәр абыйның кашлары үзенчәлекле бит аның»

Артист кешемени ул? Кеше булмаганга артист бит инде ул.

Танылган театр артисты Әзһәр Шакировка багышланган “Җылак” фильмын күптәннән карыйсы килеп йөри идем. Без җитешкәнче ул республика районнарын, татарлар яшәгән төбәкләрдә күрсәтелеп, кире Казанга әйләнеп кайтты. Озакламый фильм кинопрокатка чыгачак.

Фильмда безгә билгеле булган да, билгеле булмаган детальләр дә ачыла. Без Әзһәр абыйны, аның тормыш юлын да беләбез кебек. Яланаяклы балачак, паспортсыз авылдан чыгып китә алмаулар, авыл баласының белемгә омтылуы, кеше булып калырга тырышуы – шул чор балаларының язмышларына язылган сынау ул. Күпчелек шулай үткән ул юлларны. Мине иң тетрәндергәне – артистның җанын, аның рухи кыйбласын үтәли күрү булды. Ул күңелен ачканда һич кенә дә артистланмый, киресенчә, пәрдә артында ниләр булганын бәйнә-бәйнә күрсәтеп сөйли. Артистның сәхнә артында калган күңел халәте нинди ул? Әзһәр абый милли хисләр белән яна торган кешеләрнең берсе булуын яхшы беләбез. Аның борчылулары да таныш безгә. Уйлы күңелнең сызыла-сызыла баруын күреп, йөрәк тә әрнеп куя. Болар – дөнья байлыгы артыннан чапкан буын түгел бит. Аларның фикере дә башка шул.

– Артист өчен уйнарга яхшырак рольләр булса, аңа шул җиткән. Артистка тамашачыны шаккатырырлык рольләр генә кирәк. Ул шуның хакына җанын да, тормышын да бирергә риза. Артистны кеше дип әйтеп буламы, әлбәттә, юк, шуңа күрә артист бит инде ул! – дип әйтеп куя ул. –Татар артистының ничек итеп уйнаганнарын күргәч, минем дә шулар кебек уйныйсым килә башлады. Хәзер дә уйлап куям, миннән артист чыктымы? Мин үземнең максатларыма ирештемме соң?

Шуңа да ул түгелергә торган күңел чишмәсеннән сулар эчә-эчә безгә үзенең тормышын бәян итә. Үзенең язмышын уйнау аның үзен дә дулкынландыргандыр. Бу гади генә уйнау түгел. Бу – көзге, тормыш көзгесе. Ә көзге артында да күпме серләр кала.

Уйнау дигәннән фильмда Әзһәр абыйның үзен уйнаган геройлар мине сокландырды. Алар шулкадәр артистның язмышын ачтылар. Яңа йөзләр, тормышчан итеп уйнау күңелгә яхшы тәэсир итә. Без бит ике фильмның берсендә кабатланган бер үк йөзләрдән беркадәр арып та киткән идек. Режиссер тарафыннан артистларны таба белүе – ул үзе зур уңыш. Фильмның режиссеры  Алмаз Нургалиев исә чыннан да үзенчәлекләре  геройларны эзләве турында белдерде. Афәрин аңа! Ул аларны “театр сәхнәсе” тирәсеннән эзләп тапса да, Әзһәрнең балачагын, үсмер, җитлеккән чорын уйнаучы артистлар мине ышандыра алдылар.

– Без аларны кашларына карап эзләдек. Әзһәр абыйның кашлары үзенчәлекле бит аның, – диде ул уены-чыны бергә.
Геройлар дигәннән, Әзһәр белән бергә авылдан чыгып киткән Нәҗибәне уйнаучы яшь артистка да безне сокландырды. Без алар белән бергәләп авыл табигатенең рәхәтлегендә коенабыз. Алар өчен беркадәр борчылабыз да. Мең төрле кыенлыкларны кичкән яшьләр зур шәһәргә юл тота. Һәм без шунда герой белән театр училищесына кадәр килеп җиткән Нәҗибәне югалтабыз. Чынлыкта алар бит бергә гомер буе бергә атлап барып, бер татар театры сәхнәсе өчен җаннарын да фида кылырга әзер булган кешеләр булып яши. Ә фильмда исә ул җеп өзелгән. Фикердәшләр булып кала алганнармы ике булачак артист? Әллә юкмы? Фильмны беренче кат караучы, хәтта татар театры тормышы белән таныш булмаганнар өчен фильмдагы бу урыннар күп сораулар калдырды. 
Кинофильмны документаль дип санаргамы, әллә нәфис фильм категориясенә кертергәме?

Шактый катлаулы бу сорау, монда төрле жанрлар да кушылып киткән кебек. Әлеге фильмны татар шәхесләренә багышланган иң тәүге фильмнарның берсен итеп карарга кирәк. Ул яктан да Алмазга әфәрин диясе килә! Ә бит бездә шул театр артистлары арасында да фильм эшләрдәй шәхесләр шактый иде. Күбесе инде, ни кызганыч, китеп бара. Әзһәр абый кебек сызланып, борчылып, килешмичә  яшәүчеләр дә күп иде. Әзһәр абый үзенең уйлары, борчылулары белән ялгыз. Шул ук Нәҗибәнең прототипы булган Нәҗибә апа Ихсанованың язмышы да аерым кино төшерерлек.

Кинофильм барып чыккан-чыкмаган дияргә дә тел әйләнми. Фильмның эчке көче бар, ул сине азаккача тотып тора. Әзһәр абыйның моңлы күңеле тамашачыны битараф калдыра алмый. Фильмның бер тәмен тоеп карарга тагын бер барырга кирәк әле.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading