- Хезмәтегез җиңел түгел – без моны беләбез. Үз чиратыбызда, без җитәкчеләрнең почтага карашын үзгәртергә, аны кадерләп сакларга кирәклеге турында аңлатырга тырышабыз. Бүгенге ирешелгән нәтиҗәләр дә бу бары тик почта вәкилләренең уңышлы эшләү нәтиҗәсе. Почта хезмәткәрләренә караш үзгәрер һәм сез үзегез башкарган иҗтимагый функцияләрегез белән горурлана алырсыз дип ышанабыз», - диде ул.
«Шәһри Казан. Язмыш»ның уңыш сере
«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Радик Сабиров редакциянең быел язылу кампаниясе тактикасын үзгәртүе хакында әйтте.
- Без почтальоннар белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Вакыттан алда барырга кирәк икәнен аңлап, «Шәһри Казан. Язмыш» дигән икенче төрле формат уйлап таптык. Шулай ук, редакция эшчәнлегендә дә үзгәрешләр булды, - дип белдерде баш мөхәррир.
Татарстан подписка буенча лидерлар рәтендә калуын «Россия Почтасы» АҖ филиалы - «Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина да билгеләп узды. Почта һәм редакцияләр белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле оештыру төрле телләрдәге басмаларның тиражларын саклап калырга ярдәм итә, дип белдерде ул. Россия буеннча гомумән алганда, елдан-ел тиражлар кимү 10 процент тирәсе тәшкил итсә, «Татмедиа» басмаларына язылу 6 процентка гына кимеде.
- Икенче яртыеллыкта тиражын бермә-бер арттыра алган «Шәһри Казан. Язмыш» кебек йолдызлар бар. Бу редакциянең үз алымнары булуы, укучылар белән элемтә форматын, материал бирелешен үзгәртүе турында сөйли. Бу газетаның подпискасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. Мондый креатив алымнар ярдәмендә тиражларны саклап кына калырга гына түгел, арттырыга да мөмкин дигән өмет уяна, - диде Светлана Гришина.
«Шәһри Казан» газетасына иң күп халыкны яздырган почтальоннардан уңыш серләре турында да сораштык. Балтач районыңың Карадуган почта бүлекчәсе башлыгы Гүзәлия Лотфуллина сүзләренчә, “Шәһри Казан.Язмыш” газетасы алар җирлегендә яратып языла торган газеталарның берсенә әверелә башлаган. Халык игътибарын яңалыгы белән җәлеп итә, ди. “Почта хезмәтендә 2011 елдан бирле эшлим, үз эшемә яратып барам. Бу өлкәдә шулай гына мөмкин дә. Үз эшенең чын интузиастлары гына бездә. Чөнки сер түгел, почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары бик түбән”, - диде Гүзәлия ханым.
Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы почтальоны Гөлнара Фәтхуллина сүзләренчә, подписка чорында зур тәҗрибәсе булу ярдәм итә. Ул бу өлкәдә инде 30 ел хезмәт куя, авылда яшәүчеләрнең һәркайсы белән җылы элемтәләр булдырган, алар аның сүзенә, киңәшләренә колак салалар. “Шәһри Казан”га халык теләп языла, яратып укыйлар, ди Гөлнара ханым.
Яңа Чишмә районының Шахмай авылында почтальон булган Гөлзидә Шәрипҗанова да уңыш сере авыл халкына якын була белүдә, ди. Бу өлкәдә әле 3 ел гына эшләсә дә, аның сүзе үтемле, теле тәмле. Халык белән дә эшләргә ярата. “Шәһри Казан” газетасы турында сөйләп, киңәшләр биреп, үз җирлегендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган ул.
Бәйрәм булгач, җыр-биюсез һич булмый, билгеле. Бәйрәм рухын татар эстрадасының танылган артисты, ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова, татар эстрадасының популяр, талантлы, якты йолдызы Сөмбел Билалова, татар эстрадасының популяр артистлары, гаҗәеп гаилә дуэты Алсу һәм Азат Фазлыевлар тудырды.
Бүгенге бәйрәмнең иганәчеләре: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, композитор, шагыйрь, “Ильфа” җәмгыяте җитәкчесе, Россиянең татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов. Теләче районының Алан авылы егете, сугым цехы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов. Кукмара районы Олыяз авылында колбаса ясау цехы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Рамил Мәрдәнов, Саба районы егете, шәхси эшмәкәр Рөстәм Ибраһимов. Иганәчеләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Гүзәл Насыйбуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар