– Бүгенге яшьләрнең карашы, шөкер, үзгә – армиягә бару яклы! Үзем гомерем буе табиб булып эшләдем, шуңа да гел күзәтәм, сүзем төшкәндә яшьләр белән дә сөйләшәм: киләчәген МВД системасы, юриспруденция белән бәйләргә уйлаучылар хезмәт итәбез диләр. Карьера ягыннан үсүне күз тотканда да хәрби хезмәткә бармыйча ярамый. Билгеле бер очракта гына альтернатива эзләргә кирәк. Һәр ата-ана үз баласын белә, әгәр дә ул бик йомшак, кыерсытуларны күтәрә алмый икән, якын-тирәдә генә хезмәт итүен кайгыртырга кирәк дип уйлыйм. Хезмәт итү вакытын бер елга калдырдылар үзе, ә менә тәртип сала алмадылар, анысы хак. Мин туып-үскән авылга да яңа гына бер егетне алып кайтып җирләделәр. Хезмәт итеп бетерергә 110 көн вакыты калган. Сугыш җире дә түгел, Хабаровск ягында иде, каравылда булган. Кайткан да мылтыгына башын салган – маңгаенда бер тишек, ә гәүдәсе бик ябык, диделәр. Тынычлыкны яратучы йомшак холыклы, акыллы егет иде ул. Менә бит ничек тә була әле. Ә шук егетләргә, мәрхүм әтием әйтмешли, “Лаеш шулпасы” эчеп кайтудан зыян булмас. Армия – батырлык мәктәбе булган очракта гына билгеле. Мәгәр илне дә сакларга кирәк.
Гөлнара Кәримуллина, Балык Бистәсе, Юлсубино авылы:
– Мин үзем кыз бала үстерүче ана. Дөрес аңлагыз, бер генә ана да бу заманда тыныч күңел белән баласын хәрби хезмәткә чыгарып җибәрә алмас. Әгәр мин ир бала үстерсәм дә, өемне сатып булса да, аны хәрби хезмәттән алып калырга тырышыр идем.
Раилә Валиуллина, Биектау, Зур Битаман авылы:
– Ике улым бар, берсе дә хезмәт итмәде. Олы улым Марат полициядә эшләгәндә: “Башкалар кебек хезмәт итмәдем, ләкин мин дә барып кайтырга тиеш”, – дип Чечняда сугыш башлангач, шунда чыгып китте. И, ул чакта ут йотулар... Элек без үзебез армиядә булмаган егетләргә борылып та карамый идек. Хезмәт иткән егетләр дәрәҗәлерәк иде. Бүген генә карашлар үзгәрде. Әмма илне ир-егетләр сакламаса хатын-кыз күтәрелсенмени соң яуга? Егетләрнең Ватан алдындагы бурычлары бар икән, үтәсеннәр.
Комментарийлар