16+

"Бөке"ле беренче уку көне: "Бүген мәктәпкә барудан мәгънә юк"

Бүген - яңа уку елының беренче көне. Ашыгып-кабаланып җыенмас өчен иртәрәк торып балаларны уяттым. Соңга калырга ярамый. Укытучылары да 7:30дан да калмаска кушты. Әле ярый мәктәбебез күршедә генә, юлга биш минутлап вакыт китә.

"Бөке"ле беренче уку көне: "Бүген мәктәпкә барудан мәгънә юк"

Бүген - яңа уку елының беренче көне. Ашыгып-кабаланып җыенмас өчен иртәрәк торып балаларны уяттым. Соңга калырга ярамый. Укытучылары да 7:30дан да калмаска кушты. Әле ярый мәктәбебез күршедә генә, юлга биш минутлап вакыт китә.

Мәктәп ишегалды гөрли, балаларны китерүче машиналар да шактый.

Безнең мәктәп Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан. Сыйныфта укучы балалар Казанның төрле почмакларында яши. Салмачы бистәсендә яшәүчеләр дә бар. Үзебез дә шунда йорта салып ятабыз. Берзаман бер баланың әнисеннән смс килеп төште: “Улым быел үтә дә җаваплы. “Соңга кала күрмик”, - дип мине сәгать 6да ук уятты. Инде сәгать 7:30, ә без әле бистәнең уртасына гына җиттек, "бөке"дә утырабыз. Монда күченсәгез, иртүк чыгып китәргә кирәк булачак. Әзер бул”.

-    8дә башланасы дәрескә соңга калмас өчен ничәдә өйдән чыгарга кирәк соң?

-    6:30да...

Менә шуңа күрә балалар анда күченергә ашкынып тормый да инде. “Безгә монда да рәхәт”, - диләр...

Күп тә үтмәде, тагын яза: “Бөке"дә утырып машина кызды. Кире борылырга туры килде. Бүген мәктәпкә барып торудан мәгънә юк, автобуска утырсак та, өченче дәрескә генә барып җитәчәкбез”.

- Бала борчылдымы?

- Бик борчылды. Бигрәк тә тарих дәресенә бары алмаганы өчен күңеле төште. (Ә без быел бишенче сыйныфта, тарих дәресе беренче тапкыр керә). Ярар инде, нишлисең. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне шул рәвешле ниндидер начар әйбердән саклаган...

Хәерлегә булсын, дидем мин дә. Мәктәптән ерак яшәүнең менә шул ягы да бар шул. Укырга барырга ашкынып торган баланың "бөке" аркасында дәрескә эләгә алмавы минем дә кәефне кырды. Әле бу беренче генә көн. Казан урамнары бүгеннән үк машиналар белән шыплап тулды, җәмәгать транспортында да укучылар, студентлар күп. Барчасына да исән-имин укырга язсын! Хәерле сәгатьтә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading