16+

Бәхетебезгә, запас ашлык бар

Быелгы җәй авыл хезмәтчәннәрен сынап да карый инде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтмешли, һәр көнне ул нинди дә булса сюрприз әзерли.

Бәхетебезгә, запас ашлык бар

Быелгы җәй авыл хезмәтчәннәрен сынап да карый инде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтмешли, һәр көнне ул нинди дә булса сюрприз әзерли.

– Яз иртә килде, чәчү эшен ике атнага иртәрәк башладык. Аннары салкыннар булды. Тагын кабатланды ул салкыннар. 50 мең гектар мәйданда кукуруз, рапс, шикәр чөгендерен кабат чәчәргә туры килде. Корылык аркасында бөртеклеләрнең уңышы азая. Районнардан алынган мәгълүматлар буенча, 3,7-3,8 миллион тонна ашлык җыеп алырга исәп тотабыз. Узган елдан калган 1 миллион тонна да бар әле. Чагыштыру өчен: алдагы елларда ул 200-250 мең тонна була иде. Запаста 1 миллион тонна булу, бәлки, бәхетебезгәдер, – дип билгеләп үтте ул матбугат очрашуында. 

Марат җәббаров хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертергә планлаштырыла. Июнь аенда республикада нибары 15 миллиметр яңгыр яуган, норма буенча ул 60 милиметр булырга тиеш. 

Республикада яңгырлар бөтенләй диярлек яумаган районнар да бар. Ютазы, Азнакай һәм Баулыда хәл аеруча катлаулы. Шуның белән терлек азыгы әзерләүдә дә проблемалар юк түгел.  

– Кайбер хуҗалыклар күрше төбәкләр белән килешәләр. Үз техникалары ярдәмендә сенажны аларның территорияләрендә дә салалар. Кышкы чорда, кирәк булганда, аны алып кайтырга туры киләчәк. Уңайсызлыклар бар, әлбәттә, чөнки бу өстәмә чыгымнар да. Ничек булса да, терлек азыгы әзерләнә. Коры еллар булды, тәҗрибәбез дә бар, – диде министр.

Былтыр бөртеклеләрнең уңышы күп булгач, ашлык бәяләре дә түбән булды. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, алар әле дә бик арзан. Өченче класслы бодайның килограммы 11-12 сум тора, арыш – 10 сумнан түбәнрәк. Көньяк төбәкләрдә ашлыкка бәяләр арта башлаган анысы. Якын арада бездә дә күтәрелер, дип өметләнә министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading