Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе башланып китте. Татарстан Республикасынан җырчылар, ансамбльләр кунакларга күтәренке кәеф, дәртле җырлар бүләк итте. Катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы Павел Паутов сәламләде.
– Ике ел элек Бөтенроссия авыл Сабантуен Әстерханда үткәрү турында килешкән идек. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Әстерхан өлкәсе өчен Сабантуй – ул барлык милләтләрне берләштерүче бәйрәм, – диде Павел Паутов.
Татар милләтен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән әстерханлылар бүләкләнде. Васил Шәйхразыевның күркәм гадәте барлыкка килде. Ул мөмкинлек чыкканда татарларны рәхәтләнеп җырлата. Әстерханда да татарлар "Күбәләк"не көйләделәр. Шәп булды.
Сабантуйның Иске Канга авыл җирлегеннән башлануы очраклы түгел. 4 авылны берләштергән үзәктә 11 меңгә якын кеше яши. Аларның 5 меңнән артыгы татар. Иске Канга - Әстерхан өлкәсендә иң зур авыл җирлеге. Бирегә татарлар 1782 елда Казан губернасыннан күченеп килгән.
– Бу Сабантуйны бик зарыгып көттек. Соңгы елларда бәйрәмнәр бик актив оештырыла башлады. Әмма безнең авылда Сабантуй 2011 елдан бирле узмады. Җәмәлегә яки башка күрше-тирә авылларга бәйрәм итәргә бардык. Балалар гореф-гадәтләрне күрә, җырларны ишетә ала, – Иске Канга авыл җирлеге башлыгы Рамил Каһарманов.
Әстерхан – күпмилләтле өлкә. Халыклардан солянка ясарлык. Хәтта авыллары да Солянка дип атала. Анда да күпчелек татарлар яши икән.
– Авылда Сабантуй күптән узганы юк. Корбан бәйрәм һәм Рамазан гаетен генә зурлап үткәрәбез. Авылда зур мәчетебез бар. Шөкер, халык мәчеткә йөри. Мин соңгы тапкыр Казанда 30 ел элек булдым, барып күрәсем килә, – дип, Әклимә Ильясова хыяллары белән уртаклашты .
Сабантуй җирендә һәр җирле халык кунакларны милли ризыклары белән сыйлады. Һәр милләтнең мәдәнияте белән махсус корылган чатырларда танышып булды.
Әстерхан өлкәсендә татарлардан кала, руслар, казахлар, калмыклар, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Волжское авылында исә, казахлар төпләнгән.
– Элек-электән бу авылда калмыклар яшәгән. Хәзер күпчелек казахлардан тора. 1980 елларда Волжскоега төрекләр күченеп килә. Безнең арада милләт аеру дигән гадәт юк. Барыбыз бер гаилә. Нинди генә бәйрәм булса да, казахлар сарык суя. Иттән милли ризыклар пешерә. Элек авыллар бер-берсеннән ерак урнашканнар, шуңа күрә Сабантуйда туганнары, якыннары белән күрншкәннәр, –ди Сериккали Ермекбаев.
Әстерхан халкы Сабантуйга бик шат. Халык мондый зур милли бәйрәмгә сусаган икән. Дәвамлы гына булсын...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар