16+

"Бу чыгышлар — сезнең йөзегез, мөгаллимнәр!"

Юлга чыктык әле без. Без дигәнем - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира ханым Шәрифуллина һәм мин.

"Бу чыгышлар — сезнең йөзегез, мөгаллимнәр!"

Юлга чыктык әле без. Без дигәнем - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира ханым Шәрифуллина һәм мин.

Алексеевск районы үзәгендә Г.С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәпкә әдәби кунакханәгә кайтуыбыз. Төбәктә әдәби очрашулар традициягә керде инде. Районның әдәбият-сәнгатькә ихлас мөгаллимнәре соңгы вакытта Йолдыз Шәрәпова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Фирүзә Җамалетдинова кебек олпат язучыларыбызның иҗатлары белән танышып, үзләре белән очрашып, күңел түрләрендә йөрткән сорауларына җавап алды. Укучылар өчен бигрәк тә истәлекле каләм ияләре  белән очрашу. Дәреслектән сурәтен карап, шигырен ятлау гына түгел бит бу сиңа.

Мин үзем дә хәтерлим әле мәктәбебезгә язучылар килгәнен. Яннарына барырга кыенсындым-кыенсынуын. Аның каравы, шуннан соң  газета-журналларга хатларны яудырып кына тордым. Басылмаса да үпкә юк – нинди матур рәсемле зур конверт белән хатлар килә иде... Әле дә кадерләп саклыйм хәер-фатихалы ул хатларны...

Менә без мәктәп китапханәсендә. Кичә Эльмира ханым шигыреннән алынып, «Без – Тукайлы халык» дип, исемләнгән.  Китапларыннан күргәзмә әзерләп куелган. Шушы мәктәпнең  татар телен өйрәтүче мөгалимәсе, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза ханым Кутуева шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырганнан соң сүзне балалар алды. Алар шигырьләрне сәнгатьле итеп, образга кереп башкарды. «Бу чыгышлар — сезнең йөзегез, мөгаллимнәр; ә сез — мәктәбегезнең көзгесе, балалар! Рәхмәт сезгә, сезне туган телле итеп үстергән әти-әниләрегезгә рәхмәт һәм укытучыларыгызга!», - диде шагыйрә, алар чыгышына сокланып.  

Шагыйрә үзенә аталган балачагы, иҗаты, тормыш фәлсәфәсе, дөньяга карашы кебек сорауларга шигъри телдә җавап бирде. Алай гынамы – ул аларны яттан укыды. Матур гына башланып киткән гаилә тормышындагы сынаулар, ире, язучы Фаил Шәфигуллинның көтелмәгән үлеме, 35 яшендә ике бала белән тол калып, тормыш арбасын ялгыз тарту... “Фаилнең гомере 43 яшендә фаҗигале төстә өзелде. Киләсе елга аның үлеменә кырык ел була”, - диде. Фаҗигале язмыш корбаны булган иренең архивын барлап, китапларын чыгаруга бар көчен куеп яшәгән Эльмира ханым  иренең  аның вафатыннан соң чыгарган “Тальян гармун» китабын бүләк китапханәгә бүләк   итеп калдырды.

Туган телгә карата борчылу яңгыраган сорауга: «Үзебездән тора, шушы балалар күңеленә салынган орлыклардан тора», - диде, үзе дә мөгаллимә булган шагыйрә. Эльмира ханымның кызлары күптән инде үзләре әни. Раушания, әнә, башкалабызда Каюм Насыйри исемендәге музей директоры, филология фәннәре кандидаты. Кече кызы  — Резидә укытучы, балалар күңеленә мәгърифәт нуры иңдерүче. Дүрт оныгы бар.  Алар барысы да әбиләренең дә, бабаларының да шигырьләрен белә.

Кичә Эльмира ханым күңеленә дә хуш килде. Ул үзен мөкиббән китеп тыңлаган мөгаллимнәр, әдәбият-сәнгать сөючеләр белән бер дулкында иде. Роза ханым Кутуеваның хезмәтенә олы бәя биреп: «Мондый мөгаллимнәре булган мәктәп, мәктәп кенә түгел, район да бәхетле», - диде. 

Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Булат Мөбарәкшин Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әдәби очрашуларның әһәмиятле булуын искәртте.

Без кайтырга чыкканда, көн төшлектән авышкан иде инде. Чулман елгасы аша салынган күпердән мәһабәт елгага сокланып үткәндә туган якларга кайтып килүче кыйгачлап тезелгән кыр казлары каңгылдавы ишетелде. Әйтерсең лә, алар да бар җиһанга шигырь яңгыраталар. 

Надия Шәйхетдинова. 
Казан – Алексеевск. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading