“Казанда 15-20 мең йорт хайваны исәпләнә”
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хуҗасыз этләргә бәйле проблемаларны чишәр өчен башта берничә таләп булдырылырга тиеш, дип саный.
Моның өчен иң элек йорт хайваннарын теркәүне кертү сорала. Бу таләп әлегә без субъектта каралмаган. Әмма Россиянең төбәкләрендә андый практика кулланыла икән. Мисалга, Бурятиядә.
“Без нәрсә белән эшләгәнебезне белергә тиеш. Хәзер безнең нормативлар бар, тик алар каян алынган, билгесез. Түбән Новгородта хайваннар санын исәпкә алу үткәрделәр. Бездә дә эш башланды. Шәһәребездә йортсыз хайваннар күпме икәнен ачыкларга кирәк. Хәзерге вакытта Казандагы өйләрдә 15-20 мең йорт хайваны асрыйлар. Хуҗасызларының да санын тәгаенләргә кирәк”, - дип саный Искәндәр Гыйниятуллин.
Икенче таләп — хуҗалары булган этләрне дә урамда иректә йөртмәү. Чөнки бу шулай ук аларның артуына китерә, ди Искәндәр әфәнде.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, бу темага кагылышлы 1447 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 2020 ел белән чагыштырганда, 42 процентка күбрәк. Эт тешләгәннән соң медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны 6837 булган. 2021 елда 11063 хуҗасыз эт тотылган.
Кайда этләр усалрак?
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика районнарына күзәтү ясады. Иң усал этләр Югары Осланда, Лаешта, Спаста яшиләр булса кирәк. Узган елгы нәтиҗәләрне карасак, Биектауда күрсәткечләр 5,7 тапкырга арткан. Әтнәдә 3,2 тапкыр үсеш күренә, дип саннар белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
“2020, 2021 ел белән чагыштырсак, республиканың 17 районы “кызыл” зонада урнашкан. Югары Ослан, Спас, Лаеш, Алабуга, Кама Тамагы, Тукай, Биек тау, Бөгелмә, Тәтеш, Балык Бистәсе, Баулы, Әгерҗе, Чистай, Яшел Үзән, Актаныш, Питрәч, Арча районнары. Бу эшне федераль закон нигезендә системалаштырылган кайбер районнарның тәҗрибәсен уңай бәяләргә кирәктер. Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Саба, Әтнә, Мамадыш, Менделеевск, Чаллы, Апас, Кукмара, Ютазы, Сарман, Әлки, Мөслим районнары шундыйлардан. Кемдер бу хәлләргә пандемия, дөньядагы вәзгыятьтән чыгып бәя биреп бетермәүчеләр дә бардыр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
2021 елда хуҗасыз этләрне тоту өчен бюджеттан 56,7 млн сум, 2022 елда 69,3 млн сум акча бүленгән.
“Законны камил дип әйтеп булмый. Гуманлылык һәм реаль чынбарлык каршылыкка килеп, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян сала, социаль киеренкелек тудыра”, - ди парламент рәисе. Ул шулай ук гамәлдәге законны камилләштерү максатыннан, тәкъдимнәр әзерләнүен, әмма Дәүләт Думасының ул тәкъдимнәрне кабул итмәвен дә искәртте. Шулай да боз кузгалды дияргә була. Чөнки Дума җитәкчесе Вячеслав Володин йөкләмәсе буенча махсус эшче төркем булдырылган һәм анда Татарстан вәкилләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар