Казанның “Мәрҗани” мәчетендә 2022 елның сентябреннән бирле махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм пункты эшли.
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан, мәчеттә хәрби комиссариат, коммерцияле булмаган автоном оешмалар, гуманитар йөкләрне Россиянең яңа төбәкләренә илтүче эшкуар-волонтерлар катнашында, актив хатын-кызларны һәм әбиләрне котлау мәҗелесе булды.
Гыйбадәтханәдә “Челтәр” акциясе дә гамәлгә ашырыла.
—Бәйләргә һәм тегәргә яратам. Узган ел махсус хәрби операция башлангач, солдатлар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйләргә тотындым. Яшеренү челтәрләренә мохтаҗлык булуы турында ишеткәч, шушы эшкә алындым. Мәрҗани мәчетендә бүлмә бирделәр, көн саен 30га якын мөслимә җыелышып, кышкы һәм җәйге төрләрдәге яшеренү челтәрләре ясыйбыз. Татарстан районнарыннан килеп тә, челтәргә тасма беркетү дәресләре алып китәләр. “Челтәр!”-дип, телефоннан чакыру авазы салуга Казанның бөтен районнары хатын-кызлары, әбиләре Мәрҗани мәчетенә ашыга. Бисмиллаларыбызны әйтеп, мобилизацияләнгән ир-атларның исәнлеге, җиңү өчен эшлибез,-диде акциянең әйдаманы Эльмира Хәниева.
Волонтер Алексей Кочнев та Казанның Ямашев проспектындагы 10нчы йортта яшеренү челтәрләре ясауны оештырган.
—“Татагропромпроект” институты бүлмәдән файдалану мөмкинлеге тудырды. Анда 3 тегү машинасы да куелды. Ата-аналар балаларын да ияртеп килсеннәр, балалар кул эшләренә өйрәнер. Әле госпитальләр өчен таяну таяклары-костельләр дә ясарга җыенабыз, станок кайтарттык инде,-диде ул.
“Патриоты Родины” коммерциячел булмаган автоном оешма директоры Булат Газизов һәм аның урынбасары Рәис Гарипов Донбасска берничә мәртәбә гуманитар йөк илткәннәр инде. Маршрутка туры килгән очракларда алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ата-аналарыннан һәм хатыннарыннан посылкалар да илтеп тапшыралар икән.
“От сердца для Победы” фикердәшләр төркеме иреклеләре Олег Акимов, Айдар Хәйруллин һәм волонтер Сергей Щегловатый шулай ук гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнә.
—“Буривестник” автопредприятиесенә рәхмәт! Алар биргән автотранспортта өч тапкыр йөк илттек, дүртенче рейска әзерләнәбез. Хәрбиләр сораган җиһазларны һәм балалар язган хатларны, ясаган рәсемнәрне алып барабыз,-диде Олег Акимов.
“Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.
—Без-бабайлар, өлкән яшьтәге әбиләр һәм хатын-кызлар мылтык тотып чыгып китә алмыйбыз. Бергәләшеп моннан ярдәм итәбез. Халык капчыклап ярдәм китерә. Бу-халыкның җиңүгә ярдәме, -= диде Мансур хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар