Чит ил экспертлары халыкның активлыгын күреп тәэсирләнгән
Сурия Гарәп Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Махмуд Альхасан сайлауларның Татарстанда югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Сурия Гарәп Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Махмуд Альхасан сайлауларның Татарстанда югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады.
Ул бернинди кагыйдә бозуларның күзәтелмәвен, әлеге мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгага яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте.
“Без бик күп уңай мизгелләрне билгеләдек. Сайлау участокларында бер генә кагыйдә бозу да, тискәре күренешләрне күрмәдек”, - диде Махмуд Альхасан. Чит ил эксперты республика халкының тавыш бирү процессында катнашырга теләге зур булуын һәм бу күренеш көчле тәэсир калдыруы турында сөйләде.
Бавариядән Россиягә (шул исәптән Татарстанга) беренче тапкыр килгән белгеч Кристиан Франк Ульрих Хенкель сайлауларда берникадәр аермалык булуына, аның үзенчәлекләренә игътибар иткән. Германиягә кайткач ул кайбер яңалыкларны үзләрендә тәкъдим итәчәген белдерде. Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) экпертлары тарафыннан Россиядә узучы сайлауларга бойкот белдерелүне халыкара белгеч дөрес гамәл дип санамый.
Чөнки килешүләр аша гына ике ил арасында мөнәсәбәтләрне яхшырта алабыз, диде Бавария депутаты һәм санкцияләргә каршы булуын да атап узды. “Ике ил арасында уртаклыклар күп һәм минем монда булуым мөнәсәбәтләрне ныгытуга нинди дә булса өлеш кертер дип өметләнәм”, - диде Германия сәясәтчесе.
Фото: http://saby-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар