Танылган җырчы Чулпан Йосыпова язылучыларының сорауларына җавап биргән.
- Ирегез белән кая таныштыгыз? Сез бик матур пар!
- Иҗатташ дустым белән кунакка килгәннәр иде. Шуннан соң аерылган юк, Аллага шөкер!
- Яшь аермагыз күпме?
- Яшь аермабыз 16 ел.
- Беренче улыгыз белән ирегезнең мөнәсәбәтләре ничек?
- Аллага шөкер, беренче көннән үк бик яхшы!
- Йөкле вакытта ничә кг арттыгыз?
- Минем + 27 кг иде. Үз авырлыгыма кайтыр өчен тагын 12 кг “атарга” кирәк.
P.S. Җырчының улы туганга әле 1 ай да юк, әмма ул инде иҗатка кайтырга планлаштыра. “Бераз рәтләнеп кенә бетим”, ди Чулпан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар