“Казан” бию ансамбле 25 еллык юбилее уңаеннан “Голливуд” дип исемләнгән шоу-мюзикл әзерли. Аның премьерасы 1-2 март көннәрендә Г.Камал театрында узачак.
Мюзиклның кечкенә генә бер өлешен журналистларга да күрү насыйп булды. Аны “Чулпан” мәдәният үзәгендә тәкъдим иттеләр. Программада Американың музыка һәм бию мәдәнияте гәүдәләндерелә. Мюзиклда танылган Чарли Чаплин, кабатланмас Мерлин Монро һәм Элвис Пресли образларын күреп булачак. Биюдән тыш, оештыручылар матур җырлар да вәгъдә итә. Казан шәһәр филармониясе артистлары чит телләрдә җырлар башкарачак. Дөрес, кемнең нинди телдә нинди җыр башкаруы журналистлар өчен дә сер булып калды.
“Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сүзләренчә, мондый зур шоуларны әзерләү өчен бер яки ике ел вакыт таләп ителә. “Һәр хәрәкәтне уйлап башкару мөһим. Без сәхнәдә яшибез. Ә “Голливуд” идеясе коллективым тәкъдиме белән барлыкка килде. Нәкъ менә шундый кыю тәҗрибәгә алынырга булдык. Аны әзерләү эшләре пандемия вакытында башланды. Репертуарыбызда 4 ел яңа программа булмады. “Голливуд” - көтеп алынган проект, шуңа да 1-2 март көннәренә билетлар бөтенләй калмаган, сатылып беткән”, - ди Чулпан Закирова. Аның каравы “Чулпан” мәдәният үзәгендә булачак шоуга әлегә билетлар бар.
"Казан" бию ансамбленә 1996 елда нигез салынган. Хәзерге вакытта коллективта 60 балет һәм 18 оркестр артисты эшли. Аларның күбесе ансамбльгә балачагында килгән. Шушы дәвердә ансамбль 4 меңнән артык концерт куйган. Биючеләрнең барлык костюмнары күптән түгел төзекләндерелгән "Чулпан" мәдәният үзәгендә саклана. "Бер костюмның бәясе якынча 50-70 мең сум тора. Аларның һәркайсы - эксклюзив модель. Тукымаларны җентекләп сайлыйбыз", - ди Чулпан Закирова.
Аның сүзләренчә, хәрби темага куелган биюләрдә кылычлар кулланыла. Шул кылычлар аркасында биючеләр еш кына зыян да күрә икән. "Кемнең бармагы, кемнең кашы киселә. "Ашыгыч" ярдәм чакыртырга туры килә. Бер көндә 4-5 тапкыр "ашыгыч" ярдәм чакырткан чаклар да бар. Биючеләрне хастаханәгә алып китеп, яраланган урыннарын тегеп кайтаралар. Шуңа күрә биюнең һәр адымы ныклап өйрәнелә", - диде Чулпан.
Комментарийлар