16+

Чык миңа кияүгә

Төнлә белән куркып уянып киттем.

Чык миңа кияүгә

Төнлә белән куркып уянып киттем.

Сәгать 12ләр  булгандыр. Бер яшь егет кычкыра. "Выходи за меня замуж". 18 катлы йортта яшәүчеләр бөтенесе тәрәзәгә баккан, шул җүнсезне сүгәләр. Вәт сиңа мә, тәкъдим ясауның үзенчәлекле ысулын тапкан бу. «Чык миңа кияүгә!» дигән сүзләрне бу егет сөйгәненә меңләгән бөтен йорт каршында кычкыра.

Эт итеп сүктеләр үзен күршеләр, әмма теге егет озак торды. Кызы гына күренмәде. Ахыр чиктә асфальтка "Выходи за меня замуж" дип язып калдырган. Кемгә адресланганы гына билгесез. Әллә миңа инде. Эх яшь чагым булса, уйламас та идем. Романтика бит. 

Розалия. Чаллы.
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading