- Азнакайда бәйрәм оештыру - күптәнге уй-ниятем иде. Аллага шөкер, тормышка ашачак. Мин коллегаларымның бәйрәмнәрендә чыгыш ясаган булсам, хәзер алар миңа килә. Берсүзсез ризалаштылар, мин моңа шат.
Тәүдә бәйрәм Чатыр тауда узарга тиеш иде, әмма анда концерт оештыру өчен уңайлылыклар булмау сәбәпле "Юбилейный" мәйданына күчердек.
Тамашачы машина белән килергә уйласа да, анда парковка өчен урын бар.
Бәйрәмнең күркәм өлеше - авиашоу булачак. Миңа калса, концерт өлешенә караганда, күктә очкычлар "биюе" тамашачының хәтерендә мәңгегә калачак.
Һәр чараны оештыру зур көч таләп итә. Июль буе оештыру мәшәкатьләре белән шөгыльләндем. Әле аны бит үзең генә аткарып чыгарлык түгел, якташларның, дусларның да ярдәме кирәк. Мин аларга бик рәхмәтле. Минем тәкъдимне үзләре күтәреп алды.
Миләүшәмә дә рәхмәт, ул да минем теләкне хуплады һәм оештыру эшненең күп өлешен үз өстенә алды.
Комментарийлар