16+

"Әдәби көрәш"тә кемнәр көч сынаша?

Әдәби Сабан туе быел кабат туган як, татар теле һәм әдәбияты сөючеләрен җыячак. Бәйрәм Апас районының Сабан туе мәйданында узачак, оештыручылар Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән меңнән артык кунак көтә. 

"Әдәби көрәш"тә кемнәр көч сынаша?

Әдәби Сабан туе быел кабат туган як, татар теле һәм әдәбияты сөючеләрен җыячак. Бәйрәм Апас районының Сабан туе мәйданында узачак, оештыручылар Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән меңнән артык кунак көтә. 

Марафон җыентыгы чыгарырга телиләр

Әдәби Сабан туй – «Татнетны үстерү фонды» тарафыннан агымдагы елда үткәрелгән #әдәбимарафон, #авылымгүзәллеге онлайн проектларының финалистларын җыю, бүләкләү тантанасы һәм киң милли бәйрәм форматында узачак.  

Алда атап узган ике проект елдан-ел киңәя – катнашучылар саны да, географиясе дә арта, ди оештыручылар. Нәтиҗәләр буенча, иң актив катнашкан районнар арасында – Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Теләче, Әлмәт, Арча һәм Балык Бистәсе.

– Соңгы марафон катнашучылары аеруча көчле булды, профессионал язучылардан бер дә ким түгелләр. “#әдәбимарафон” классик язучыларыбызны искә төшерергә, бүгенге авторларның иҗатын популярлаштырырга ярдәм итсә, “#авылымгүзәллеге” проекты татар авылларына игътибарны арттырды. Әйтик, катнашучылар 7 көн дәвамында үз ягының тарихын да, шәхесләрен дә, йолаларын да барлый, Интернет киңлекләренә язып, башкаларга да аны таныта. Алга таба катнашучыларыбызның язмаларын җыеп, китап чыгарырга да уйлыйбыз, – дип сөйләде «Татнетны үстерү фонды» башкарма директоры Раил Гатауллин.

Марафонда күбрәк китапханәчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Араларында яшьләр дә аз түгел. Марафончының урта яше – 42, дип исәпләп чыгарган фонд вәкилләре. 

Әдәби Сабан туенда нәрсә көтә?

Әйткәнебезчә, әдәби милли бәйрәм 11 август Апас җирлегендә узачак. Ул сәгать 11дә сөлге (бирнә) җыюдан башланып, бүләкләү тантанасы, милли уеннар, җирле үзешчәннәр һәм популяр артистлар концерты белән дәвам итәчәк. 

Шулай ук, оештыру комитеты “Әдәби көрәш”тә дә катнашырга чакыра. Көрәш дигәч, күз алдына традицион бил-бау алышу киләдер. Тик монда катнашучылар нәфис сүз осталыгында көрәшәчәк. 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән олыраклар үз иҗатын яисә яратып укый торган шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле укырга тиеш була. Аларны республиканың мәртәбәле язучылары бәялиячәк. 

Сабан туй кунакларын тематик фотозоналар, сәүдә урыны, язучылар белән автограф-сессия һәм Апас туган якны өйрәнү музеена экскурсия көтә. Төгәл программа белән «Татнетны үстерү фонды»ның рәсми сайтында танышып була. 

Казаннан Апаска барырга теләүчеләр өчен Камал театрыннан трансфер оештырылачак. Автобуста урын алу өчен оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading