16+

Диктант өчен “2”ле куючы юк: Казанда "Җиңү диктанты" узды

Икенче Бөтендөнья сугышы халыкка кайгы, хәсрәт һәм ачы югалтулар алып килде. 3 сентябрь - Японияне җиңү һәм иң канкойгыч сугышның тәмамлану көне. Россиянең барлык өлкәләрендә "Җиңү Диктанты" акциясе старт алды. Быел ул дүртенче тапкыр уза. Акцияне “Бердәм Россия” партиясе оештыра.

Диктант Бердәм Дәүләт имтиханы форматына якын булган 25 сораудан тора. Аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланды. Диктантны онлайн яки ачык мәйданчыкларда үтеп булды.

“Җиңү диктанты” беренче тапкыр 2019 елда оештырылды. Акция җиңүчеләре Мәскәүдә уза торган Җиңү парадында катнашты һәм югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алды. 
– Татарстанда 167 ачык һәм 15 хәрби частьтә ябык мәйданчыклар ясалды. Кызганычка каршы, яшьләр Бөек Ватан сугышы турында аз беләләр һәм бу аларның гаебе түгел. 1990 елларда язылган китапларда шактый хаталар табылды. Бүген ул дәреслекләр гамәлдән чыкты. Диктантта хәрби башлыклар, бәрелешләр турында сораулар бар. Аның өчен "2"ле куючы булмаса да, күңелдә дулкынлану хисе кабына. Биремнәр җиңел түгел, аларны хатасыз башкару өчен тарихны тирәнтен белергә кирәк. Әмма хата ясау куркыныч түгел, иң мөһиме – үзебезнең белемнәрне тикшерү, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Акциядә  катнашкан һәр кешегә таныклык тапшырылды. “Җиңү диктанты”ның  нәтиҗәләре  октябрьдә ясалачак.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading