Диспансеризация ракны гына түгел, башка авыруларны даачыкларга ярдәм итә. Әйтик, һәр 13 нче кешегә йөрәк-кан тамырлары авырулары яный. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый. Һәр унынчы кешедә артык гәүдә авырлыгы күзәтелә. Җиде меңгә якын кешегә беренче тапкыр “симерү” диагнозы куелган. Аларның яртысы диярлек 39 дан 60 яшькәчә кешеләр. Диспансеризацияне үтә алмаучыларның күбесе эштән китеп булмаудан зарлана икән. Быелдан исә җитәкчеләр хезмәткәрләренә диспансеризация узу өчен мөмкинлекләр тудырырга, бер көн бүлеп бирергә тиеш булачагы әйтелде.
Диспансеризациянең мөһимлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеште.
– Кисәтү эшләре алып барылмаса, кешеләрне дәвалау ун тапкырга кыйммәткәрәк төшәчәк, дәваларга инде соң булмаса... Диспансеризация буенча системалы эш булдыруны сорыйм, – диде Президент. “Дөрес туклану, тиешле мохит булмаса, медицина гына коткармый билгеле. Сәламәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү турында күбрәк сөйләргә кирәк, аеруча яшь буынга. Бу өлкәдә “Татмедиа” агентлыгы ярдәм итәр дип уйлыйм”,– дип тә өстәде.
Президент сүзе
Адел Вафин быелга зур бурычлар куйды, чыгышы шактый җитди булса да, Президент фикеренчә, тәнкыйть азрак яңгырады. Рөстәм Миңнеханов үзенең демографик торыш белән канәгать булмавын белдерде. "Демографик хәл позитив, ләкин туучылар саны буенча без һаман бер урында таптанабыз. Халыкның табигый үсеше үлүчеләр саны аз булу хисабына гына яхшы булып тоела. Уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җитү - әйбәт күрсәткеч. Бу беренчел звеноның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.
Демография мәсьәләсе федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә дә күтәрелә. Без дә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышабыз, авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга өстәмә чаралар күрәбез, – диде Президент. Былтыр башланган сырхауханәләрне модернизацияләү программасын ул быел төгәлләргә йөкләмә бирде. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрына “Халык контроле” аша килгән шикаятьләрне җентекләп тикшерергә кушты.
– «Корпоратив университет» проектын, белгечләрнең квалификациясен күтәрү, тәҗрибә уртаклашыр өчен чит илләргә баруны хуплыйбыз, шулай да бу өлкәдә тиешенчә эшләнеп бетми. “Халык контроле” аша 889 шикаять кабул ителгән. Бу былтыргы белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Хастаханәдә пациент белән табиб арасындагы мөгалләмәгә игътибарны арттырырга кирәк. Теләсә кайсы кеше дә авырганда нечкә күңеллегә әйләнә, аның хәле еш кына табибларның ягымлы карашына, аны ничек кабул итүләренә бәйле. Авыру сезгә хакимият структурасына караган кебек карый. Медицина хезмәтеннән риза булмаса, пациент табибларга карата гына түгел, дәүләткә канәгатьсезлек белдерә. Модернизация, мәгълүматлаштыру, башка өлкәдә дә эш шактый башкарыла, ләкин моның белән генә чикләнергә кирәкми. Кимчелекләрне яшермәгез. Пациент медицина ярдәменнән канәгать калсын. Барысы да ачык булсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт, әмма сезнең алда әле бик зур бурычлар, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Президент дарулар белән тәэмин ителеш, кадрлар әзерләү мәсьәләсендә дә ныклап эшләргә кушты. Электрон больничныйларга килгәндә, үз фикерен Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллинга да җиткергән булган. “Электрон больничныйлар модага иярү генә түгел. Халык өчен уңайлы да булырга тиеш”, – дип искәртте Президент. Сәламәтлек саклау министры исә Президент куйган бурычларны үтәргә, барлык проблемаларны да кабат карарга вәгъдә итте. “Икътисади хәлнең нинди булуына карамастан, медицина ярдәме дәүләт гарантияләнгән күләмдә күрсәтеләчәк”,– дип белдерде Адел Вафин. Быел медицина өлкәсендә ирләр сәламәтлеген кайгырту елы дип игълан ителде.
Михаил Фролов фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар