Кышка кергәндә егетләрнең көнкүрешләре тагын да кискенләшә. Хәзерге вакытта аларга термобелье, җылы носкилар, күп итеп шәмнәр кирәк. Ул шәмнәр егетләргә ашарга җылытырга да, җылыныр өчен дә бик кирәк. Бу юлы 500 дән артык шәм ясап алып барганнар. Шәм ясау өчен парафин алырга кирәк дип халыкка мөрәҗәгать иткән булганнар. Мәрхәмәтле җаннар тиз арада акча күчергән. 22 меңлек 200 килограмм парафин алганнар. 43 мең сум акчалары маяда калган. Икенче баруларында шул акчага тагын кирәкле әйберләрне алмакчылар. “Халык биргән акчаның исәп-хисабын алып барабыз, кергән һәр тиенне егетләр өчен тотабыз. Юлда кунакханәдә тукталсак, үз акчабызны тотабыз, егетләр өлешенә кермибез”, - диләр.
Тәнзилә белән Гөлфия ханымнар әйтүенчә, егетләр алып килгән бар нәрсәгә дә сөенә. Алар йорт ризыгына, әниләр пешергән ризыкларга сусаган. Ташкичү мәдәният йорты апаларын да үзләренең якын кешеләре кебек көтеп торалар. “Без тормышның ни икәнен кечкенәдән белеп үстек, иркә кочакта яшәгән кызлар түгелбез, - ди алар. – Рәхәт тормышта үсмәгәч, авырлык алдында калган егетләргә бераз булса да ярдәм кулы сузасыбыз килеп бу эшкә алындык. Ничәмә-ничә чакрым юллар узып, алар янына барып, үз кулларыбыз белән авыл кешеләре биреп җибәргән әйберләрне тапшырасыбыз, егетләрне сөендерәсебез килә.
Дөресен әйтергә кирәк, безнең күңелләр үзгәреп кайта. Иң матур, иң тыныч, иң төзек, иң рәхәт җир бездә икән дибез”.
Андагы тормышны күреп кайтканга шулай, ди алар. Белгород өлкәсендәге бөтен тукталышларга качу урыннары эшләнелгән. Сирена яңгырау белән җирле халык тизрәк кереп качу ягын карый. Шебекино халкы белән дә аралашканнар. Сугышка кадәр бик рәхәт яшәгәнбез икән, тыныч тормышның кадерен белмәгәнбез, дигәннәр.
Өч тапкыр Украинага барып, Коръән чыгып кайтырга дип ният әйткән булган алар. Әлеге ике ханымны сугыш уты кайнаган якларга алып барган юлдашлары Илнар Зиннәтуллин, бу юлы тагын үзләре белән бергә баруларын сораган. Сезнең белән куркыныч урыннардан да тынычрак узыла, дигәч кабат юлга кузгалганнар. “Юл буе дога укып йөрибез. Догалы юл юлдашчыларыбызга да җиңеллек китерә”, - ди Гөлфия ханым. Халыкның ниятләп биреп җибәргән әйберләрен егетләрнең кулларына тапшырып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән кайтып җиттек, дип сөенә алар.
Икенче юлы Арча районы егете Илнур Яруллин белән барырга җыеналар. Исәпләре Казан арты – Арча, Әтнә, Балтач районнары егетләренә дә йорт җылысы биреп кайту. Илнур гуманирар ярдәм илтүдән тыш, яу кырында вафат булган егетләрнең гәүдәләрен алып кайтуны да оештыра. Декабрь аенда алар тагын игелекле сәфәргә әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар