Аның каравы кыяр үскән теплицага бүген чебиләр хуҗа. 2014 елда Гыйльметдиновлар инкубаторда чеби чыгарып сата башлый. – Күршебез 4 мең сумга 20 бройлер чебие сатып алды. Ул вакытта минем хезмәт хакым 10-12 мең сум тирәсе иде. Өчтән бер өлеше дигән сүз бит. Кара әле, мин әйтәм, чеби үстереп тә акча эшләп була икән. Шуннан 770 йомыркага исәпләнгән инкубатор эшләп куйдым. Сатып алсаң, 100 мең сумга төшә иде, минем исә материалларга нибары 10 мең китте. Чебиләр әйбәт кенә чыкты, аларны сатып бетердек. Икенче елны тагын бер шундый инкубатор эшләдем. 2017 елда 1500 йомырка сыйдырышлы өченче инкубаторны ясап куйдым. Бүген инде без берьюлы 8 мең 500 йомыркадан чеби чыгарабыз.
– Йомыркаларны кайдан аласыз? – Мәскәүдән. Төрле авырулар булмасын өчен, Буаның ветеринария берләшмәсенә барып, гариза язабыз. Ул Казанга китә, аннан Мәскәүгә җибәрәләр. Шуннан соң гына алып кайтырга рөхсәт бирелә. Фәкать Европа йомыркаларын гына сатып алабыз. Белгородтан да, Башкортстаннан да, Чувашстаннан да алып карадык. Европа йомыркаларының күрсәткечләре яхшырак. Чеби чыгу проценты да югарырак, чебешләре дә әйбәтрәк үсә.
– Чебиләрне кайчан сата башлыйсыз?
– Йомыркаларны инкубаторга гыйнвар ахырында куйган идек, февраль урталарында чебиләр тишелеп чыкты. Бер партиясен сатып бетердек. Май аена кадәр 20 меңләп чеби чыгарып сатабыз. Узган ел 500ен үзебез үстереп, суеп саттык. Быел 1 мең чебешне алып калырга исәп.
Гыйльметдиновлар чеби генә түгел, катнаш азык алып кайтып та сата икән. Халык чеби белән бергә азыгын да алып китә. Киләчәктә катнаш азыкны да үзләре эшләп сатарга планнары бар.
Узган ел Наил фермер булып теркәлгән. Үзенең пай җиренә язгы бодай утырткан булган, ул 40 центнер уңыш биргән. Туганнар, авылдашларының пай җирләрен арендага алып, көздән 160 гектар җирне сукалап калдырган. Анда бодай, арпа, борчак, люцерна үсәчәк. Үзенең тракторлары, чәчкечләре бар. Шулай итеп, ул алга таба үсемлекчелек белән дә шөгыльләнмәкче.
– Тырышкан кешегә эш бар авылда, иренмәскә генә кирәк. Хыялларыбыз да күп, аларны тормышка ашырырга вакыт кына җитми, – дип елмая Наил.
Наилдән чеби үстерү серләре
Чебигә беренче көнне ашарга-эчәргә бирмисең. Икенче көнне катнаш азык сибәсең, алларына чиста су куясың. Бройлер чебиләргә өч атна рәттән Пк-5 дигән катнаш азык бирергә киңәш итәм. Бу азыкны чебиләр кечкенә булганда ашаталар, аңарда 22 процент протеин һәм башка кирәкле бөтен витамин, микроэлементлар бар. Хәзерге чебиләр генетик яктан элеккеләреннән аерыла. Аларны 60 көндә үстерергә тиешсең, моның өчен дөрес ашатырга кирәк. Кычыткан, йомырка, эремчек белән генә кирәкле матдәләрне биреп бетереп булмый. Өч атнадан мин сөяк оны, балык оны, түп (жмых), акбур, витаминлы кушылмалар, азык чүпрәсе, үсемлек маен кушып ашатам. 45 көннән кушылмаган балык онын салмый башлыйм. Катнашмага кукуруз, бодай, борчак, арпа оннары да кушам. 60 көндә бройлер дүрт кг була.
Чебиләр корыда торырга тиеш, дымлы җирдә аяклары тиз бетә.
Сыйфатлы чын катнаш азык иң күбе өч ай саклана, яраклылык вакыты чыккан азыкны арзан бәядән генә сатарга да мөмкиннәр. Чебиләрегезгә азык алганда сорашып алырга кирәк.
Комментарийлар
0
0
?????
0
0