16+

Эштән аермасын Ходай!

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшкә барып тормадым. Өйдә генә эшлим, янәсе. Урамга чыгу да артык рөхсәт ителми, җитмәсә. Ике көнне ничек уздырганымны үзем генә беләм...

Эштән аермасын Ходай!

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшкә барып тормадым. Өйдә генә эшлим, янәсе. Урамга чыгу да артык рөхсәт ителми, җитмәсә. Ике көнне ничек уздырганымны үзем генә беләм...

 

Утырып эшләп тә карадым, ашарга да пешердем, китап та укыдым... Ярый әле телефон бар. Бер булмаса, инстаграмнан башкаларның гаҗизләнеп утыруын күзәтергә була. Телефон – авыру дисәләр дә, бүген вакытны уздыру коралы да икән әле ул. Инстаграмда да ниләр генә кыланмый кешеләр: әле концерт куя, әле ниндидер марафон, флешмобларга кушыла, зарлана, кемнедер сүгә, тәнкыйтьли... Бигрәк тә балалары белән өйдә утырырга мәҗбүр булучылар нишләргә белми.

Үзизоляция системасы кертелгәч, шактый офислар бушап калды. Чәчтарашханәләр дә, стоматологик ярдәм бүлмәләре дә эшләми. Аларын кызганам, чөнки күпме акчасын югалта, керемсез кала. Эстрада йолдызларына, тамадаларга бигрәк тә кырын сукты бугай ул изоляция: юбилей уздыручы да юк, никах-туй мәҗлесләре дә тукталды. Кризис узып киткәч, сәхнәгә кайтып җырлый алырлармы инде – белмим. Шуңа бугай лента-сторисларында челтәрле бизнес продукциясе күпләп пәйда булды. Алар үз командаларына башкаларны куша. Нәтиҗәдә, инстаграмдагы дусларымның яртысыннан артыгы хәзер юа торган порошок, гель, башкасын сата. Баеп китәргә язсын инде.

Хәер, беркемне дә гаепләп булмый. Чөнки ни беләндер мәшгуль булырга, эшләргә дә кирәк бит. Әгәр эшләргә сәләтең бар икән, акча эшләүнең хәрам булмаган бер алымы да гаеп түгел ул. Булдыр гына! Булдыра алмаучылар исә зарлануын дәвам итә, якты көннәр килеп җитәр, аннан эшләрмен әле дип өметләнә.

...Ике генә көн булдым изоляциядә (гаепли күрмәгез, мондый вазгыятьтә журналистлар өйдә ята алмый). Шул ике көн эчендә эшең һәм эшләрлек сәламәтлегең булуның никадәр бәхет икәнен аңладым. Эштән һәм сәламәтлектән аермасын Ходаем!

РS. Өйдән торып эшләргәме, әллә офис­ка килергәме икәнен үзләренә хәл итәргә әйтелгән хезмәттәшләрем дә өч-дүрт көн изоляциядә булгач, янә эшкә чыкты. Зарлану юк, Аллага шөкер!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И ул изоляциянең авырлыгы!Китапханәчеләр дә аптырады.Әле ярый әзме күпме. Компьютер аша эшлибез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хак сүзләр, 100 % килешәм

      Мөһим

      loading