16+

Эштән кайтып керсәм, бүген дә: “Аякларың нихәл түзә?” – дип сорый

Арча районының Үрнәк авылы почта бүлегендә барлыгы 8 хат ташучы эшли.

Эштән кайтып керсәм, бүген дә: “Аякларың нихәл түзә?” – дип сорый

Арча районының Үрнәк авылы почта бүлегендә барлыгы 8 хат ташучы эшли.

Җитәкчеләре Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, алар районда беренчеләр рәтендә. 8 авыл халкына хезмәт күрсәткән почта бүлеге 920 экземпляр басма матбугат белән укучылар арасында күпер ролен үти. Рәзилә Галиуллина, Нәкыйп Хәлиуллин, Рәшидә Җиһаншина, Нурзилә Абдуллина, Кадрия Галимҗанова, Халисә Гарипова, Гөлфирә Гыйльмуллина, Лилия Шакирова, Елена Гариповаларга рәхмәтләребез чиксез.

“Аякларың нихәл түзә?”
Хат ташучыларның берсе дә кичә генә эшкә керешкән хезмәткәрләр түгел. Тәҗрибәле, озак эшләүчеләр. Димәк, халык ышанычын яулаган кешеләр. Менә шуңа да эшләре нәтиҗәле!

 Нурзилә ханым Абдуллинаның хезмәт стажы  – 33 ел. Кем әйтмешли, үз һөнәрендә утны-суны кичкән. Югары Пошалым авылында туып-үскәнгә дә биредә эшләвеннән җанына рәхәтлек тоюын үзе  дә яшерми.

– Беренче эзләремне хәтерләгән туган авылым урамнарын кабат-кабат урыйм, беркайчан да авыр дип тә, кыен дип тә зарланганым юк, туйдым дигән сүземне дә ишетмәссез. Авылымның һәр кешесен яратам мин, аларның хөрмәтен тоеп эшлим. Башка авылда эшләүче хат ташучылардан да күп тапкыр ишеткәнем бар, халыкны үзгәрде, кырысланды, йомылды, диләр. Юк, безнең авыл халкына кагылмый мондый сүзләр. Югары Пошалым авылы халкы гомергә ачык күңелле, кунакчыл, ярдәмчел. Көндез түгел төнлә дә бикле капка күрмәссең бездә, – ди ул үзе. 

Гади гаиләдә үскән кызның бүген авылдашлары белән бер сулышта яшәвенә әти-әнисе тәрбиясе дә ипле нигез түшәгәндер. Әтисе белән әнисе терлекчеләр, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бишесе – кыз, берсе егет!

– Мин гаиләдә икенчесе идем. Эшләп үстек. Мәктәптән соң пешекчегә укысам да Арчада 4 ел бәйләү цехында эшләдем. Миңнеханга кияүгә чыгып, авылга кайткач, почтага төштем. Миңа кадәр бертуган сеңлем хат ташучы булып эшли иде, ул кияүгә чыкты да, эш урыны миңа калды. Авылда ике сеңлем белән энем яши, калган икесе генә читтә. Әле Нәзирә сеңлем белән туган көннәребез дә бер үк көнне – 5 апрель, ә ирем Миңнеханныкы – 6 апрель. Туры килүен күрегез, – ди Нурзилә ханым. 

Аның тәүге эш көненнән байтак вакыт үткән. Үз сөйләвенчә, Нурзилә ханым эшли башлаганда Югары Пошалым авылында 130 пенсионер исәпләнсә, бүгенгә аларның саны инде кимегән – 60 ка калган. Иң мөһиме, авыл халкының газета уку теләге кимемәгән. 
– Фәрит абый Гатауллин – 10, Фәридә Фатыйхова – 8, Нәбиулла абый Курамшиннар тугызар газетага язылалар. Андый гаиләләр авылда җиделәп! Элек почта бүлегеннән газета-журналларны капчыклап алып кайта идем, Югары Пошалым белән Үрнәк арасы бер якка гына 8 чакрым! Хәзер юл йөрүе җайланды инде, ирем машина белән алып бара, көтеп  тора, алып кайта. Җәяү атларга калса көнлек 16 чакрым юл үтүе җиңел түгел инде. И, элек тилмерүләр, ипи ташучы абзыйны көтеп, ат арбасына капчыкны салып кайта алсак куана идек. Идән уртасына бушатып, тәртипләп бүләсе бит әле. Рәхмәт, кайнанам белән кайнатам да аңлап гомер иттеләр. Кайнанам Нәгыймәне 2011 елны җирләдек, кайнатам исән әле. 94 яшен тутырды. Эштән кайтып керсәм, бүген дә: “Аякларың нихәл түзә?” – дип сорый. Аяк хәлен үзем генә беләм, кайбер төннәрне йокы кача. Эше булгач, аруы да табигый, иң мөһиме ил-көнебез тынычлыктан өзелмәсен, беребезнең дә йорты кайгы-хәсрәт шакымасын, – ди ул. 

Төп йорт килене булып гомер итүче Нурзилә ханым хәләле Миңнехан әфәнде белән 3 ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Салават, Миңнур, Инсаф. Егетләрне өйләндерер чаклары да җиткән, тиздән нигезләренә бер-бер артлы уңган киленнәр төшәр! 

– Аллаһка мең шөкер, матур яшәдек. Язмышыма мин бик рәхмәтле. Иремнән, эшемнән уңдым, керемебезнең һәр тиене хәләл, – ди ул. – Тик авыл картая, халкы кими. Яшьләрнең читкә китүенә күндек инде, әмма йөрәк сызлый. Соңгы елларда канат җәйгән чирләр дә халыкны кыра, шунысы да әрнетә. Алтынга тиң кешеләр китә... 

“Казык кагыйк”
Үз һөнәренә гашыйк тагын бер хат ташучы – Рәшидә ханым Җиһаншина. Урта Пошалым авылында ул ике эшне бергә алып бара. Иртән почтага йөгерә – эшен йөкләп ала, аннан авыл кибеткә кайта – сату итә. Көндезге ялында авыл өстенә чыгып югала – пенсиясен өләшә, газета-журналларны тарата. Аннан тагын кибетенә әйләнеп кайта. Ничек өлгерәдер, исем китә. 

– Ике авыл арасы 6 чакрым, җитез йөрергә өйрәнелгән инде. 10 ел эшлим. Кайчагында җәяү дә кайтырга туры килә, рәхмәт, машина очраса утыртмыйча китмиләр инде. Мин үзем Байкал авылы кызы, ләкин Урта Пошалым авылы халкын якынрак күрәм. Тормыш булгач, төрле хәлләрне кичтек, Байкалга кайтып төпләнергә туры килгән иде. Шул чакларда сагынуларымны белсәгез иде! Вәгыйзьгә: “Яңадан кайтып, ялан җиргә булса да казык кагыйк, тормышларны бер күтәрербез әле. Аның каравы күңелгә рәхәт җирдә яшәрбез”, – дигәнем хәтердә. Тау кадәр өелеп торган төзелеш материалларын сатып, шушы авылга кузгалдык бит, ышанасызмы? Ярый шул вакыт тәвәкәлләгәнбез дип сөенеп туя алмыйм. Күз – курка, кул – эшли, диләр, хак икән. Бүгенге көнебезгә мең шөкер, – ди Рәшидә ханым. 

Ике һөнәрне колачлавы да юкка түгел. Әнисе Наҗия дә кибеттә сату иткән. Димәк, сәүдә итү сәләте дә нәселдән!

– Биш бала үстек, мин олысы. Безнең белән әби белән бабай, аның телсез сеңлесе дә безнең белән яши иде. Бабай үзе дә телсез иде, мәрхүмкәем. Нигездә бозык булган, шул нигездә туып, кендеге киселгән һәр бала кимчелекле үскән. Бабайлар – биш бертуган, шуның берсен, тулгагы башлануга күршегә чыгып тапканга гына, анысы сау-сәламәт булган, ышанасызмы? Исләрең китәрлек хәлләр күп бу тормышта. Бабай белән дә, туган апа белән бармаклар белән аңлатып сөйләшә идек. Бу да бер гыйбрәт бит – ди Рәшидә апа.

Ни гаҗәп, ике авыл якынрак булганга мари мәктәбендә укый ул. Аннан кибетчелек сукмагыннан атлый, 3 ел чүәк чигү фабрикасында эшли. 

– Мастерыбыз мине Вәгыйз белән таныштырды. 10 яшькә олырак. 3 мәртәбә генә очраштык та өйләнештек тә. 5 бала үстердек. Олысы Ильяс гаиләле. Оныгыбыз бар! Илгиз белән Алмазым өйләнергә җыенып йөри. Зөһрәм – 7, Алиям 5 нче сыйныфта укый. Вәгыйзьгә 20 ел элек инсульт булды, өй тирәсендә ипләп кенә йөрүенә дә сөенәм. Кибеткә эшкә керүемә дә шуның өчен, кереме булсын, дим. Ике ел инде. Баштарак кыен иде, хәзер ияләштем, шөкер, – ди ул үзе.

Вакытлы матбугатка мәхәббәт ниятендә Урта Пошалым авылы халкы да сынатмый. Мәймүнә Мотаһарова, Фәридә Хаҗиәхмәтова, Фазыйх Ганиев, Бибинур Сәйфетдиноваларның да алтышар газетага язылулары сөендерә. Бүгенге көне ныклы, ә менә киләчәген шәрехләргә кала, әлбәттә. Әмма Рәшидә ханым Җиһаншина кебек үз эшенең фанатлары эшләгәндә, иманым камил, матбугат сафы сынатмас, дип өметләнәм. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading