16+

Парлы булырга яратылганбыз

Һәр кешегә кыйтып сыеныр өчен җылы “куыш” кирәк

Парлы булырга яратылганбыз

Һәр кешегә кыйтып сыеныр өчен җылы “куыш” кирәк

Яшь парлар үз хыялындагы туйны үткәрүгә 100 мең сум күләмендәге грантка дәгъва итә ала. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Дәүләт хезмәтләре порталында шундый яңа мөмкинлек ачылды. Мондый ярдәм төре илнең бер генә төбәгендә дә юк, ә бездә менә хәзер бар!

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Cоңгы елларда июль башында зурлап үткәрелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме моны кабат исбатлау мөмкинлеге. Республикабызда быел аны Гаилә атналыгы буларак, “Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе” лозунгы астында билгеләп уздылар. Уйлап кына карагыз, барлыгы 600дән артык чара оештырылган!

Төрледән-төрле чаралар бөтен республика буйлап гөрләде, барлык категория гражданнарны колачлады. Озын-озак бергә гомер итүче гаиләләрне хөрмәтләү, күпбалалы әниләрне һәм әтиләрне данлау, бу атнада гаилә коручылар һәм бала табучыларга аерым игътибар – болар барысы күптән матур традициягә әверелде. Районнар үзенең креативлыгы белән дә гаҗәпләндергән. Әйтик, Балык Бистәсе районында – сабыйлар “йөгереше”,  Балтачта – коляскалар парады, Теләче һәм Түбән Кама районнарында – зурлап гендер-пати, Чаллыда – гаиләләрне “кызыл келәм”дә данлау кебек  чаралар оештырылган. Моңа өстәп күпсанлы күргәзмәләр, викториналар, турнирлар, бәйгеләр – мөгаен, берәү дә мәхәббәт рухыннан читтә калмагандыр.

1-7 июльдә ЗАГС хезмәткәрләрен теркәлгән гаиләләр саны белән сөендергән. Бер атна өчендә республикабызда 710нан артык пар гаилә корып җибәргән. Бүген генә дә тагын 129 пар тормыш юлыннан бергә атлау ниятен белдереп, гариза биргән. Июльнең беренче 6 көнендә генщ дә пар балдаклыларның гаилә тормышларын бизәп, 500дән артык сабый дөньяга аваз салган.

Тулаем ил буенча карасак, теркәлгән гаиләләр санының  кимүе күзәтелә. Әмма, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, хәзер илдә туучылар саны кискен кимегән 2000 елларда туган балалар гаилә кора, шуңа дөньяга аваз салган сабыйлар да кимүе гаҗәп түгел. Демографик “упкын”нан чыгу озак көттермәскә тиеш. Инде 2-3 елдан вазгыятьнең җайлашуы көтелә. Аның каравы, статистика буенча, Татарстан күп балалы гаиләләр саны буенча Идел буе федераль округында лидерлыкны тота: алар  саны 10 ел  эчендә икеләтә артып, 58 меңгә җиткән.

2025 ел башыннан Россиядә “Гаилә” илкүләм проекты башлангыч алды. Ул үз эченә баллы гаиләләргә ярдәм итүнең күпсанлы социаль чараларын берләштерә. Әйтик, авыл җирлегендә балаларны мөмкин кадәр иртәрәк табуга өндәү максатыннан 25 яшькә кадәр әни булучыларга 50 мең сум түлиләр, 29 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк бала әнисе булырга өлгергәннәргә 100 мең бирәләр. Балалары бакчага йөргән барлык гаиләләр түләүләрнең бер өлешен кире кайтарта ала. Татарстанда үз ярдәм чаралары да гамәлдә: аз керемлелә гаиләдә бала туа икән, сабый кирәк-яраклар белән тәэмин ителә, 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар алу өчен 10 мең сум акча түләнә һ.б. Күпбалалы гаиләләр өчен социаль ярдәм төрләре тагын да күбрәк.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина гаилә кору яшьләр өчен гаять мөһим адым булуын ассызыклады. Бүгенге көндә бу шактый чыгымлы да әле. Шуңа күрә республикабызда яшь парларга туй уздыруга яңа грант булдырганнар. Аны алу өчен һәр теләгән кеше, гариза биреп, үз гаиләсе турында видео яздырырга һәм кыска әңгәмә узарга тиеш. Гаилә коручыларның кимендә өч ел республикада яшәве, кияү яки кәләшкә 35 яшь тулмаган булуы, аларның беренче тапкыр никах теркәве һәм аларның күпмилләтле традицияләребезне саклавы шарт. Шул рәвешле ел ахырына кадәр 80 иң лаеклы пар тормыш коруга шундый саллы гына ярдәм алалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading